Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Рөстәм Миңнеханов: "Бүгенге вәзгыятьтән тулысынча файдаланырга кирәк"

Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең агросәнәгать комплексының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2016 елда хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә багышланган киңәйтелгән утырышы булды. Резидә МӨБАРӘКОВА Агросәнәгать форумы Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Киңәшмәне башлап җибәргәндә республика башлыгы 2015 елда Татарстанга яңа икътисади катлаулыклар белән очрашырга туры килде,...

Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең агросәнәгать комплексының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2016 елда хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә багышланган киңәйтелгән утырышы булды.

Резидә МӨБАРӘКОВА

Агросәнәгать форумы Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Киңәшмәне башлап җибәргәндә республика башлыгы 2015 елда Татарстанга яңа икътисади катлаулыклар белән очрашырга туры килде, дип билгеләп үтте. Әмма кризиска каршы юнәлтелгән программаларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә республика төп үсеш күрсәткечләрен 2014 ел дәрәҗәсендә саклый алды. Татарстан аграрийлары узган ел 214 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерделәр. Республика ил күләмендә тотрыклы рәвештә авыл хуҗалыгы производствосы лидерлары арасында. 2015 елгы нәтиҗәләр буенча республика Россия төбәкләре арасында товарлыклы сөт җитештерү буенча - беренче урында, бәрәңге алу буенча - 2 нчедә, терлек һәм кош ите җитештерү буенча - 4нчедә, ашлык җыеп алу буенча - 9нчыда.
Авыл хуҗалыгы производствосы күрсәткечләре буенча Биектау районы Татарстанда алтын урталыкта. 2015 елда район авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан 1 миллиард 155 миллион сум алды, 2014 ел белән чагыштырганда үсеш 22 процент тәшкил итте. Шулардан терлекчелек продукциясен сатудан килгән керем 78 процент яки 899 миллион сум булды.
2015 елда бөртекле культураларның тулай җыемы 74 мең тонна тәшкил итте, гектардан уңыш - 23,3 центнер. Сөт җитештерү 3 мең 327 тоннага артты һәм 31 мең 107 тонна тәшкил итте. Хәзерге вакытта район әлеге күрсәткеч буенча республика рейтингында 11 нче урында.
Мондый нәтиҗәләргә ирешү нигездә авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү бәрабәренә мөмкин булды. 2016 елның 1 гыйнварына мөгезле эре терлекләрнең баш саны 16 мең 921 баш тәшкил итте, шул исәптән сыерлар - 6000. Районда мөгезле эре терлекләрнең 30 проценты шәхси ярдәмче хуҗалыкларда. Бүген район территориясендә 25 гаилә фермасы уңышлы эшли, аларның 14е югары технологияле.
Хәзерге вакытта сөт продуктларын сату белән бәйле проектларга инвестицияләр күләмен арттыру эше актив алып барыла.
Авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар республика һәм федераль ярдәм программаларында актив катнашалар.
Тармактагы эш нәтиҗәләренә бәя биргәндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елгы нәтиҗәләрнең АПКны үстерү һәм җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итү буенча республика уздыра торган юнәлешнең дөреслеген раславын билгеләп үтте.
Шуның белән беррәттән, агросәнәгать комплексы 2016 елда да, аннан соң да югары темпта - ел саен 5-10%ка үсәргә тиеш.
Биектау аграрийлары 2016 елга үз алларына гаилә фермаларын тагын да үстерү, чәчүлекләр структурасын камилләштерү, мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру, райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен модернизацияләү һәм квалификацияле кадрлар әзерләү бурычын куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев