РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Усадта – Раштуа бәйрәме
2015 нче ел башланды. Бар кеше дә аңардан яңа шатлыклар, бәхет, муллык, тынычлык өмет итә. Күптән тү-гел генә булып узган бәйрәм көннәре турында Усад авылы китапханәчесе Мәдинә Зарипова сөйли. - Христос туган көнгә Виталий атакай, Усад авылындагы Пресвятая Троица чиркәве хезмәткәрләре Антонина Косматкина, Фирадия Бәдриева, Елена Хәкимҗанова һәм мәдәният хезмәт-кәрләре...
-
Мөхәммәт пәйгамбәрнең тууы - бөтен дөньяга шатлык
Бу көн безгә бик зур бәйрәм, Дөньяга бирде ул зур ямь, Хөрмәт итик чын күңелдән, Рәсүл исме - ислам юлы. Күкрәгеңдә сакла аны, Кушканнарын тотыйк аның, Бу ай бүтән айдан өстен, Аны һәркем хөрмәт итсен. Мәүлид ае - Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) туган, Мәккәдән Мәдинәгә күч-кән һәм вафат булган ай. Шуңа...
-
Күңеле гел изгелектә
Ул - олы хөрмәткә, ихтирамга лаек остаз да, үрнәк, сөекле әни дә, кадерле, яраткан дәү әни дә. Сүзем бүгенге көннәрдә 75 яшен билгеләп үтүче Усад авылында гомер итүче абыстаебыз Халисә апа турында. Мәрдәнова Халисә Мө-хәммәтнәҗип кызы 1939 елда Кукмара районының Күкшел авылында туа. Күрше Мәчкәрә авылына йөреп, 7 классны тәмамлый....
-
Мәгънәле дини мәҗлестә очрашу
Көзге каникуллар башлануның беренче көне районыбыз укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен үзенчәлекле семинар формасында узды. Әлеге чара Үзәк мәдәният йортында дин әһелләре белән бергә оештырылды. Татарстан Мөселманнары Диния Нәзарәте җитәкчесенең дәгъват бүлеге буенча урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Россия Ислам Университеты шәкерте Сәид Даут,...
-
Йомырка кабыгында “Лә илләһә илләләһү” дип язылган
Без 2008 нче ел ахырында тавык салган йомыркада гарәпчә "Лә илләһә илләләһү" дигән сүзләр язылуы турында язган идек инде. Шушы көннәрдә Коркачык авылыннан безнең актив хәбәрчебез Рузалия апа Мортазина да редакциягә могҗизалы ике йомырка алып килде. Ул үзе һәм мәчеткә йөрүчеләр аларда "Лә илләһә илләләһү" дигән сүзләр укыган. Бу, һичшиксез,...
-
Ерак сәфәргә чыгар алдыннан
Иртәгә иртән - 27 сентябрьдә Биектау районыннан бер төркем кеше хаҗ кылырга Согуд Гарәбстанына барырга юлга чыгачак. Хаҗ кылырга җыенучылар белән ерак сәфәр алдыннан район үзәге мәчетендә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин очрашты. - Хаҗ кылу - зур эшкә тотыну, зур бәхет бу, - диде ул, - җыелучыларга мөрәҗәгать итеп. -...
-
Чиркәүгә гөмбәз күтәрделәр
Пановка авылында православие чиркәве төзекләндерелә. Аның төзелгәненә 200 ел тирәсе инде. Чиркәүне тыю елларында авырлыклар кичереп тә, юкка чыкмады ул. Хәзерге көндә дингә ихласлы кешеләр көче белән үзенең элекке урынында яңадан торгызыла. - Эшләр 2007 нче елда, Биектау приходы рухание Иоанн Державин Пановка һәм Пермяки авыллары халкына бу изге эшкә...
-
Тәкәбберлектән котылырга кирәк
Бу вәгазьдә сүз тәкәб-берлек турында барачак. Тәкәбберлекнең мәгънәсен барыгыз да беләсездер инде. Динебез күзлегеннән караганда, тәкәбберлек шайтанның кеше күңеленә керү өчен бер ишек булып тора. Бу ишектән кереп, шайтан кешене түбәнсетә, аннан өстенлеккә ирешә, ул кешегә хакны инкарь итәргә, аны ялганга тотынырга мәҗбүр итә. Тәкәббер кеше ул надан кеше, ул...
-
Иманлы балалар үстерә
Тормышыбызда ислам дине кануннары буенча яшәүчеләр саны әкрен-ләп арта башлады. Тәртипкә, чисталыкка өйрәтүче, югары әхлак сыйфатлары тәрбияли торган дин бит ул. Ислам динендә тәмәке тарту, аракы эчү тыела. Болары гына үтәлсә дә, җәмгыять күләмендә нинди зур тәрбия чарасы үтәлер иде. Бу мәкаләмдә ислам кануннары буенча яшәүче Гөлсинә Закирова һәм аның...
-
Авылдашларын куандырдылар
Һәр ел саен Ураза аенда ифтар ашы үткәрү бик саваплы гамәл. Без дә, Зур Көек авылында яшәүчеләр, бу изге эштән читтә калмыйбыз. Инде ничә еллардан бирле авылыбызның барлык кешесен җыеп авыз ачтырабыз. Казаннан кайткан абыстаебыз Хәсәнова Розалия апа инде өченче елын авылыбыз кешеләрен дин гыйлеменә өйрәтә. Белем алырга өлкән яшьтәге...
-
Шәпше авылында зур ифтар
Узган атнада Шәпшедә ифтар ашы булды. Әлеге изге эштә авыл җирлеге башлыгы Ислямова Валентина Александровна, ветераннар советы рәисе Рузинә Зөфәр кызы Мусина һәм Мостафа хәзрәт башлап йөрде. Мәктәп директоры Ләйсән Гарифҗан кызы Галләметдинова мәҗлесне мәктәп бинасында уздырырга бик рәхәтләнеп рөхсәт итте. Җәйге җылы кичтә барлык урамнардан чиста-пөхтә киенгән кешеләр мәктәпкә...
-
Әлфия апа: «Үзем турында үзем»
Без районда барган эшләр, үзгәрешләр, казанышлар турында «Биектау хәбәрләре» газетасыннан укып беләбез, ирешелгән уңышларга шатланабыз, ә тормышның җитенкерәмәгән яклары хакында укып, борчылабыз. Газетада фәлән механизатор шулкадәр җир сөрде яки чәчте, комбайнчы шулкадәр икмәк суктырды, алдынгылыкны яулады, диелә. Бу бик куанычлы хәбәрләр. Ләкин, ни кызганыч, хезмәтен үлчәү берәмлекләре белән генә үлчәргә...
-
Ифтар ашлары
Районыбызның авыл җирлекләрендә Рамазан аеның соңгы көннәрендә ифтар мәҗлесләре үткәрү аеруча активлашып китте. Кече Рәс авылында ифтар ашлары уздыру инде матур традициягә әй-ләнгән. Быел да бу гадәтне бозмадылар, авылның өлкән яшьтәге кешеләрен матур итеп кунакка чакырдылар. Барлыгы утыздан артык кеше җыелды. Үзләрендә мәчет булмаган Кондырлы халкын да игътибарсыз калдырмаганнар, алар...
-
Көннәребез – уразалы, төннәребез гыйбадәтле булсын
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәм-дүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә ра-сүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн. Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләнең рәхмәтен вә ризалыгын өмет итеп, ихлас күңелләрегез белән җомга намазына җыелган мөхтәрәм мөселман кардәшләрем! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм мөселманнар! Рамазан сүзе рамаз, ягъни "кыздыра,...
-
Биектау авылында зур ифтар ашы
Изге Рамазан аенда олы ифтар ашын уздыру районыбызда күркәм гадәт булып урнашты. Менә быел да Биектау авылындагы "Тулпар" кафесына барлык авыл җирлекләреннән ураза тотучы мөселманнарны чакырып сыйладылар. Изге Рамазан ае мөселман халкы өчен башкаларыннан аерылып тора торган иң кадерле ай. Рамазан - җиргә Коръән иңгән ай. Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәр хәдисендә...