Чиркәүгә гөмбәз күтәрделәр
Пановка авылында православие чиркәве төзекләндерелә. Аның төзелгәненә 200 ел тирәсе инде. Чиркәүне тыю елларында авырлыклар кичереп тә, юкка чыкмады ул. Хәзерге көндә дингә ихласлы кешеләр көче белән үзенең элекке урынында яңадан торгызыла. - Эшләр 2007 нче елда, Биектау приходы рухание Иоанн Державин Пановка һәм Пермяки авыллары халкына бу изге эшкә...
Пановка авылында православие чиркәве төзекләндерелә.
Аның төзелгәненә 200 ел тирәсе инде. Чиркәүне тыю елларында авырлыклар кичереп тә, юкка чыкмады ул. Хәзерге көндә дингә ихласлы кешеләр көче белән үзенең элекке урынында яңадан торгызыла.
- Эшләр 2007 нче елда, Биектау приходы рухание Иоанн Державин Пановка һәм Пермяки авыллары халкына бу изге эшкә тотынырга киңәш иткәч башланып китте, - ди Анна Башкирова.
Шул чакта Анна Михайловна акча эзләү, иганәчеләр җәлеп итү, инстанцияләр буйлап йөрү кебек катлаулы вазифаларны үз өстенә ала да инде. Аннан бирле башкарылган эшләр шактый. Ыржаеп торган тишекләр урынында хәзер - тимер ишекләр, керә торган җирдә колонналар барлыкка килгән, кирпеч диварлар яңадан ясалган. Храмның гөмбәзе дә бар.
Бу ел тагын бер вакыйга - чаң манарасына ике гөмбәз куелу белән истәлекле. Аларны, Владимир Мальцев кул астында, читтән килгән осталар ясаган. Август башында гөмбәзләрне күтәрделәр. Шушы вакыйга уңаеннан монда җирле хакимият вәкилләре, авылларның халкы һәм дачаларга йөрүчеләр җыелды. Кү-тәрү өчен кранны Казан тире-галантерея фирмасы генераль директоры Владимир Рубинштейн һәм аның улы Марк Юрасов тапкан.
Шул ук көнне чиркәү түбәсенә 72 килолы чаңны да күтәрделәр.
- Чаңнар уннан артык булачак, - ди Пановка приходының Химаячеләр советы рәисе Николай Овчинников. - Монысы әлегә элеп куелмаган, шулай да чаң манарасы эченә кертелде инде.
Николай Тимофеевич үзе - чиркәүне торгызу, эшенә йөрәкләре кушуы буенча алынган, акча һәм эш белән ярдәм итүче битараф булмаучы кешеләрнең берсе. Аның тырышлыгы белән 2008 елда чиркәү янәшәсендә часовня төзеп куелган, гыйбадәтләр шунда кылына.
Бәхеткә каршы, бу чиркәүнең нинди булганлыгы турындагы мәгълүматлар сакланып калган. Ул 1812 елгы Ватан сугышы Герое - Казан губернаторы улы князь Дмитрий Васильевич Тенишев акчасына 1824 нче елда төзелгән. Изге Николай Чудотворец Престолы хакына изгеләндерелгән. Храмга керү урыннары классицизм стилендә өчпочмаклы фонтаннар белән кортиклар рәвешендә ясалган. 1829 нчы елда Петербургта вафат булган князь Тенишев, үзе васыять иткәнчә, Пановкадагы биләмәсендә күмелгән. Бу җирләрдә күптәннән яшәүчеләр чиркәү янындагы төрбә турында сөйли торган булганнар. Хәзер ул урынга князь һәм шул җирләрдә күмелгән руханилар истәлегенә тәре куелган.
Якташыбыз Дмитрий Васильевич Тенишевның исеме онытылырга тиеш түгел, ул хатаны төзәтергә без бурычлы, дип саныйлар Николай Овчинников һәм Анна Башкирова. Архивлардан, Санкт-Петербург музейларыннан аның турында, аның казанышлары, Тенишевлар нәселе турында күп мәгълүмат табарга була. Ульян өлкәсендә бу кешенең истәлеген мәңгеләштерүдә ярдәм итәргә әзер торучы Туган як тарихын өйрәнүче энтузи-астлар да бар.
Пановкадагы гыйбадәтханә тарихы - ата-бабаларыбыз тарихы ул. Монда алар тугач та чукындырылган, никахлашкан, моннан соңгы юлга озатылган.
Чиркәүнең элекке мәһабәтлеген кайтару өчен шактый күп тырышырга кирәк әле. Бинаның эчке ягында башкарыласы эшләр дә күп. Шуңа күрә, бернинди ярдәм дә артык булмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев