Реклама
Иртәгә иртән - 27 сентябрьдә Биектау районыннан бер төркем кеше хаҗ кылырга Согуд Гарәбстанына барырга юлга чыгачак. Хаҗ кылырга җыенучылар белән ерак сәфәр алдыннан район үзәге мәчетендә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин очрашты. - Хаҗ кылу - зур эшкә тотыну, зур бәхет бу, - диде ул, - җыелучыларга мөрәҗәгать итеп. -...
Иртәгә иртән - 27 сентябрьдә Биектау районыннан бер төркем кеше хаҗ кылырга Согуд Гарәбстанына барырга юлга чыгачак. Хаҗ кылырга җыенучылар белән ерак сәфәр алдыннан район үзәге мәчетендә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин очрашты.
- Хаҗ кылу - зур эшкә тотыну, зур бәхет бу, - диде ул, - җыелучыларга мөрәҗәгать итеп. - Юлда авырлыклар да очрар инде, шуңа күрә барыгызга да әлеге сынауларны узарга әзер булырга кирәк. Иң мөһиме - сабырлык, түземлелек. Үземнән беләм, кеше хаҗдан, рухи яктан да, физик яктан да ныгып, рухланып кайта, хәтта фикерләр дә үзгәрә. Ходай Тәгалә сезгә шундый изге сәяхәткә бару мөмкинлеге бирә икән, димәк, хәерле эшләрегез, күркәм ниятләрегез бар. Догаларыгызда үзегезнең районыгызга, кече туган илегезгә иминлек, бәрәкәт, яшьләрнең инсафлы булуын теләгез. Хаҗда кылган һәр дога Ходай Тәгалә тарафыннан кабул ителә. Сәфәрегез имин үтсен, исән-сау әйләнеп кайтыгыз.
Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Хаҗга барачак 14 кешенең һәркайсына, юлга кирәкле дарулар-медикаментлар алсыннар өчен, матди ярдәм акчасы салынган конвертлар тапшырды. Җыелучылар җылы сүзләре, матур теләкләре һәм ярдәме өчен район башлыгына рәхмәт әйттеләр.
Абыйлы-сеңелле Гөлназ белән Айрат Җиһаншиннар да Семиозеркадан. Алар - яшь буын вәкилләре. Гөлназ Казанда Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем ала.
Бөреледән Наилә Шәмиева - урта буын вәкиле. Сәяхәткә барырга җыенган арада хаҗ кылучылар үзара танышып та өлгергәннәр һәм ерак юлда бер-берсенә булышырга әзер торалар.
Хаҗ кылучыларга матур юл теләкләре белән Биектау район үзәге мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәрәпов һәм Биектау мәчете имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин да мөрәҗәгать итте.
Шимбә көнне иртән район автобусы хаҗ кылырга баручыларны Казан аэропортына илтеп куячак. Хәерле юллар сезгә!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз