Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Әлфия апа: «Үзем турында үзем»

Без районда барган эшләр, үзгәрешләр, казанышлар турында «Биектау хәбәрләре» газетасыннан укып беләбез, ирешелгән уңышларга шатланабыз, ә тормышның җитенкерәмәгән яклары хакында укып, борчылабыз. Газетада фәлән механизатор шулкадәр җир сөрде яки чәчте, комбайнчы шулкадәр икмәк суктырды, алдынгылыкны яулады, диелә. Бу бик куанычлы хәбәрләр. Ләкин, ни кызганыч, хезмәтен үлчәү берәмлекләре белән генә үлчәргә...

Без районда барган эшләр, үзгәрешләр, казанышлар турында «Биектау хәбәрләре» газетасыннан укып беләбез, ирешелгән уңышларга шатланабыз, ә тормышның җитенкерәмәгән яклары хакында укып, борчылабыз. Газетада фәлән механизатор шулкадәр җир сөрде яки чәчте, комбайнчы шулкадәр икмәк суктырды, алдынгылыкны яулады, диелә. Бу бик куанычлы хәбәрләр. Ләкин, ни кызганыч, хезмәтен үлчәү берәмлекләре белән генә үлчәргә мөмкин булмаган, махсус белем дә алмаган намус белән эшләүче гади кешеләр дә бар. Мөхәммәдъярова Әлфия Гыйлаҗ кызы шуларның берседер. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул халык мәнфәгатьләрен җиренә җиткереп үтәп, халык рәхмәтен тоеп яши. Аны дөрестән дә авылыбызның легендасы дип юкка әйтмиләрдер. Әлфия апаның башкарган хезмәтләре мактауга лаек, ләкин бездә күп очракта сакал селкетеп кенә калалар. Ихтирамга лаек мондый кешеләрнең кадерен белергә кирәк, минемчә.

Әлеге язманы мин Әлфия апа үзе сөйләгәнчә язып алдым һәм район газетасын укучыларга тәкъдим итәргә булдым.

Рәис САТТАРОВ.

«Гомер дигәнең аккан су кебек, узды да китте. Чәчләргә ак кырау төште, маңгайларда сиздермичә генә җыерчыклар хасил булды. Ләкин гомер юллары ничек кенә узмасын, үзеңнән соң авыл җирлегендә, авыл халкы өчен ниндидер эз калдырасы килә бит.

Без сугыш елы балалары. Мин 1941 нче елның 13 апрелендә Биектау районы Юртыш авылында туганмын. Юртыш авылы Татарстанның иң төньяк- көнбатышына, Мари Эл Республикасыннан сигез чакрым гына ераклыкта урнашкан. Без бала чакта өлкәннәр мари халкы белән аралашып яшә-гәннәр, шуңа күрә күпчелек кешеләр мари телендә иркен аралаша иделәр. Үз чиратында күрше мари авыл халкы да татарча яхшы белгән.

Без гаиләдә сигез бала булганбыз. Дүртебез ваба авыруыннан үлгән. Безнең балачак сугыш һәм сугыш арты елларына туры килгәнгә, мәк-тәптә укулар миңа дүрт класстан ары эләкмәде. Ул елларда авылда тормыш аеруча кыен иде. Колхоз хезмәт көненә ике йөз грамм икмәк тә бирә алмаган еллар күп булды. Авылда хәзерге кебек газ, электр уты юк, утынга да тилмереп яшәдек. Җәен «уфалла» белән куак ташысак, кышын салам яки чиле-пешле куак ташып яктык. Терлек өчен печәнне дә кача-поса гына җыярга туры килде.

Үсеп җиткәч, барлык авыл кызлары кебек, мин дә кияүгә чыктым. Ирем акыллы, юаш кына авыл егете иде. Икебез дә "Правда" колхозында эшләдек. Мин кияүгә чыкканда өебез унсигез терәүле булгандыр, билләһи. Ул вакытларда өйләр никтер тиз туза, унике-унбиш ел торган өйләр кыйшая башлый иде инде. Иң беренче йорт салдыру мәшәкатенә керештем, ә бит берәүдән дә бернинди ярдәм юк. Казанга җәяүләп, чиләк-көянтә күтәреп, сөт, эремчек, катык сатарга төнлә китеп, төш вакытына кайтып җитә идек. Шәһәр авылдан турыга 22 чакрым булгандыр. Җитмәсә, хәл алырга өлгермисең, бригадир, кайтып чәй эчүгә, эшкә дәшә иде.

Хәзер пенсиядә. Тик ятасы килми. Авылда хәл ителмәгән проблемалар байтак булды. Шулардан шәһәргә бару-кайту мәсьәләсе (иң якын автобус тукталышы өч кенә чакрым булса да, анда бару сират күпере чыгу белән бер иде), зират әйләнәсен койма белән әйләндертү, аны чистарту, өмәләр оештыру, авылга автобус маршрутын булдырту, авылның урамнарына асфальт түшәмә җәйдертү, картларга элекке мәчетне үзләренә кайтарту, район үзәгенә автобус маршруты булдырту, больницаны яптырмау, колхозны ниндидер оешмага бирдермичә саклап калу, авылның су белән тәэмин ителешен карау һәм яңа су линиясе булдырту проектын төзү, күпер салдыру...

Белемем башлангыч класс кына булуына карамастан, матбугат материалларын даими укып барам. Ирем озак еллар авырып яткач, мине калдырып китеп барды. Ике кыз үстердек. Икесе дә тормышта. Үзем ялгызым гына яшәп ятам. Хәзерге тормышыма мин бик канәгать. Өстәлем тулы ризык. Биш вакыт намазымны калдырмыйм. Мин бик бәхетле.

Беренче эшем Юртыш авылы зиратын яңа койма белән әйләндертү булды, чөнки иске такта коймалар тузган, җитмәсә, 2002 елгы көчле өермә бик күп агачларны аударды, капкаларын очыртып алып китте. Бәйдән ычкынган терлекләр зиратта күренгәли башлады. Бөтен авыл халкыннан иганә акчалары җыеп, 1500 метр озынлыкта сетка-койма кордык. Аның тимер-бетон баганаларын, сеткасын таптыру, соңыннан аларны буяп чыгулар мәшәкатьсез булмады. Бу эштә сугыш ветераны Сафин Закир зур булышлык күрсәтте, ул акча эшләрен исәпләп барды, Билалова Мөнирә апа һәр кергән иганә акчасына догалар кылып торды. Әле калган акчага корбан чалдырып, аш үткәрдек.

Ә зиратка мәетләрне алып бару, юлның төзексезлеге аркасында, мәхшәр белән бер була иде. ТР Дәүләт Советы депутаты Сәгъдиев Мәннафнең кабул итү бүлмәсенә зиратка бару юлына асфальт яки каты түшәмәле юл салдыру мәсьәләсе буенча бик күп мәртәбә барырга туры килде. Шулай ук мәсьәләне тизләтү өчен ТР Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсенә бик күп хатлар, мөрәҗә-гатьләр юллау үз нәтиҗәсен бирде. Асфальт юл зират тирәсенә генә түгел, авылыбызның бөтен урамнарына, хәтта кечерәк тыкрыкларына кадәр түшәлде.

Авыл халкы шәһәр белән элемтәдә булмаса, тормыш ничектер китек кебек тоела. Ә Казан авылга турыдан егерме ике чакрым гына булса да, безгә Яшел Үзән районы аша баручы автобуска чыгарга кирәк иде. ТР Дәүләт Советына, ТР Президент Аппаратына, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына хатлар юллый-юллый, ике төбәк арасы асфальт юл белән тоташтырылды. Җибәрелгән хатлар һәм бик күп оешмаларга мөрә-җәгать итүләр ике авыл арасын күперле итте, районда бердән-бер авылга Казаннан туп-туры Раифа монастыре - Күлбәш - Мәмдәл маршруты белән автобус та йөри башлады.

Районыбызда 2010 елгы корылыкта да үсеш темпын югалтмаган һәм терлекләрнең баш санын саклап калган җаваплылыгы чикле «Правда» ширкәтен ниндидер оешмага бирергә пропаганда барганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка хат юллап, колхозны саклап калдык.

Авылда электр уты бетсә, су да, элемтә дә булмый, производство да эштән туктый. 1998-99 елларда мәктәп балалары казыган көчле Сәкъти чишмәсе суын, мәчет акчасына торба алдырып, авыл эченә кадәр су линиясе суздык, ә су ала торган урынга будка булдыруда (Әминә апа акчасына) спонсор табылды. Шулай итеп, авыл уртасында бетмәс-төкәнмәс күләмле су чыганагы булдырдык. Аның суы Изгеләр чишмәсеннән акканга экологик яктан чиста, шуңа күрә аны шәһәр халкы да үз итте, савытларга тутырып ташыйлар.

Илдә барган икътисади үзгәрешләр чорында мәчетне картларга кире кайтардык (ул күп еллар клуб вазифасын үтәгән иде, районда иң борынгы агач бина, 1863 нче елда төзелгән). Күп вакыт үтмәде, яшьләргә өр- яңа мәдәният йорты салдырдык.

Авылның су линиясе тузган, аны киләчәктә алыштыру таләп ителә. Аны да район планына керттердек. Авылның чисталыгына игътибар бирү кирәк, урамнарга агач-
куакларны күпләп утыртсак, үзебезгә дә күңелле булачак».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев