Мәгънәле дини мәҗлестә очрашу
Көзге каникуллар башлануның беренче көне районыбыз укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен үзенчәлекле семинар формасында узды. Әлеге чара Үзәк мәдәният йортында дин әһелләре белән бергә оештырылды. Татарстан Мөселманнары Диния Нәзарәте җитәкчесенең дәгъват бүлеге буенча урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Россия Ислам Университеты шәкерте Сәид Даут,...
Көзге каникуллар башлануның беренче көне районыбыз укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен үзенчәлекле семинар формасында узды. Әлеге чара Үзәк мәдәният йортында дин әһелләре белән бергә оештырылды.
Татарстан Мөселманнары Диния Нәзарәте җитәкчесенең дәгъват бүлеге буенча урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Россия Ислам Университеты шәкерте Сәид Даут, дин өл-кәсендә армый-талмый хезмәт куючы, дини китаплар, дини шигырьләр авторы Рәшидә абыстай Исхакый, Биектау районы мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин очрашуның мөхтәрәм кунаклары да, аны алып баручылар да булдылар. Алар бу чараны мәҗлес дип атадылар. Ул эчтәлекле чыгышлар, мөнәҗәтләр, дини җырлар белән үрелеп барды.
Нияз хәзрәтнең бик тә мөһим вәгазе, Илфар хәзрәтнең кисәтү рәвешендәгерәк нәсыйхәте, 90 яшьлек Рәшидә абыстайның ялкынлы чыгышы, шәкерт Сәид Даут башкарган аятьләр күңелләребезне сафландырды, рухыбызны баетты, килә-чәктә укучыларыбызга дини-әхлакый тәрбия бирү эшен тагын да яхшырак итеп оештыру бурычын тәгаенләде.
Мәктәп - ул белем бирү белән беррәттән укучыга тәрбия нигезләре сеңдерә торган уку йорты. Чарада хәзрәтләребез баланы шәхес итеп тәрбияләүдә ислам диненең роле, аның уңай йогынтысы турында үзлә-ренең фикерләре белән уртаклаштылар. Мәктәптә үткәрелә торган сыйныфтан тыш чаралар арасында татар халкының элек- электән килгән гореф-гадәтләренә, күркәм бәй-рәмнәренә дә (мәсәлән, Ураза гаете, Корбан гаете) игътибар бирү урынлы булыр иде, диделәр алар.
- Аллаһ кушканча яшә-сәк, фани дөньябыз да, ахирәтебез дә бәхетле булыр, шуның өчен балаларыбызны динле, иманлы, үзебезгә догачылар итеп тәрбиялик, - диде үзенең чыгышында Рәшидә абыстай. - Мин балаларыма да, оныкларыма да ислам тәрбиясе бирдем. 1975 нче елда пенсиягә чыктым, шуннан соң хатын-кызларыбызга да ислам дине дәресләре укыта башладым.
Энҗеле калфак өстеннән туры ак яулык бәйләгән Рәшидә абыстайга бер дә 90 яшь бирерлек түгел, ул әле дә изге эш башкара: адәм балаларын туры юлда, Аллаһ юлында булырга өндәп йөри.
- Чын күңелебездән сезне хөрмәт итеп килдек. Сезгә бик авыр, җаваплы вазифа йөкләнгән, кадерле укытучылар, тәрбиячеләр. Бу эшегездә сезгә Аллаһы Тәгалә үзе яр-дәмче булсын. Әдәбият дәресләрен, тәрбия сәгатьләрен дини-әхлакый тәрбия дәресләре итеп үткәрсәгез иде. Хәзерге балалар белән элеккегеләрен чагыштырып карасак, җир белән күк аермасы бит. Ни өчен элеккегеләр әхлакый яктан тәрбияле булганнар? Чөнки алар ислам динен тоткан дәү әни, дәү әти тәрбиясендә үскәннәр. Замана балаларының бәгыре катты, миһербанлык хисләре юк дәрә-җәсендә. Ни өчен? Аларның кулларында - телефон, Интернетта утыралар, шуңа күрә алар мөгаллимнәренә дә дорфа, рәхимсез. Гыйлем бирү белем алуга караганда да саваплырак. Әсәрләребез аша, дини кичәләр аша балаларыбызны саклап калсак иде. Укучыларыгыз сезне зурласын, игелекле булсыннар иде, - дип, үзенең теләкләрен җиткерде Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт.
- Җәмгыятебез, яшьләребез әдәп-әхлак кануннарыннан тайпыла башлаган чорда яшибез. Хәзер дин иреге бирелде, шуңа күрә мәктәпләрдә әхлак дәресләре, дингә бәйле тәрбияви матур чаралар үткәрү балаларыбызны дөрес юлда саклап калуга ярдәм итәр иде. Ата-аналар, укытучылар һәм укучылар шуны танысыннар иде: бала тугач, аңа мәгънәле исем кушу, ризыгын хәләл итү, яхшы тәрбия һәм белем бирү, балигъ булгач, никахлы гаилә коруга өйрәтү - баланың бәхетле булуына шарт булып тора. Ә укытучы - мәктәптә балалар үрнәк ала торган, ихтирамга һәм хөрмәткә лаек кеше ул, - дип үтемле итеп чыгыш ясады Нияз хәзрәт.
Кунакларның вәгазьләре, киңәшләре, мәгънәле сүзләре өстенә Коръәннән сүрәләр уку нур өстенә нур булды. Булачак коръән-хафиз Сәид Даут гүзәл бер мәкам белән Аллаһы Тәгаләнең тере сүзләрен ирештерде. Нәкъ Мөхәммәд галәйһиссәлләм әйтеп калдырганча булды ул: "Коръәнне үзегезнең аһәңегез (тавышыгыз) белән бизәгез".
Автор-башкаручы Ильяс Халиков үзенең җыр-мөнәҗәтләрен мәгънәле дини үгет-нәсыйхәт, аңлатмалар сөйләп тәкъдим итте. Иман нуры балкып торган ачык йөзле җырчының хәләл җефете Нурфия Халикова белән бергә иҗат иткән музыкаль әсәрләре мәҗлесне тагын да ямьләндерде, шунлыктан чыгышлар үтемлерәк, тәэсирлерәк булды.
Безнең алда тәрбияле, динле, әхлаклы, милләтебез киләчәген кайгыртучы кешеләр үзләрен чын ораторлар итеп кенә түгел, тәрбияче-педагог булуларын да күрсәт-теләр. Йомгаклап әйт-кәндә, районкүләм үт-кәрелгән әлеге чара укытучыларга үз эшләрендә игътибарга алу өчен мөһим киңәшләр җыелмасы дигән фикер калдыра. Безне затлы, зыялы шәхесләр белән очраштырган җитәкчеләрнең һәммәсенә дә рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев