Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Иманлы балалар үстерә

Тормышыбызда ислам дине кануннары буенча яшәүчеләр саны әкрен-ләп арта башлады. Тәртипкә, чисталыкка өйрәтүче, югары әхлак сыйфатлары тәрбияли торган дин бит ул. Ислам динендә тәмәке тарту, аракы эчү тыела. Болары гына үтәлсә дә, җәмгыять күләмендә нинди зур тәрбия чарасы үтәлер иде. Бу мәкаләмдә ислам кануннары буенча яшәүче Гөлсинә Закирова һәм аның...

Тормышыбызда ислам дине кануннары буенча яшәүчеләр саны әкрен-ләп арта башлады. Тәртипкә, чисталыкка өйрәтүче, югары әхлак сыйфатлары тәрбияли торган дин бит ул.

Ислам динендә тәмәке тарту, аракы эчү тыела. Болары гына үтәлсә дә, җәмгыять күләмендә нинди зур тәрбия чарасы үтәлер иде. Бу мәкаләмдә ислам кануннары буенча яшәүче Гөлсинә Закирова һәм аның гаиләсе турында язарга телим.

Шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Гөлсинәнең үткән тормыш юлы бик матур. Ул тугыз бала үстерде, мәктәптә укыган елларда балалары тәртипле, үрнәк укучылар булдылар. Моны тәгаен белеп әйтәм, чөнки күршеләре булып яшим һәм заманында бу гаиләнең балаларын укыттым. Улы Фәнис, кызлары Зөһрә, Әлфинур, Алсу югары белем алдылар, хәзерге вакытта ике баласы колледжларда укый. Бу гаилә турында сөйләгәндә, аларның дини белем алуга омтылышын билгеләп үтми мөмкин түгел. Балалары Фәнис, Әлфинур мәдрәсә тәмамладылар, озакламый Зөфәр белән Шамил дә мәдрәсәдән дини белем алып чыгачак. Кияү-киленнәре дә балаларына тиң килгән. Олы кияве Габдерәзәк КХТИны тәмамлап, җаваплы эштә эшли. Читтән торып Мәрҗани мәдрәсәсен тәмамлады. Кияве Таһир - география укытучысы, дини белеме дә бар. Кияве Айдар ике югары уку йорты тәмамлаган, мәдрәсә белеме дә бар. Казанда җаваплы эштә эшли. Килене Мөслимә - өч бала анасы, техникум һәм мәдрәсә тәмамлаган. Килене Лилия, гуманитар институт һәм Мәрҗани мәд-рәсәсен тәмамлап, Коркачык авылы балалар бакчасында эшли.

Гөлсинәнең 9 баласы, 21 оныгы, 1 оныкчыгы бар. Оныкларына бик матур, чын татар исемнәре биргәннәр: Зәйнәп, Мәрьям, Ибраһим, Ильяс, Салих, Сәлим, Әсгать, Саҗидә, Исмәгыйль, Газизә, Алмаз, Габдрәхим, Рәхимә, Габделбасыйр, Йосыф, Гайсә, Хәсән, Хәлимә, Әминә. Балаларына исем таба алмый аптыраган яшь гаиләләргә үрнәк булсын дип махсус яздым бу исемнәрне.

Мин Гөлсинәгә сокланып туя алмыйм. Инде пенсиядә булса да, Казанда эшләвен дәвам итә. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Мәрҗани мәдрәсенә укырга йөри. Өйдә дә эш җитәрлек. Ярый әле, тату, бердәм яшәгәнлектән, балалары, киленнәре килеп булышып торалар. Үз көчләре һәм хәләл акчага өйләрен ремонтлыйлар, шөкер, уллары алтын куллы, бар эшне дә булдыралар.

Гөлсинәнең ире Зәкәрия дә бик тырыш, күрше-тирәгә бик шәфкатьле кеше иде. Ишле гаилә булса да, икесенең дә тырышлыгы аркасында тормышлары гөрләп барды. Нишләтәсең бу язмышны?! Иртәрәк китте шул бакыйлыкка. Хәзер инде Гөлсинә хәләл җефете рухына догалар укып яши. Үзе дә, балалары да биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Сөбханалла, күз тимәсен үзләренә. Мондый милли, дини тәрбияне балаларына, оныкларына Гөлсинә бирә алган, шуңа күрә ул олы хөрмәткә лаек. Таза-сау, имин булып, оныкларына, оныкчыкларына да шундый күркәм тәрбия бирергә язсын хөрмәтле авылдашым Гөлсинәгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев