Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Ифтар ашлары

Районыбызның авыл җирлекләрендә Рамазан аеның соңгы көннәрендә ифтар мәҗлесләре үткәрү аеруча активлашып китте. Кече Рәс авылында ифтар ашлары уздыру инде матур традициягә әй-ләнгән. Быел да бу гадәтне бозмадылар, авылның өлкән яшьтәге кешеләрен матур итеп кунакка чакырдылар. Барлыгы утыздан артык кеше җыелды. Үзләрендә мәчет булмаган Кондырлы халкын да игътибарсыз калдырмаганнар, алар...

Районыбызның авыл җирлекләрендә Рамазан аеның соңгы көннәрендә ифтар мәҗлесләре үткәрү аеруча активлашып китте.

Кече Рәс авылында ифтар ашлары уздыру инде матур традициягә әй-ләнгән. Быел да бу гадәтне бозмадылар, авылның өлкән яшьтәге кешеләрен матур итеп кунакка чакырдылар. Барлыгы утыздан артык кеше җыелды. Үзләрендә мәчет булмаган Кондырлы халкын да игътибарсыз калдырмаганнар, алар абыстайлары Әминә апа Касыймова белән бергәләп килделәр.

- Без Рамазан аендагы авыз ачу мәҗлесен авылның бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең уртак тырышлыгы белән оештырабыз, - ди Кече Рәс клубы мөдире Гөлфия Сабирова. - Табынга ризыкларны «Өмет» Үзәге, «Дуслык» балалар бакчасы, клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, авыл җирлеге хезмәткәрләре бергәләшеп әзерләдек.

Мәҗлестә Әдһәм хәзрәт Дәминов вәгазь сөйләгән, бар халык бергә намаз укыган. Ифтарга килгән өлкәннәр үзләренә күрсәтелгән хөрмәт-игътибардан бик канәгать калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев