Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Күңеле гел изгелектә

Ул - олы хөрмәткә, ихтирамга лаек остаз да, үрнәк, сөекле әни дә, кадерле, яраткан дәү әни дә. Сүзем бүгенге көннәрдә 75 яшен билгеләп үтүче Усад авылында гомер итүче абыстаебыз Халисә апа турында. Мәрдәнова Халисә Мө-хәммәтнәҗип кызы 1939 елда Кукмара районының Күкшел авылында туа. Күрше Мәчкәрә авылына йөреп, 7 классны тәмамлый....

Ул - олы хөрмәткә, ихтирамга лаек остаз да, үрнәк, сөекле әни дә, кадерле, яраткан дәү әни дә. Сүзем бүгенге көннәрдә 75 яшен билгеләп үтүче Усад авылында гомер итүче абыстаебыз Халисә апа турында.
Мәрдәнова Халисә Мө-хәммәтнәҗип кызы 1939 елда Кукмара районының Күкшел авылында туа. Күрше Мәчкәрә авылына йөреп, 7 классны тәмамлый. Бу илебезнең сугыштан соң бик авырлык белән аякка басып кил-гән еллары, ул елларда балалар бик иртә тормыш арбасына җигелеп, әти-әнигә көн күрергә булыша башлыйлар. Халисә дә 15 яшендә ялланып Казанның кирпеч заводына эшкә китә. Бергә эшләүче иптәшләре арасында иң кечкенәсе булганга, аны "Кечкенә Халисә", дип йөртәләр. Бик тырыш, уңган кыз анда эшләүне эшче яшьләр мәктәбендә укуы белән бергә алып бара. Аны уңышлы тәмәмлап, Казан Дәүләт педагогия институтының татар теле һәм тарих факультетына укырга керә. Икенче курсны тәмәмлаганда, әтиләре үлеп китә.
Гаять авыр еллар, авыл халкы очны-очка ялгап, юкны бар итеп, көн күрә. Берсеннән берсе кечкенә дүрт бала белән ялгыз калган әниләренә булышыр өчен, Халисә читтән торып уку бүлегенә күчә һәм Балтач районының Бербаш мәктәбенә укытучы булып урнаша. Монда ул күрше Сәрдегән авылының Илсур исемле егете белән танышып, аңа тормышка чыга. Ул елларда читкә китү киң таралган була. Бераздан яшь гаилә Якутиягә күчеп китә. Монда ул Якутия Дәүләт университетын тәмәмлап, тарих фәнен-нән укытучы булып эшли башлый. Еллар үтә, монда туган игезәк балалар да үсеп җитеп, үз тормышларын коралар. Уллары Рафаэль Казахстан Югары хәрби училищесын тәмәмлый, Чечня чуалышларында катнаша, полковник дәрәҗәсендә отставкага чыга. Искиткеч тырыш, туган җанлы, кече күңелле кеше. Әнисенә якын булыр өчен, гаиләсе белән Биектау районына кайтып төпләнә. Кызлары Земфира Санкт-Петербургта гомер итә, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
Ире үлеп, ялгыз калгач, Туган якка кайтып урнашу теләге артканнан-арта бара. Халисә апа бертуган сеңлесе Миңсылу янына Усад авылына кайтып урнаша. Авылыбызның үрнәк гаиләсе, искиткеч кешелекле, хөрмәтле Миңсылу апа һәм Фидаиль абый Адельшиннар гомерләре буе Усад һөнәр училищесында укытучы һәм өлкән мастер булып эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтендә гомер итәләр.
Усадка кайтып урнашкач, Халисә апа берничә ел училищеда укытучы булып эшли. Һәрвакыт кешеләр арасында булуы, эзләнүчән, үзенең белгәнен кешегә җиткерергә тырышуы аның профессиональ рәвештә канына сеңгән. Дингә юл ачылганнан соң, әби-баба, әти-әнидән килгән ихласлык, ислам диненә тартылу үзенекен итә. Татар теле факультетында укыганда өйрәнгән гарәпчә уку-язу күнекмәләрен Халисә апа Казан мәчетләренә укырга йөреп, камилләштерә, дин гыйлеменең үзенчәлекләрен, исламның асылын үзләштерә. Шул елларда эшли башлаган Усад мәчетендә авылның хатын-кызларын һәм балаларын дин юлына тарту өстендә Халисә апа үз теләге белән җиң сызганып эшкә керешә. Ул бүген дә шул изге эштә армый-талмый эшләвен дәвам итә.
Абыстаебыз, остазыбыз Халисә апага шушы матур гомер бәйрәме уңаеннан саулык-сәләмәтлек, зирәк акыл, тел ачкычлары, Раббыбызның рәхмә-тендә булып, балаларының, оныкларының, туганнарының җан җылысын тоеп, кадер һәм хөрмәттә гомер итүен телибез.
Халисә апаның тормыш юлы турындагы мәгъ-лүматлар бертуганнар арасында гына була торган ихлас ярату, олылау һәм җылылык белән сөйләгән сеңлесе Миңсылу апа ярдәме белән җыйналды.
Мәдинә Зарипова,
Усад авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев