Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Йомырка кабыгында “Лә илләһә илләләһү” дип язылган

Без 2008 нче ел ахырында тавык салган йомыркада гарәпчә "Лә илләһә илләләһү" дигән сүзләр язылуы турында язган идек инде. Шушы көннәрдә Коркачык авылыннан безнең актив хәбәрчебез Рузалия апа Мортазина да редакциягә могҗизалы ике йомырка алып килде. Ул үзе һәм мәчеткә йөрүчеләр аларда "Лә илләһә илләләһү" дигән сүзләр укыган. Бу, һичшиксез,...

Без 2008 нче ел ахырында тавык салган йомыркада гарәпчә "Лә илләһә илләләһү" дигән сүзләр язылуы турында язган идек инде. Шушы көннәрдә Коркачык авылыннан безнең актив хәбәрчебез Рузалия апа Мортазина да редакциягә могҗизалы ике йомырка алып килде. Ул үзе һәм мәчеткә йөрүчеләр аларда "Лә илләһә илләләһү" дигән сүзләр укыган. Бу, һичшиксез, могҗизалы хәл, әле йомыркаларны оядан Корбан бәйрәме көннәрендә табып алуларын искә алсаң, бигрәк тә. Аның уйлавынча, бу хәл Аллаһы Тәгаләнең әлеге гаиләне яратуын, аның Коръән кушканча яшәве, изге гамәлләре өчен хуплавын аңлата. Әлеге сәер йомыркаларны сез рәсемдә күрәсез, ә түбәндәге мәкаләдә Рузалия апа аларны тапкан гаилә турында сөйли.

Корбан бәйрәме көннәре иде. Бу көннәрдә бер-береңне хөрмәтләү, күршеләрнең, өлкән яшьтәгеләрнең, ялгызларның, күңеле китекләрнең, саулыкка туймаганнарның хәлен белү матур гадәткә әйләнгән. Мин дә 80 яшен инде узган, ике кыз, бер малай тәрбияләп үстер-гән Гөлчирә апа янына кердем. Ул һәрвакыт чиста, пөхтә, ап-ак яулыктан була, өстәлендә дини китаплар, инде саргаеп беткән аерым кәгазь битләренә язылган әнисеннән калган догалар да саклана. Кайчак ул догаларны бергәләп укыйбыз, мәгънәсен төшенәбез. Еш кына без Гөлчирә апа белән сугыш чоры, сугыштан соңгы авыр елларны искә төшереп сөйләшәбез. Гөлчирә апаның тормышы шатлыклары, кайгылары, мәшәкатьләре белән бергә үрелеп барган. Тормышка чыгып, ире Сафа абый белән йорт җиткергән. Ләкин ире кыска гомерле була, бик иртә гүр иясе була. Ирсез калып өч баланы үстерү аңа ансат булмый. Тырыш була Гөлчирә апа. Фермада сыер сава, бозаулар да карый ул. Олы кызы Зөлфирәне Казан авыл хуҗалыгы институтында укыта. Улы Рәдиф Чехословакиядә армия хезмәтендә вертолетлар буенча техник белгечлегенә укый. Армиядән кайтканнан соң, 1976 нчы елдан башлап, Коркачык аэродромында вертолетлар буенча механик булып эшли. Рәдиф, өйлә-неп, бик матур йорт салды. Һәрчак хатыны, балалары белән әнисенең хәлен белергә килеп тора.

Гөлчирә апа кызы Зөлфирә белән бергә яши. Зөлфирә пенсиягә чыкканчы Иске-Казан авыл җирлегендә бухгалтер булып эшләде. Бик намуслы, тыйнак, эшен җиренә җиткереп эшләгәне өчен авыл халкы аны хөрмәт итә. Зөлфирә тәртипле, акыллы малай үстерде. Мәктәптә укыганда Илшат тырыш та, тыйнак та укучы булды. Иншаларны бер дә иренмичә, тулы яза иде, ул хәзер дә авыл яшьләренә үрнәк егет. Тәмәке тартмый, аракы эчми, мәчеткә йөри, намаз укый. Хатыны Алинә дә үзләренә охшап килгән: ягымлы, олыларны хөрмәт итә белә торган килен. Гаиләдә зур шатлык: шушы көннәрдә Алинә белән Илшатның өченче балалары - кызлары туды. Илшатны мәчеткә йөрүче иптәшләре Зөфәр, Фәнис, Илназ, Рәсим исеменнән, туганнары, дуслары һәм үз исемемнән бала туу шатлыгы белән котлыйсым килә. Кызлары сәламәт, тәүфыйклы, бәхетле булсын.

Гөлчирә апаның икенче кызы Венера Казанга тормышка чыкты. Бик яшь-ли ире Рәис гүр иясе булды. Венера да ике кызын эш сөючән итеп үстерде. Бер кызы Казанда татар теле һәм әдәбияты укыта, икенчесе - Татар Әйшәсе авылына тормышка чыкты. Уңган килен дә ул, каенанасы белән дә әйбәт тора.

Гөлчирә апа һәрвакыт балаларына да, оныкларына да изге теләктә, иманлы балалар булып үссеннәр дип тели ул.

Бергә сөйләшеп утырганда, Зөлфирә миңа тавык йомыркалары күрсәтте. Аларда "Лә илләһә илләлләһу" дигән язу укыдым мин. Бу ни хәл бу? Мин бу сорауны газета укучыларга бирәм. Очраклы гына тавык организмы йомырка кабыгына шундый язу төшергәнме? Әллә Ходай Тәгалә шундый тәртипле гаиләгә, иманлы гаиләгә, аның эш-гамәлләрен хуплап иңдергәнме аларны? Шушы мәкаләне укып, яшьләр Ходайның барлыгына, берлегенә инансыннар иде дигән изге теләктә булуымны белдерәсем килә. Уйланыгыз!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев