Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Тәкәбберлектән котылырга кирәк

    Бу вәгазьдә сүз тәкәб-берлек турында барачак. Тәкәбберлекнең мәгънәсен барыгыз да беләсездер инде. Динебез күзлегеннән караганда, тәкәбберлек шайтанның кеше күңеленә керү өчен бер ишек булып тора. Бу ишектән кереп, шайтан кешене түбәнсетә, аннан өстенлеккә ирешә, ул кешегә хакны инкарь итәргә, аны ялганга тотынырга мәҗбүр итә. Тәкәббер кеше ул надан кеше, ул...

    Бу вәгазьдә сүз тәкәб-берлек турында барачак.

    Тәкәбберлекнең мәгънәсен барыгыз да беләсездер инде. Динебез күзлегеннән караганда, тәкәбберлек шайтанның кеше күңеленә керү өчен бер ишек булып тора. Бу ишектән кереп, шайтан кешене түбәнсетә, аннан өстенлеккә ирешә, ул кешегә хакны инкарь итәргә, аны ялганга тотынырга мәҗбүр итә. Тәкәббер кеше ул надан кеше, ул үзенең яшәешенең асылын, Раббысының асылын билгели.

    Әгәр ул надан булмаса, үзенең иң әүвәл бер тамчы су булганын, соңра кан куесы, ит кисәге һәм бала булганын белер иде. Коръәндә бу хакта Аллаһы Тәгалә болай ди: "Әлбәттә, Аллаһы тәкәб-берләнеп мактанучыларны сөйми". Шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам тәкәбберлектән сакланырга куша һәм безгә аның ахыры начар булачагын кисәтә. Бер хәдисендә ул болай ди: "Күңелендә аз гына тәкәбберлек булса да, кеше җәннәткә керә алмас".

    Тәкәбберлек ул төрлечә була.

    Кайбер кешеләрнең тә-кәбберлегенә аларның җәмгыятьтә тоткан югары урыннары, хакимияттә булулары сәбәпче. Әгәр бу кешеләр хакимлекләренең вакытлыча гына, фани булганын, ул вакытның үтеп китәчәген аңласалар - ул хакимлекнең аларга барып җитмәскә тиеш булганлыгын да аңларлар иде. Әгәр алар Коръәннең түбәндә китереләчәк аятен тыңласалар, мәңгелек, абсолют тулы хакимиятнең бары тик Аллаһы "газзә вә җәллә" кулында гына икәнлегенә төшенерләр иде. "И Аллаһ! Син барча байлыкларга хуҗасың, үзең теләгән кешегә байлык бирәсең һәм теләгән кешедән байлыкны аласың; теләгән бәндәңне Коръән белән гамәл кылдырып, хөрмәтле итәсең һәм теләгән бәндәңне Коръәннән гафил кылып хур итәсең. Барча хәерле эшләр (хәйрият) синең кулыңдадыр, шиксез, синең һәр нәрсәгә көчең җитә, дип әйт (Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссә-лам)".

    Тәкәбберләрнең үзләре уйлавынча, кешенең дәрәҗәсе хакимияттәге урыныннан соң байлыгы белән дә үлчәнә. Монысы тәкәбберлекнең икенче төре була. Әгәр дә алар Аллаһы Тәгаләнең байлыкны адәм баласына билгеле бер вакытка гына биргәнен белсәләр, ягъни шуңа акыллары җитсә һәм Аллаһы Тәгаләнең ул байлыкны теләсә кайчан кире ала алганын төшенсәләр, тәкәбберләнмәсләр иде.

    Риваятьләргә караганда, бер мөселман патша үзенең хезмәтчесенә, эчәсе килеп, бер чүмеч су китерергә куша. Хезмәтче бер чүмеч суны китерә дә, патшага әйтә: "Падишаһ, мин бер сорау биргәнче, бу суны эчмәсәгез иде", - ди. Патша әйтә: "Сора", - ди. Хезмәтче: "Я падишаһ, әгәр сезне бу бер чүмеч судан мәхрүм итсәләр, аның өчен күпме байлык бирер идегез", - ди. Патша: "Ярты патшалыгымны бирер идем", - дип җавап бирә. Шуннан соң хезмәтче сорый икән: "Әгәр бу суны эчсәгез һәм бәвелегез сидек куыгында калса, чыкмаса, ул чыксын өчен күпме байлыгыгызны бирер идегез", - ди. "Бөтен байлыгымны", - ди патша. Шуннан соң хезмәтче болай ди: "Шулай булгач, сезнең байлыгыгыз бер чүмеч бәвелгә дә тормый".

    Кайберәүләр физик яктан таза, көчле булганга тәкәбберләнеп йөри.

    Кайбер кешеләрне тә-кәбберлеккә гыйлемнәре китерә. Мондыйларны "надан галимнәр" дисәң, дөресрәк булыр. Чөнки тыйнаклыкка һәм иманга алып килмәгән белем - файдасыз белем. Тормышыбызда мондый тип тәкәбберлекне дә очратырга мөмкин.

    Моннан соң әле тагын үзләренең чибәрлекләре, буй-сын һәм кыяфәтләре белән тәкәбберләнүчеләр бар. Ул хәзерге яшьләр-дәге тәкәбберлекне чамасыз дип әйтергә була. Ул транспорттамы, урамдамы булсын, үзләрен чибәргә санап, гаурәтләрен ачып йөриләр. Бу бигрәк тә хатын-кызларга хас күренеш. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам үзенең бер хәдисендә әйткәнчә, "Аллаһы Тәгалә сезнең йөзләрегезнең матурлыгына, киемнәрегезгә һәм малларыгызга карамас, бәлки калебләрегезгә карар".

    (Республика матбугатын файдаланып әзерләнде)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: