Көннәребез – уразалы, төннәребез гыйбадәтле булсын
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәм-дүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә ра-сүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн. Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләнең рәхмәтен вә ризалыгын өмет итеп, ихлас күңелләрегез белән җомга намазына җыелган мөхтәрәм мөселман кардәшләрем! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм мөселманнар! Рамазан сүзе рамаз, ягъни "кыздыра,...
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәм-дүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә ра-сүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләнең рәхмәтен вә ризалыгын өмет итеп, ихлас күңелләрегез белән җомга намазына җыелган мөхтәрәм мөселман кардәшләрем! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Мөхтәрәм мөселманнар! Рамазан сүзе рамаз, ягъни "кыздыра, көйдерә торган эсселек" сүзләреннән алынган, шулай булгач Рамазан - барлык гөнаһларны яндыру, юкка чыгару ае дигән сүз. Кәгъб бине Уҗра дигән сәхабә (Аллаһ аннан разый булса иде!) болай дип сөйләгән.
Бер көнне Аллаһның рәсүле галәйһиссәлам үзенең сәхабәләренә: "Мөнбәр янына килегез", - диде. Без килдек. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам мөнбәрнең беренче баскычына менгәч, «Әмин», дип әйтте. Мөнбәрнең икенче баскычына менгәч, «Әмин», дип әйтте һәм өченче баскычка менгәч янә «Әмин», дип әйтте. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам хөтбәне сөйләп бетергәннән соң аска төште, без аңа бүген сездән элек ишетмәгән нәрсәләрне ишеттек дип әйттек. Ул галәйһиссәлам безгә болай диде: "Минем яныма Җәбраил галәйһиссәлам килде һәм мин мөнбәрнең беренче баскычына менгәч, ул: "Рамазан аен каршы алып, гөнаһлардан котылмаган кеше хәсрәттә булыр", - диде. Шул вакытта: "Әмин", - дидем. Мин мөнбәрнең икенче баскычына менгәч, Җәбраил галәйһиссәлам: "Синең мөбарәк исемеңне ишетеп, салават әйтмәгән кеше хәсрәттә булыр", - диде. Мин янә: "Әмин", - дидем. Мөнбәрнең өченче баскычына менгәч, ул әйтте: "Ата-ананың картлыкларын күреп, алар аша Җәннәткә кермәгән кеше хәсрәттә булыр", - диде. Мин янә: "Әмин", - дидем (Бохари).
Бу хәдистә әйтелгәнчә, Рамазан аенда көннәрне уразасыз, ә инде төн-нәрне гыйбадәтләрсез, догаларсыз үткәргән кеше зур хәсрәттә булачак.
Хөрмәтле җәмәгать! Изге Рамазан - Аллаһның китабы Коръәни-Кәрим иңдерелгән ай, ягъни Коръәнне уку, өйрәнү, Аның аятьләре, сүрәләре турында уйлау, фикер йөртү һәм, әлбәттә, Коръән буенча яшәү ае.
Аллаһ Раббыбыз Коръәндә болай дип әйтә:
"Рамазан ае кешеләргә тугры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр" ("Бәкара" сүрәсе, 185 нче аять).
Коръәнне уку фазыйләтләре турында сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә әйткән: "Коръәнне укыгыз, чөнки Аллаһның Китабыннан укылган һәрбер хәреф өчен ун савап биреләчәк, мин әйтмим «Әлиф-ләм-мим» бер хәреф дип, чөнки аларның һәрберсе аерым хәреф, аларның барысы өчен дә унар савап биреләчәк", - дигән (Тирмизи).
Әбу Һөрәйрә исемле сәхабә (Аллаһ аннан разый булсын!) риваять итә, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйткән: "Әгәр берәү мөселман кардәшен бер кайгысыннан арындырса, Кыямәт көнендә Аллаһ ул бәндәне бер кайгысыннан арындырыр. Әгәр берәү бер фәкыйрьнең хәлен җиңеләйтсә, Аллаһ аның хәлен бу дөньяда һәм ахирәттә дә җиңеләйтер. Берәү үзенең кардәшенә ярдәм иткән вакытта, Аллаһ аңа Үзенең ярдәмен ирештереп торыр. Гыйлем алу юлына баскан кешегә Аллаһ җәннәт юлын җиңеләйтер. Кешеләр Аллаһ йортында җые-лып, Аның изге Китабын укыганда, мөселманнарның җаннарына тынычлык иңәр, бәрәкәтле булырлар һәм фәрештәләр алар өстендә канатларын җәеп торырлар. Ул кешеләр Аллаһы Тәгаләгә якын булырлар", - дигән (Мөслим, Әбу Давыд, Тирмизи, Ибн Мәҗә).
Әгәр мөселман көндез ураза тотса, ә төнлә Коръән укыса, Кыямәт көнендә аның ике яклаучысы булачак. Алар мөселманнар өчен Аллаһтан ярлыкау һәм Җәһәннәм утыннан котылуны сораячаклар. Шул ике яклаучының берсе - ураза, икенчесе Коръән булыр. Хәдистә әйтелгән: "Ураза һәм Коръән Хисап көнендә Аллаһның колын яклаячаклар. Ураза әйтер: "Йә Раббым, көндез мин аны ризыксыз һәм сусыз калдырдым, шунлыктан мин аның өчен Синнән ярдәм сорыйм". Коръән әйтер: "Йә Раббым, мин аны төнге йокыдан калдырдым, шуңа күрә аңа Үзеңнең рәхмәтеңне ирештерсәң иде". Аларның үтенечләре кабул ителәчәк" (Әхмәд бине Хәнбәл, Муснад).
Ибне Габбас (Аллаһ аннан разый булсын!) риваять итә: "Җәбраил галәйһиссәлам Рамазан аеның һәр төнендә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам белән очрашып, аның белән бергә Коръән өйрәнгән" (Бохари, Мөслим).
Пәйгамбәребез галәйһиссәлам Рамазан аенда сәхабәләрнең кайберләренә - өч көнгә бер мәртәбә, кайберләренә - җиде көнгә бер мәртәбә, кайберләренә ун көнгә бер мәртәбә Коръәнне укып чыгарга кушкан. Риваятьләрдә әйтелгәнчә, җир йөзенең иң зур галимнәре - имам Әбу Хәнифә, имам Шәфигый Коръәнне Рамазан аенда алтмыш мәртәбә укып чыга торган булганнар. Бу исә - сәхабәләрнең, бөек галимнәребезнең Коръәнгә никадәр якын булуларын, ә безнең, кызганыч, нихәтле аннан ерак торуыбызны күрсәтә торган дәлил.
Кадерле дин кардәшләрем! Шуны да әйтергә кирәк: күләм артыннан куып кына, Коръәннең тирән мәгънәләренә төшенмичә, хаталы итеп укудан сакланырга кирәк. Иң мәшһүр сәхабәләрнең берсе Ибне Габбас (Аллаһ аннан разый булсын!) әйткән: "Минем өчен, ашыгып, бөтен Коръәнне укып чыкканчы, ашыкмыйча гына, һәр җөмләсенең мәгънәсенә төшенеп, бер сүрәне кат-кат укуым хәерлерәк", - дигән. Раббым, безгә дә Коръән әһелләре булырга насыйп булса иде.
Рамазан аен сагынып, ел буе зарыгып көтсәң дә, санаулы көннәр бик тиз арада сизелмичә үтеп тә китә. Ай буе тоткан уразаң күңелне нечкәртә, укыган Коръәнең, гыйб-рәтләндереп, иман нурын арттыра, укыган тәравих намазлары үзеңдә әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә, сабыр булырга өйрәтә. Көтеп алган изге айның китәр вакытлары якынлаша барган саен, аның кадере тагын да арта башлый кебек. Изге Рамазан аеның ахыргы ун көне җитәр алдыннан, тел Раббысын зикер итеп, рәхмәтенә ирешермен дип, чын күңелдән ышанып, җан тынычлыгына ирешә башлыйсың. Рамазанның ахыргы ун көннәрендә якты өметләр тагын да арта башлый. Мин дә, Аллаһ теләсә, Раббымның рәхмәтенә ирешермен, Кыямәттә җәннәтенә керермен дип ышанган хәлдә, шатлыклы уйлар кичерә башлыйсың. Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булсын!): "Рамазанның ахыргы ун төнендә Пәйгамбәребез (с. г. в.) башка көннәргә караганда гыйбадәттә күбрәк тырышлык күрсәтә иде", - дип әйткән.
Хәсән Басри (Аллаһ аны үзенең рәхмәтеннән аермаса иде!) әйткәнчә, таң атканда, якты көн адәм баласына болай дип мөрәҗәгать итәдер ди: "Әй әдәм баласы, мин яңа көн, кичәге көн түгел, мине заяга үткәрмә, миннән мөмкин кадәр файдаланып кал. Мәгәр мин синең барлык кылган гамәлләреңнең Кыямәттә шаһите булырмын. Иртәгәсе көнне инде яңа көн киләчәк һәм син мине Кыямәттән башка бүтән беркайчан да күрмәссең", - ди.
Мөхтәрәм мөселманнар! Аллаһы Раббыбыз безгә дә Рамазан аеның төн-нәрендә уяу торып, Аллаһның Китабын укып, бетмәс-төкәнмәс әҗер-савапларына ирешергә насыйп булса иде.
Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам икенче бер хәдистә әйткән: "Ике төрле кешедән генә көнләшергә ярый: беренчесе - Аллаһы Тәгалә аңа Коръән байлыгын биргән һәм шуның белән көн-төн мәшгуль булган кеше, икенчесе - Аллаһы Тәгалә аңа күп нигъмәт-ләр биргән һәм ул шул байлыгын изге юлда сарыф иткән кеше", - дигән (Бохари, Мөслим).
Аллаһ барчабызга Коръән буенча яшәп, ике дөньяда да бәхетлеләрдән булырга насыйп итсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев