МӘДӘНИЯТ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бию чын могҗиза бит ул
"Балкыш" балалар иҗаты йортының "Контрасты" хәзерге заман хореографиясе студиясе үзенең бишьеллыгын билгеләп үтте. Шушы дата хөрмәтенә авыл мәдәният йортының актлар залында юбилей концерты оештырылды. Бу талантлы коллектив беренче адымнарын 2009 елда башлаган иде, хәзергә кадәр бөтен кешене искиткеч биюләре белән сөендерә. Ә иң төп илһамчысы, яктылык чыганагы - җитәкчеләре, талантлы,...
-
Милли мәдәниятебез җәүһәрләрен саклап
"Иске-Казан түгәрәк уены" конкурсының республика фестивален уздыру татар милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яңарту һәм саклауда тагын бер адым булды. Ул ТР Мәдәният министрлыгы, милли мәдәниятне үстерү республика үзәге һәм Биектау районы җитәкчеләре тырышлыгы белән тормышка ашты. Быел фестиваль Шәпше авылында узды. Язның соңгы көне - 31 нче май җылы һәм кояшлы...
-
Тарих белән элемтәне өзми саклаучылар
Биектауның Туган якны өйрәнү музеенда үз хезмәтләренә гашыйк кешеләр эшли. Музейлар көне алдыннан без шуларның берсе - Резедә Фазуллина турында сөйләргә булдык. Техник белем алуга һәм башка төрле эшләрдә тәҗрибә туплавына карамастан, тормыш аны барыбер балачагындагы теләгенә кайтара - ул кечкенәдән үк тормышын тарих белән бәйләргә хыялланган була. - Резедә...
-
Музыка укытучылары булдыра!
Биектау балалар музыка мәктәбе үзенең иҗади сәләтен кабат инандырырлык итеп күрсәтте. Бу юлы - укытучыларның Алабугада узган "Кече шәһәрләр" дигән II нче республика конкурсында. Анда Татарстан Республикасының 23 шәһәре һәм район үзәкләренең Ак-түбә, Арча, Азнакай, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мамадыш, Чирмешән, Мөслим районнарының музыка...
-
Шигърият бәйрәме
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 128 еллыгына багышланган шигырь бәйрәмен Туган якны өйрәнү музее мәдәният бүлеге, үзәк китапханә һәм ветераннар советы белән берлектә уздыра. Бөек шагыйребезнең иҗатын яратучыларны 25 апрельдә 13 сәгатьтә музей каршындагы мәйданга чакыралар. Кызыклы программа әзерләнә. Бу көнне игътибар үзәгендә, әлбәттә инде, Тукай иҗаты һәм аның шигырьләре...
-
Музыкантларыбыз булдырды!
Язның беренче ае Биектау балалар музыка мәктәбенә йөрүчеләрнең төрле дәрәҗәдәге конкурсларда соклангыч җиңүләре белән истәлекле булды. Алар бу юлы Казан (Идел буе) федераль университетының ректораты, филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты, Салих Сәйдәшев исемендәге югары сәнгать мәктәбе гамәлгә куйган "Язгы Казан" оркестр һәм ансамбль коллективларының III нче төбәк конкурс-фестиваленнән җиңүчеләр булып...
-
Җырлы-биюле уеннар
Без 1 нче Биектау мәктәбенең 4 нче сыйныфында рус төркемендә укыйбыз. Безнең мәктәптә дә төрле кызыклы чаралар уза. Аларның берсендә без дә катнаштык. Татар халкының җырлы-биюле уеннары белән таныштык. Бу уеннарны без татар теле укытучылары Марсилә Ризвановна һәм Лилия Дамировна белән уйнадык. "Без, без, без идек...", "Кәрия-Зәкәрия", "Капкалы", "Җиләк җыям,...
-
Күңелендә бары изгелек
Бу язмам бүгенге көндә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгендә социаль хез-мәткәр булып эшләүче Тәскирә Зиннәтуллина турында. 1959 елның 21 нче мартында Кече Рәс авылында, март бураннарын артта калдырып, табигатьне яз сулышы иркә-ләгәндә Тәскирә исемле кыз дөньяга килә. 1974 нче елда 8 сыйныфны тәмамлап, Арча милли аяк киемнәре фабрикасының Дөбъяз...
-
Хәзинә йорты хуҗасы – китапханәче
Китапханәче һөнәре - җир йөзендәге иң и з г е һөнәрләрнең берсе, дияр идем мин. Беркемгә дә сер түгел, бүгенге көндә компьютер һәм телевидение балалар тормышында зур урын алып бара. Күпләр хәтта, балалар өчен телевидениене кулайрак та күрә, әмма китапның әһәмиятен берни белән дә алыштырып булмый. Экраннарда бирелгән әзер мәгълүмат...
-
Аулак өйгә кил әле...
Аулак өй, аулак өй, Әй, аулак өй, аулак өй, Уйната да, җырлата да, Биетә дә аулак өй. Ходай кушып, яңа елга аяк басканга әле күп тә үтмәгән кебек иде. Кешелек дөньясы һәрвакыт юлда, гомерлек омтылышта инде ул. Акыллы кеше яхшы белән яманны аера. Тыныч гаиләдә, бигрәк тә әби-бабай тәрбиясендә үскәннәргә...
-
“Якташым – милләт күркем”
Россия Федерациясендә Мәдәният елы кысаларында Минзәләнең Муса Җәлил исемендәге педагогика көллиятендә урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен Бөтенроссия семинары уздырды. Аның темасы - "Якташым - милләт күркем". Усад училищесыннан семинарга доклад һәм презентация белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.К.Кулиева һәм "бухгалтер" һөнәре буенча 4 нче курста белем алучы...
-
Милли җәүһәрләребезне саклыйк
Үз телен, халкының тарихын, гореф-гадәтләрен белмәгән кеше хәтерсез кешедер. Туган телебез аша без үз халкыбызның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген беләбез. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә без, укытучылар, укучыларыбызга татар язучыларының иҗатын, тормыш юлын өйрәтәбез. Бу эш дәрестән тыш чараларда да дәвам иттерелә. Укучыларыбыз белән төрле конкурсларда, конференцияләрдә актив катнашырга...
-
Рәхәтләнеп ял итәбез
Капиталь ремонттан соң безнең Мүлмә мәдә-ният йорты һәм китапханәсе яктырып, матурланып китте. Авылның уртасында авылыбызга ямь биреп, балкып тора. Һәр көнне яше дә, карты да мәдәният йортына ашыга. Чөнки монда җаның теләгәнчә ял итәргә мөмкин. Әле яңа гына, ачылышка кайтарылган бильярд та, теннис, шашка, шахмат уеннары да үзенә тарта. Төрле...
-
Конкурс җиңүчесе
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты - хатын-кыз күзлегеннән" конкурсының зона этабында "Өченче буын героинясы" номинациясендә беренче урынны Чыпчыктан хезмәт ветераны Галия Камалова алды. Ул Кукмарада республиканың җиде районыннан килгән хатын-кызлар белән көч сынашты. Башка катнашучыларыбыз да конкурс дипломантлары булдылар. Галия Шәйбәк кызы гомере буена шофер булып эшли һәм үзешчән сәнгатьтә катнаша....
-
Хезмәтен яратып башкара
Бүгенге көндә Айбаш мәдәният йорты директоры булып эшләүче Кадрия Насыйбуллина 1964 нче елның 10 февралендә Өнсә авылында Рәшит абый һәм Сөембикә апа гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Кадрия башта Өнсә сигезьеллык мәктәбендә, аннан соң Дөбъяз мәктәбендә белем ала һәм аны уңышлы гына тәмамлап, 1981 нче елда Казан укыту-производство комбинатына...