Милли мәдәниятебез җәүһәрләрен саклап
"Иске-Казан түгәрәк уены" конкурсының республика фестивален уздыру татар милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яңарту һәм саклауда тагын бер адым булды. Ул ТР Мәдәният министрлыгы, милли мәдәниятне үстерү республика үзәге һәм Биектау районы җитәкчеләре тырышлыгы белән тормышка ашты. Быел фестиваль Шәпше авылында узды. Язның соңгы көне - 31 нче май җылы һәм кояшлы...
"Иске-Казан түгәрәк уены" конкурсының республика фестивален уздыру татар милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яңарту һәм саклауда тагын бер адым булды. Ул ТР Мәдәният министрлыгы, милли мәдәниятне үстерү республика үзәге һәм Биектау районы җитәкчеләре тырышлыгы белән тормышка ашты. Быел фестиваль Шәпше авылында узды.
Язның соңгы көне - 31 нче май җылы һәм кояшлы булды. Республиканың 29 районыннан килгән фестиваль кунаклары бездәге табигатьнең гүзәллеген үз күзләре белән күрделәр. Фольклор ансамбльләргә, иҗади коллективларга - ә алар 66 га җыелды - Спасск районының Болгар шәһәрендә Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә республика данын яклау өчен осталыкларын күрсәтергә, милли музыкаль гореф-гадәтләрне белүдә көч сынашырга кирәк булды.
Фестиваль ачылышында ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Биектау районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, Шәпше авыл җирлеге башлыгы Валентина Ислямова катнашты һәм чыгыш ясады.
Биектау җире талантларга бай. Тамашачылар һәм кунаклар фестиваль ачылышында моңа үзләре инандылар. Биектау мәдәният йортының иҗат коллективлары, әлеге очрашуда катнашучыларны котлап, концерт программасын ачып җибәрделәр. Ә кунаклардан беренчеләрдән булып үзенең конкурс программасын татар фольклорының республика һәм Бөтенроссия фестивальләре лауреаты, "Бергә булганда без Россия" халык иҗаты Бөтенроссия фестивале дипломанты - Чирмешән мәдәният йортының "Умырзая" халык фольклор ансамбле тәкъдим итте. Аннары сәхнәгә Рәшид Минабетдинов чыкты - халык уен коралларында татар көй-ләрен башкарды.
Кукмараның "Ләйсән" вокаль ансамблен, Арча районының Сәрдәбаш авылыннан Халидә Мөхәмәтханованың гөсләдә уйнавын, Әлки районыннан Наилә Гафиятуллинаның мөнәҗәтләрен көчле алкышлар белән каршы алдылар.
"Гармун - халыкның җаны" - Саба мәдәният йорты гармунчылары ансамбле чыгышын тыңлаганнан соң нәкъ менә шундый сүзләр әйтәсе килә. Ансамбльгә күп еллардан бирле Вилорик Вәлиуллин уңышлы җитәкчелек итә. Халык музыка коралларының яңадан кулланылышка керүе шатлыклы күренеш. Казан консерваториясе студентларының танылган фольклорчы, сәнгать белеме кандидаты Геннадий Макаров җитәкчелегендәге "Арудумбря" триосы думбрада бик матур итеп уйнады. Җырлар хореография номерлары, ә биюләр яңадан халык уен кораллары белән алышынып торды. Фестивальдә балалар да, яшьләр дә катнаша һәм бу күңелле күренеш. Саба районыннан "Каз канаты" балалар фольклор коллективы конкурска "Самавыр агарттым әле - су буена төштем дә..." дигән этнографик композиция әзерләгән. "Җәүһәр" яшьләр фольклор ансамбле дә күңелле биюләре белән тамашачыларга күп шатлыклы мизгелләр бүләк итте.
Соңгы елларда Биектау районы Ямаширмә авыл мәдәният йортының "Чияләр" фольклор ансамбленең даны еракларга тарала башлады. Райондагы бер генә чара да аннан башка узмый. Коллективны Филсинә Сәгъдиева җитәкли. Алар "Түгәрәк уен" фестиваленә дә бик әйбәт әзерләнгәннәр. Проектның финалына чыгып, Болгарга чакыру алган 12 иҗади коллектив арасында Ямаширмәнең "Чияләр" ансамбле дә бар. Фестиваль лауреатлары һәм дипломантлары мондый чакырудан тыш дипломнар һәм сертификатлар да алдылар. Жюри рәисе, милли мәдәниятне үстерү республика үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Эльмира Каюмова фестиваль-конкурска йомгак ясады, җиңүчеләрне котлады, оештыручылар - район җитәкчеләренә, мәдәният хезмәткәрләренә, барлык катнашучыларга шушындый искиткеч матур музыкаль халык бәйрәме өчен рәхмәт белдерде.
Фестиваль, дуслык, татулык, мәдәниятнең берлеген-бердәмлеген чагылдырып, "Түгәрәк уен" белән тәмамланды.
"Традицияләр, гореф-гадәтләр, йолалар, җырлар, биюләр, инструменталь музыканы, бәетләр һәм мөнәҗәтләрне бер-гәләп сакларбыз һәм буыннан буынга тапшырырбыз". Фестиваль тәмамланганда әйтелгән бу сүзләр бөтен проектның төп лозунгы булып тора. Фестивальдә катнашучылар, үз чиратларында, шәпшелеләрнең кунакчыллыгыннан, әйбәт шартлар тудыруларыннан бик канәгать калуларын белдерделәр. Шәпше урта мәктәбе коллективына рәхмәтнең аеруча зурысы.
Иң яхшы коллективлар хәзер "Түгәрәк уен" Бөтенроссия фестиваленә әзерләнәләр. Ул Россиянең 18 төбәге катнашында 27-30 июльдә Болгарда узачак.
БЕЛЕШМӘ
"Иске-Казан түгәрәк уены" Татар фольклоры республика фестиваленә нигез Биектау районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге, Иске-Казан дәүләт мәдәни-тарихи һәм табигать музей-заповеднигы һәм Арча педагогика көллияте катнашында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карары белән 2010 нчы елда салынды. Аның максаты - татарларның милли мәдәниятен саклау, фольклор чаралары белән балаларга сәнгать белеме бирү, иҗади тәҗрибә уртаклашу өчен уңай шартлар тудыру, талантлы, үзенчәлекле коллективларны эзләү һәм аларны халыкка күрсәтү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев