Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Күңелендә бары изгелек

Бу язмам бүгенге көндә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгендә социаль хез-мәткәр булып эшләүче Тәскирә Зиннәтуллина турында. 1959 елның 21 нче мартында Кече Рәс авылында, март бураннарын артта калдырып, табигатьне яз сулышы иркә-ләгәндә Тәскирә исемле кыз дөньяга килә. 1974 нче елда 8 сыйныфны тәмамлап, Арча милли аяк киемнәре фабрикасының Дөбъяз...

Бу язмам бүгенге көндә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгендә социаль хез-мәткәр булып эшләүче Тәскирә Зиннәтуллина турында.

1959 елның 21 нче мартында Кече Рәс авылында, март бураннарын артта калдырып, табигатьне яз сулышы иркә-ләгәндә Тәскирә исемле кыз дөньяга килә.

1974 нче елда 8 сыйныфны тәмамлап, Арча милли аяк киемнәре фабрикасының Дөбъяз филиалында чигүче булып эшли башлый.

Кондырлы авылы егете Раил белән очрашып йөргәннән соң, гаилә корырга уйлыйлар. Кондырлы авылына яшь килен булып төшкәч, Раил белән Тәскирәгә тормыш йөген ныклап тартырга туры килә. Тәскирә Ульянов исемендәге колхозда 25 ел бозау караучы булып эшли. Шул дәвердә мәхәббәт җимешләре Рафил, Данил, Наил исемле тупырдап торган малайлары дөньяга килә. Йорт-җирне яңартып, малтуар асрап, балаларны укытып, гомернең үткәне сизелми дә кала икән.

Рафил Әтнә техникумын фермер-оештыручы белгечлеге буенча кызыл дипломга тәмамлый. 1997 нче елда армия сафларында хезмәт итеп кайтты.

Тәскирәнең малайлары да бик акыллы булып чыктылар. "Әти-әни" дип, өзелеп торалар. Гаилә корып, матур гына яшәп яталар. Өч малае да сәүдә өлкәсендә эшли. 7 оныгы да дәү әниләре янына кунакка кайтып төшәләр.

- Аллага шөкер, киленнәрем дә үзем кебек, чиста-пөхтәләр, уртак тел табып, тату яшибез, - ди Тәскирә.

- Өлкәнәя башлагач, ялгыз авылдашларымны күреп җаным әрни иде. Социаль хезмәткәр булып эшләргә дигән карарга килдем, - дип сөйли Тәскирә.

Менә инде 10 ел хезмәттәшем бу эшен бик яратып башкара. Үзе караган өч кешене соңгы юлга озатканда да, туганнарына булышып, үз итеп эшли Тәскирә. Эшен җиренә җиткереп башкаргач, җитәкчеләрдән мактау сүзләре дә ишетте, бүләкләр белән дә билгеләп үтелде ул.

Әйе шул, үзең сайлаган юлның авыр, чытырманлы булуын белсәң дә, кире борылмый бара белергә кирәк. Эшен яратып, үҗәтләнеп эшли торган кеше ул безнең Тәскирә.

Кондырлы авылында татар халкына гына хас булган мәхәббәтле, нурлы булып балкып тора аларның йортлары. Каралты-кураны карап, бөтен, чиста итеп тота беләләр. Тормыш иптәше Раил белән 37 ел кулга-кул тотынышып куйган хезмәтләренең рәхәт-ләрен, балаларының игелекләрен күреп яшәргә язсын иде.

Наилә ХӘЛИУЛЛИНА, социаль хезмәткәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев