Аулак өйгә кил әле...
Аулак өй, аулак өй, Әй, аулак өй, аулак өй, Уйната да, җырлата да, Биетә дә аулак өй. Ходай кушып, яңа елга аяк басканга әле күп тә үтмәгән кебек иде. Кешелек дөньясы һәрвакыт юлда, гомерлек омтылышта инде ул. Акыллы кеше яхшы белән яманны аера. Тыныч гаиләдә, бигрәк тә әби-бабай тәрбиясендә үскәннәргә...
Аулак өй, аулак өй,
Әй, аулак өй, аулак өй,
Уйната да, җырлата да,
Биетә дә аулак өй.
Ходай кушып, яңа елга аяк басканга әле күп тә үтмәгән кебек иде. Кешелек дөньясы һәрвакыт юлда, гомерлек омтылышта инде ул. Акыллы кеше яхшы белән яманны аера. Тыныч гаиләдә, бигрәк тә әби-бабай тәрбиясендә үскәннәргә әдәплелек турында аңлатып та торасы юк. Алар элеккеге йолалар белән бергә канга сеңгән.
Ямаширмә мәдәният йортында "Аулак өй" кичәсенә килүчеләр белән тамаша залы шыгрым тулды, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр күп, чөнки сәхнәдә өлкәннәр чыгыш ясыйсы бит. Кичә "Аулак өй" җыры көенә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Хәмидуллинаның ак күбәләктәй очына-очына биюеннән башланып китте. Сәхнә авыл өенә охшап калган. Чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, җәймәләр - барысы да өлкәннәрнең кул хезмәтләре. "Туран" җаваплылыгы чикле ширкәтенең Ямаширмә чигү цехында күнгә чигелгән келәм, мендәрләр, читек, туфлиләр, мәрҗән белән чигелгән түбәтәйләр тамашачының игътибарын җәлеп итте. Кол-Шәриф мәчете чигелгән картинаны күргәч, тамаша залы көчле алкышларга күмелде. Аны чигүче кыз - Ямаширмә урта мәктә-бенең 8 нче сыйныф укучысы Алинә Шәйхиева. Күнгә чигү серләрен цех мастеры Радания Гарәфиева сөйләп, яшьләргә игътибарын юнәлтте.
Менә сәхнәгә авылыбызның өлкән яшьтәге апалары чыкты, һәркайсы аулак өйгә кул эшләре белән килгән. Аулак өй хуҗалары - әби, аның малае һәм килене, бу рольләрне Минҗофар Шәрәфиева, Милис Сәгъдиев һәм Фәридә Нәҗмиева башкарды. Алар кунакларны якты йөз белән каршы алдылар. "Шәл бәйләдем" җырын җырлап, кичә дәвам итте. Ул арада катык сатучылар, тамаша залы аша үтеп, сәхнәгә күтәрелделәр. Гамбәрия Хәмидуллина аулак өйгә чәй эчәргә дип күчтә-нәчләр алып кайткан, ә Дания Исмәгыйлева катык саткан акчага истәлеккә йөзек сатып алган. Нурзалия Яруллина йөзеккә шуның кадәр кызыга ки, хәтта "Йөзек салыш" уенын уйнарга тәкъдим итә. Бу уенда йөзек салынган кеше үзенең һөнәрен күрсәтте. Колхозда терлекчелектә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан, гаиләсендә оныклар, оныкчыклар тәрбияләргә булышучы Флера Әхмәтова яраткан җырын башкарды. Шулай ук сугыш чоры баласы, әти йөзен күрмәгән, туган колхозының "Атказанган колхозчы"сы исеменә лаек булган хезмәт алдынгысы Гамбәрия Хәмидуллина үзе язган шигырен укып, тамашачының алкышларына күмелде. "Аулак өй"гә шаулап-гөрләп, тальян гармунда уйнап, җырлап егетләр килә. Кара-каршы җырлар, төрле уеннар - "кул сугышы", җырлы-биюле "Лария", түгәрәк уеннары белән кичә дәвам итте. Таң алдыннан кычкырган әтәч кенә аулак өйдәгеләрне өйләренә кайтарды.
"Аулак өй"нең сценариен мәдәният хезмәткәрләре театрлаштырылган формада язды. Моңа нигез дә бар, чөнки безнең мәдәният йортында Халык театры эшләп килә. Театрның эшләре уңышлы бара, артистлар җитәрлек.
"Аулак өй" кичәсеннән соң өлкән үзешчәннәребез моңлы җырлары, дәртле биюләре, матур, сәнгатьле шигырьләре белән концертны дәвам иттеләр.
Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче Ямаширмә кызы Рәзимә Яруллина үзенең яраткан җырларын, күңел җылысын тамашачыга бүләк итте. Баянда Биектау үзәк мәдәният йорты гармунчысы Ямаширмә егете Ринат Гыйльметдинов уйнады. Гармунсыз нинди бәйрәм инде ул? Гармун безнең халкыбызның элек-электән иң яраткан музыка коралы булып саналган. Күңел күтәрелсә дә, хәсрәт килсә дә кеше кулына гармун алган, ул - һәр бәйрәмнең йөзек кашы. Халит Яруллин да үзенең иҗаты, балачагыннан ук уйнаган тальян гармуны белән тезмә башкарып сөендерде. Җырчыларыбыз Рузалия Идиятуллина, Милис Сәгъдиев, Илсур Низамов, Радания Гарәфиева, Нурзалия Яруллина, Флера Әхмәтова, Дәүләт Мостафин, Филсинә Сәгъдиева бәйрәм рухы белән үзләренең талантларын ачып, хис-тойгыларын кызганмыйча, тамашачыга җиткерергә тырыштылар. Зөлфирә Яруллина татар халык биюен башкарды. Залда утыручыларның кәефләре күзгә күренеп яхшыра, карашлары яктыра, тормыш матур бизәкләргә күмелә. Менә шундый чаралар яшь буынга киләчәктә әби-бабаларының гореф-гадәтләрен, аларның уеннарын кайтаруга этәргеч булыр, дип әйтәсе килә. Кичә "Бу традиция Ямаширмә мәдәният йортында озак елларга сузылсын иде", - дигән теләктә тәмамланды.
Соңыннан авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөхтәров тырышлыклары, тамашачыларга бүләк иткән күңел җылылары өчен яраткан өлкән яшьтәге үзешчән артистларга һәм мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәтен белдерде.
Гөлсөя ИСМӘГЫЙЛЕВА,
Ямаширмә мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы,
Филсинә СӘГЪДИЕВА,
халык театры режиссеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев