Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Музыкантларыбыз булдырды!

Язның беренче ае Биектау балалар музыка мәктәбенә йөрүчеләрнең төрле дәрәҗәдәге конкурсларда соклангыч җиңүләре белән истәлекле булды. Алар бу юлы Казан (Идел буе) федераль университетының ректораты, филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты, Салих Сәйдәшев исемендәге югары сәнгать мәктәбе гамәлгә куйган "Язгы Казан" оркестр һәм ансамбль коллективларының III нче төбәк конкурс-фестиваленнән җиңүчеләр булып...

Язның беренче ае Биектау балалар музыка мәктәбенә йөрүчеләрнең төрле дәрәҗәдәге конкурсларда соклангыч җиңүләре белән истәлекле булды.

Алар бу юлы Казан (Идел буе) федераль университетының ректораты, филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты, Салих Сәйдәшев исемендәге югары сәнгать мәктәбе гамәлгә куйган "Язгы Казан" оркестр һәм ансамбль коллективларының
III нче төбәк конкурс-фестиваленнән җиңүчеләр булып кайтты. Энҗе Гафурова җитәкчелегендәге думбрачылар һәм балалайкачылар оркестры "Инструменталь ансамбльләр" номинациясендә - 3 нче урынны, Венера Гыйльметдинова җитәкчелегендәге ансамбль "Думбрачылар ансамбльләре" номинациясендә 3 нче урынны алдылар. Конкурста Яшел Үзән, Югары Ослан, Алабугадан, Казан музыка мәктәпләреннән килгән коллективлар катнашты. Һәр номинациядә бик көчле, яхшы әзерлекле, истә калырлык программа алып килгән кимендә ун коллектив ярышты.

Катнашучылар күп булгач, конкурс берничә сәгать дәвам итте. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Оештыручылар чараның максаты баян, аккордеон, курай, думбра, балалайка кебек халык уен коралларында уйнау традицияләрен югалтмау һәм дәвам иттерү икәнлегенә аеруча басым ясады. Үзебезнең мәктәптә бу традицияләрнең саклануы һәм, әйтергә кирәк, укытучыларның югары профессиональлеге, энтузиазмы аркасында чәчәк атуы белән горурланабыз.

Зөлфия Сәфәргалина, музыка мәктәбе директоры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев