Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Бию чын могҗиза бит ул

"Балкыш" балалар иҗаты йортының "Контрасты" хәзерге заман хореографиясе студиясе үзенең бишьеллыгын билгеләп үтте. Шушы дата хөрмәтенә авыл мәдәният йортының актлар залында юбилей концерты оештырылды. Бу талантлы коллектив беренче адымнарын 2009 елда башлаган иде, хәзергә кадәр бөтен кешене искиткеч биюләре белән сөендерә. Ә иң төп илһамчысы, яктылык чыганагы - җитәкчеләре, талантлы,...

"Балкыш" балалар иҗаты йортының "Контрасты" хәзерге заман хореографиясе студиясе үзенең бишьеллыгын билгеләп үтте. Шушы дата хөрмәтенә авыл мәдәният йортының актлар залында юбилей концерты оештырылды.

Бу талантлы коллектив беренче адымнарын 2009 елда башлаган иде, хәзергә кадәр бөтен кешене искиткеч биюләре белән сөендерә. Ә иң төп илһамчысы, яктылык чыганагы - җитәкчеләре, талантлы, уйлап табучан һәм үз эшенең фанаты Екатерина Игоревна Холина.

Бию туу мизгеле һәрвакыт тылсымлы бер йола булып калыр, мөгаен. Ул бит могҗиза шикелле сиздермичә генә туа, акрынлап, образлар рәвешендә яши башлый. Күңел теләсә нәрсәдән: ел фасыллары, бәйрәм кәефе, вакыйгалар шатлыгы, музыка, картина, спектакль, кино, мультфильм, хәтта ризыктан да илһамлана ала.

Балаларны кызыксындыру өчен, талантлы булу гына җитми, әлбәттә. Киң мәгълүматлы, заман белән бергә атлаучы булырга, хәзерге яшьләрнең ихтыяҗын аңларга, бию өлкәсендәге яңалыкларны белеп торырга кирәк. Екатерина Игоревна бу сыйфатларның барысын да үзенә туплаган. Ул кояш кебек яктырта һәм һәркемне уңай энергия белән "тутыра". Екатерина Холина хәзерге заман хореографиясенең хип-хоп, джаз-фанк кебек яңа юнә-лешләре буенча эшли.

Хип-хоп, үз-үзеңне күр-сәтү чарасы буларак, 1970 нче елларда барлыкка килә. Хәзер ул - заман мәдәниятенең иң уңышлы юнәлешләренең берсе. Ул - башкалардан аерылып тору һәм үзеңнең башкалардан аерылып торуыңны күрсәтү мөмкинлеге.

Хәзерге буынны хип-хоп буыны дип атарга да мөмкин. Алар күзгә ташланып торучан, талантлы, позитив һәм шаян. Хип-хоп, һичшиксез, кәефне күтәрә һәм кайберәүләрнең гел бертөрле соры булган көндәлек тормышына ямь кертеп җибәрә. "Контрастлар" моның шулай икәнен исбатлады да.

Яшүсмерләрнең теле үзенең тапкырлыгы белән шаккатыра. Компьютер "сленг"ы яшүсмерләр сөйләмен тутырды, кайвакыт тәрҗемәчесез аңлап та булмый. Джаз-фанк - популярлыгы артканнан-арта барган яңа бию юнәлеше. Бу - күзгә бәрелеп торучан, джаз, латина, стрит, хип-хоп һәм башка төрле бию юнәлешләренең иң яхшы элементларын үз эченә алган тәэсирле бию.

Димәк, джаз-фанк - тәгаен бер стиль түгел, ә хореографның шәхси зәвыгы белән тудырыла торган уникаль стильдә үрелеп баручы барлык юнәлешләр кушылмасы, капма-каршылыклар уйнавына һәм бердәмлегенә нигезләнә.

Яңа буын һәрвакыт иреккә, үзен күрсәтергә омтыла инде ул. Чөнки һәр кешенең үзенә генә хас сәләтләре бар. Ә бу бию аларның теләген шактый ук яхшы чагылдыра һәм аның ярдәмендә балалар, инде берничә буын тыңлап үскән танылган композицияләргә биеп, бөтен кешенең кәефен күтәрә ала. Шуңа күрә "Контрастлар" башкарган джаз-фанк бу кичәдә давылдай көчле алкышларга күмелде дә.

"Контрастлар" берләшмәсе елдан-ел зурая бара. Бүген Екатерина Игоревна җитәкчелегендә йөздән артык бала шөгыльләнә. Өлкәнәя төшкән укучылар урынына яңалары килә. Озакка сузмыйча, ишәергә туры килде аларга: 2012 елда, Гөлчәчәк Рәис кызы Галләмова белән бергәләп, Екатерина Игоревна "Мандарин" дигән кызык кына исемле тагын бер төркем ачтылар. "Кызгылт сары" төркем "Олимпиаданы каршылап" дигән биюе белән Сочида узган Олимпиада хатирәләрен искә төшерде.

5 ел эчендә "Контрастлар" үзләренең үҗәт һәм мактауга лаек икәнлекләрен бер генә кат исбатламады инде. Бу кичәдә алар кабат осталыкларын һәм биш ел буе нәрсәләргә өйрәнгәннәрен күрсәт-теләр. Шул вакыт эчендә "Контрастлар", бик дәрт-ләнеп, конкурсларда, концертларда, республика һәм Россия күләмендәге фестивальләрдә катнашып, җиңүләр яулады.

5 ел эчендә "Контрастлар" шушы бәйрәмгә үзләрен котларга һәм күтәреп алырга килерлек дуслар да тапты. Концерт программасының алып баручысы коллективның дусты Әскәр Галимов иде. "ШТК - шаяннар, тапкырлар клубы стилендәге җәй" иҗат сменасы дусты Ольга Харькова балаларны җыр белән котлады.

"Балкыш" балалар иҗат йортының яшь җырчылары һәм "Хыял" хореография коллективы да туган көн уздыручыларны котлады һәм тамашачыларга шәп кәеф бүләк итте.

Юбилей концерты менә дигән булды! Бу яшь коллективны без дә бишьеллыгы белән котлыйбыз. Иҗади күтәренкелек, уңышлар телибез. Әй-дәгез, биегәндәге кебек яшик һәм һәрбер секундтан ләззәт алыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев