Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Милли җәүһәрләребезне саклыйк

Үз телен, халкының тарихын, гореф-гадәтләрен белмәгән кеше хәтерсез кешедер. Туган телебез аша без үз халкыбызның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген беләбез. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә без, укытучылар, укучыларыбызга татар язучыларының иҗатын, тормыш юлын өйрәтәбез. Бу эш дәрестән тыш чараларда да дәвам иттерелә. Укучыларыбыз белән төрле конкурсларда, конференцияләрдә актив катнашырга...

Үз телен, халкының тарихын, гореф-гадәтләрен белмәгән кеше хәтерсез кешедер.

Туган телебез аша без үз халкыбызның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген беләбез. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә без, укытучылар, укучыларыбызга татар язучыларының иҗатын, тормыш юлын өйрәтәбез. Бу эш дәрестән тыш чараларда да дәвам иттерелә. Укучыларыбыз белән төрле конкурсларда, конференцияләрдә актив катнашырга тырышабыз. Шундыйларның берсе күптән түгел Мәмдәл урта мәктәбендә шаулап үткән Хәй Вахитның 95 еллык юбилеена багышланган "Вакытлыча җиргә төшкән йолдыз булгансыңдыр син" дигән конференция иде. Конференция кысаларында "Яшь актерлар бәйгесе", Хәй Вахитның туганнары, якыннары, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары белән очрашу каралган иде. Бәйгедә катнашу өчен язучының "Кияүләр" пьесасыннан өзек әзерләдек. Әлеге чарада уңышлы чыгыш ясау балаларда әдипнең иҗатына кызыксынуны тагын да арттырды.

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары тарафыннан әлеге әсәрнең сәхнә-ләштереләчәген ишеткәч, зур кызыксыну белән Казанга юнәлдек. Тулысынча бу музыкаль комедияне карап чыгу балаларда зур канәгатьлек тудырды. Укучыларның юл буе үзләренең хисләре, фикерләре белән уртаклашып, бәхәсләшеп кайтулары безнең сәяхәтебезнең бушка китмәгәнлеген күрсәтте. Инде үзләре дә сәхнәдә булып караган укучыларыбыз профессиональ артистларның уйнауларына сокландылар, хәтта кайбер тәнкыйть фикерләрен дә белдерделәр. Хәй Вахит һәм аның иҗаты турында укучыларыбыз күп мәгълүмат тупладылар, аларда якташыбыз белән горурлану хисләре туды. Ә туган тел укытучысы буларак шуны әйтәсем килә: туган якның күренекле шәхесләре белән балаларны күбрәк таныштырырга кирәк. Шулар аша туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев