Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Музыка укытучылары булдыра!

Биектау балалар музыка мәктәбе үзенең иҗади сәләтен кабат инандырырлык итеп күрсәтте. Бу юлы - укытучыларның Алабугада узган "Кече шәһәрләр" дигән II нче республика конкурсында. Анда Татарстан Республикасының 23 шәһәре һәм район үзәкләренең Ак-түбә, Арча, Азнакай, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мамадыш, Чирмешән, Мөслим районнарының музыка...

Биектау балалар музыка мәктәбе үзенең иҗади сәләтен кабат инандырырлык итеп күрсәтте. Бу юлы - укытучыларның Алабугада узган "Кече шәһәрләр" дигән II нче республика конкурсында.

Анда Татарстан Республикасының 23 шәһәре һәм район үзәкләренең Ак-түбә, Арча, Азнакай, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мамадыш, Чирмешән, Мөслим районнарының музыка мәктәпләреннән 153 укытучы катнашты. Дәрәҗәле жюри составында республиканың әйдәп баручы укытучылары бар иде: Татарстан Республикасының атказанган артисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Н.П.Варшавская, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры А.А.Михайлов, Әү-хәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең әйдәп баручы укытучысы Л.Н.Исмәгыйлева һәм башкалар. Югарыда әйтелгәннәрдән аңлашыла: безнең Елена Геннадьевна Пономарёва, Мария Викторовна Тремасова-Золотарёва, Наталья Петровна Дәүләтшина, Нелли Дилүс кызы Рахманкуловадан торган скрипкачы укытучылар ансамбленә һәм аларның концертмейстеры Светлана Андреевна Беганскаяга II нче дәрәҗә лауреат исемен яулау бер дә җиңел булмаган. Искиткеч шәп башкарылган гүзәл концерт программасы республиканың конкурс аренасында безнең мәктәпнең төшеп калганнардан түгеллеген күрсәтте.

Укучыларыбызның уңышлары да куандыра. Укытучы Наталья Николаевна Солкинаның чыгарылыш сыйныф укучысы Ангелина Савельева "Art of piano" фортепиано сәнгате бөтенроссия конкурсында дипломант исемен алды. Фортепиано конкурсында яхшы нәтиҗәгә ирешү шактый кыен, чөнки бу уен коралының популярлыгы аркасында, пианистлар арасында һәрвакыт көндәшлек бик көчле. Җиңүчеләребезне котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев