Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

“Якташым – милләт күркем”

Россия Федерациясендә Мәдәният елы кысаларында Минзәләнең Муса Җәлил исемендәге педагогика көллиятендә урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен Бөтенроссия семинары уздырды. Аның темасы - "Якташым - милләт күркем". Усад училищесыннан семинарга доклад һәм презентация белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.К.Кулиева һәм "бухгалтер" һөнәре буенча 4 нче курста белем алучы...

Россия Федерациясендә Мәдәният елы кысаларында Минзәләнең Муса Җәлил исемендәге педагогика көллиятендә урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен Бөтенроссия семинары уздырды. Аның темасы - "Якташым - милләт күркем".

Усад училищесыннан семинарга доклад һәм презентация белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.К.Кулиева һәм "бухгалтер" һөнәре буенча 4 нче курста белем алучы катнашты. Мультимедиа һәм музыкаль өлеш Алия Шәмсетдиновага йөкләнде.

Училище семинарда "Якташ сәхнә йолдызлары" секциясендә катнашырга теләк белдерде. Әлеге тема очраклы гына сайланмады. Данлыклы композитор Салих Сәйдәшев төп чыгышы белән безнең районның Өбрә авылыннан. Семинарга әзерлән-гәндә музей җитәкчесе Гөлназ Гыйниятуллина зур иҗади ярдәм күрсәтте. Аның катнашында Салих Сәйдәшевнең үзе һәм музыкаль әсәрләре турында тарихи материал тупланды. Укытучы Рузалия Кулиева һәм аның укучысы Ландыш Сапожникова Сәйдәшевнең тормыш юлын, аның иҗатын, кабатланмас үзенчәлеген бергә үреп, матур итеп тасвирладылар. С.Сәй-дәшев музее эше белән таныштырдылар. Башкаларныкыннан үзенә бер төрле булуы белән аерылып торган чыгыш залдагыларның игътибарын үзенә җәлеп итте һәм башкарылган эшкә югары бәя бирелде.

Рузалия Касыйм кызы Кулиева һәм Ландыш Сапожникова татарларның Бөтендөнья конгрессы башкарма комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Закиров кул куйган диплом һәм сертификат белән бүләкләнделәр. Биредә Муса Җәлил иҗатына багышланган митинг та булды.

Училище педагоглары Өбрәдәге Салих Сәйдә-шев музее җитәкчесе Г.Гыйниятуллинага ярдәм итүе өчен ихлас рәхмәт белдерәләр.

Виктор ФИЛИМОНОВ,

70 нче һөнәри училище директоры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев