Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Тарих белән элемтәне өзми саклаучылар

Биектауның Туган якны өйрәнү музеенда үз хезмәтләренә гашыйк кешеләр эшли. Музейлар көне алдыннан без шуларның берсе - Резедә Фазуллина турында сөйләргә булдык. Техник белем алуга һәм башка төрле эшләрдә тәҗрибә туплавына карамастан, тормыш аны барыбер балачагындагы теләгенә кайтара - ул кечкенәдән үк тормышын тарих белән бәйләргә хыялланган була. - Резедә...

Биектауның Туган якны өйрәнү музеенда үз хезмәтләренә гашыйк кешеләр эшли. Музейлар көне алдыннан без шуларның берсе - Резедә Фазуллина турында сөйләргә булдык.

Техник белем алуга һәм башка төрле эшләрдә тәҗрибә туплавына карамастан, тормыш аны барыбер балачагындагы теләгенә кайтара - ул кечкенәдән үк тормышын тарих белән бәйләргә хыялланган була.

- Резедә Равилевна, музейга килгәнче сез нинди тормыш юлы уздыгыз?

- Мин үзем Казаннан, кияүгә чыкканнан соң Коркачык станциясендә яши башладым. Казанга барып эшләве кыен булганлыктан, якынтирәдә кызыклырак эш эзләргә керештем. 1994 нче елда район мәгариф бүлегенә килдем, анда видеоинженер булып эшләдем. Мин төрле чараларны видеотасмага төшердем. 2006 нчы елда мәдәният бүлегенә күчтем, анда да видео-оператор булдым. Аннары музей ачылды. Мине бу өлкә нык кызыксындырды. Музей директоры Билал Шиһабетдинов мине фондларны төп саклаучы итеп чакырды һәм мин риза булдым.

- Техник хезмәтне экспонатлар белән эш-ләүгә алыштыру ничек булды соң?

- Техник белемнәрнең биредә дә кирәге чыкты, бигрәк тә башта. Ул чакта коллектив кечкенә, барысы да компьютер белән дә оста эш итә белми. Район буенча күп йөрүләрнең дә файдасы тиде. Мин авыл җирлекләре башлыклары, мәк-тәп директорлары, укытучылар, районның хөрмәтле кешеләрен белә идем инде.

- Сез һәрвакытта да шушындый хезмәт турында хыялланган идегезме?

- Үз вакытында минем тарих факультетына керәсем килгән иде, тик тормыш башкачарак булып чыкты. Музейда эшли башлаганнан соң белемем җитмәү нык сиздерә башлады, тарих бит ул - аерым өлкә, аның терминнары да башкача. Укырга җибәрүләренә дә бик сөендем. 2011 нче елда "Музей эше һәм һәйкәлләрне саклау" программасы буенча сән-гатьнең социологик-мәдәни өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институтын тәмамладым.

- Һәм нәтиҗәләр нинди булды инде?

- Бик ошады! Без бик күп музейларда, экскурсияләрдә булдык. Күпме белем бирде алар безгә! Укып чыкканнан соң яңа белемнәр белән эшкә килгәч, әле тагын камилләшергә кирәк булуын аңладым. Мондый белем белән эшләве дә, укуы да җиңеләйде, мин инде үземнең йомшак якларымны да, көчлеләрен дә белә идем.

- Төп саклаучы вазифасында сез ниләр белән шөгыльләнәсез?

- Минем һөнәрем бик кызыклы! Мин музей әйберләрен туплыйм, саклыйм һәм өйрәнәм. Иң мөһим бурычым нәкъ менә саклау. Фондлар - безнең өчен иң изгесе. Алар даими өйрәнелергә һәм тулыландырылырга тиеш. Башка музейларда экспонатларны өйрәнү белән шөгыльләнүче фәнни хезмәткәрләр бар, ә без биредә бөтенесен дә үзебез эшлибез (Резедә Равил кызы тартмадан калын дәфтәр алып күр-сәтте, анда һәр экспонатның тарихы җентекләп язылган иде).

- Бигрәк пөхтәләп язылган инде! Сез үз кулыгызга килеп кергән һәр әйберне шулай җентекләп өйрәнәсезме?

- Әлбәттә. Экспонатны кабул итеп алырга, тикшерергә, каян китерелүен, моңа кадәр кайда, кемдә булуын ачыкларга кирәк. Аннары ул исәпкә алына, документларда теркәлә. Музеебыз әле яшь, экспонатлар алай ук күп түгел, шуңа күрә бездә эш беркайчан да тукталып тормый.

- Ә карап-тәрбияләп тору да сезнең бурычмы?

- Әйе. Мин экспонатларны бозылу-зыян килү-ләрдән сакларга тиеш. Әнә 9 Майда урамда күргәзмә оештырылды, без Бөек Ватан сугышына караган экспонатларны алып чыктык. Һәркемнең аларны тотып карыйсы, тарихны күз алдына китерәсе килде. Ә ул каскалар, пуля, гильзаларга 70 ел диярлек бит! Алар күз алдында таркалалар. Минем максат - менә шуңа юл куймау.

- Бу кызыклы эшме?

- Мин Биектау районы тарихы белән нык кызыксына башладым. Район минем өчен икенче Туган илемә әверелде, биредә 26 ел яшим бит инде!

Кайвакыт кешеләр музейда эшләве кызык түгелдер, андагы экспонатларны карау да, эшләү дә күңелсездер, дип уйлыйлар. Әмма бу алай түгел. Бездә беркайчан да күңелсез булмый: без һәрвакыт эштә: экспонатлар эзлибез, аларның тарихын өйрәнәбез, стендлар, стена газеталары чыгарабыз, экспозицияләрне балалар, өлкәннәр өчен алыштырып торабыз. Бездә бик күп тематик чаралар уздырыла. Кайсы да булса теманы алып, аны тирәнгә кереп өйрәнә башласаң, аерыла алмыйсың - шулкадәр кызык. Аннары үзең белгәннәр турында башкаларга да җиткерәсе килә. Безнең хезмәт - һәрдаим аң-белемеңне арттыру һәм камилләшү.

- Сезгә кемнәр йөри?

- Төрле кешеләр. Башка шәһәрләрдән килүчеләр дә бар, тик нигездә биектаулылар йөри. Апрельдә, мәсәлән, музейда 500 кеше булды, ә бу айда инде 600гә җитте. Бездә күңелсез булса, алай йөрмәсләр иде!

- Укучылар исә сыйныфлары белән киләләр, борынгы әйберләрне кызыксынып карыйлар, аннары әбиләре һәм бабаларыннан калган әйберләрне үзләре дә алып киләләр. Безгә шулай ук өлкән буын вәкилләре дә йөри, кешеләр турында яңа мәгълүмат китерәләр, кайвакыт әй-берләр дә алып киләләр. Һәр шундый бүләк безнең өчен зур вакыйга, музей хезмәткәре өчен шуннан да кадерлерәк нәрсә юк!

- Алайса сезгә район халкы да булыша?

- Бик тә булышалар! Районга кемнәрдер килә, кемнәрдер китә, без барысын да белеп өлгерә алмыйбыз бит. Бәлки менә бу кеше бик тә талантлы, танылган кешедер, өендә борынгы әйберләр дә сакланадыр? Безнең бурыч - шундый кешеләрне эзләп табу. Музей директоры Билал Сәллах улы районның күп кешеләре белән таныш, ул бик күп белә, күп өйрәнә һәм үзенең кызыксынучанлыгы белән безне дә үз артыннан ияртә.

- Хезмәтегез турында тагын ниләр сөйләргә теләр идегез?

- Үзебезнең тату, бердәм, иҗади эшли торган коллективым турында әйтеп китәсем килә. Музейда без өчәү: директор Билал Шиһабетдинов, фондларны төп саклаучы мин һәм экскурсовод Нурия Шәрәфетдинова. Тагын 6 кеше техник персоналыбыз бар. Алар да гаять актив, белемле кешеләр, безгә нык булышалар.

Билал Сәллах улы зирәк фикерле кешеләрдән тырыш, эшчән коллектив туплады. Өбрәдә Салих Сәйдәшев музее филиалы бар. Музей мөдире Гөлназ Гыйниятуллина бик мавыгучан, иҗади эшли торган кеше.

Сүзгә экскурсовод Нурия Шәрәфетдинова кушылды:

- Район кешеләренә дә мөрәҗәгать итәсе килә. Өегездә дистә еллар буена чормаларда һәм чоланнарда тузан җыеп ята торган, беренче карашка кирәксез тоелган иске әйберләрегез булса, безгә алып килегез. Өйдә әйбер югалырга мөмкин, ә музей экспозициясендә ул, район халкына узганнар турында хәбәр итеп, чын хәзинә булып торачак. Кайбер экспозицияләрне бик тә киңәйтәсе килә. Менә, мәсәлән, бездә бары бер генә милли күлмәк бар. Кем белә, бәлки кемнәрнеңдер шкафында алар әллә ничәдер?

- Сез хезмәтегезне бигрәк тә күңел биреп башкарасыз икән...

- Шулай шул, - дип дәвам итте Резедә. - һөнәреңне яратсаң, ул синең бөтен барлыгыңны ала. Ә аны яратмый мөмкин түгел. Без, әйтерсең лә, узганнан киләчәккә алып бара торган йомгакны сүтәбез кебек. Аны тулысынча сүтеп бетерү өчен күп белем, тәҗрибә, зирәклек, төгәллек кирәк. Музей беренче сыйныф укучысына да, тарих белгеченә дә кызыклы булсын өчен заман белән бергә атлау да мөһим. Музейда һәр көн - яңа тарих, яңа ачыш. Килегез - үзегез дә күреп китәрсез.

Музей хезмәткәрләре белән аралашудан миндә җылы, якты хисләр калды. Әлеге бинадан чыкканда әйе шул, биредә киң күңелле, үзенең һәм аерым алганда һәр кешенең тарихын хөрмәт итә торган үзенчәлекле, иҗади карашлы кеше генә эшли алачак, дип уйлап куйдым. Музей - беренче карашка бик тә аңлаешлы булып тоелса да, гаять тирән һәм тиз генә очына чыгып булмый торган узганнарның ни дәрәҗәдә мөһим булуы белән таң калдыра торган урын. Шушы эшне җиренә җиткереп башкарулары өчен музей хезмәткәрләренә рәхмәт. Һөнәри бәйрәмегез белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев