Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Балалар күбрәк туган

Семиозерка авыл җирлеге 9 мең гектардан күбрәк мәйдан били. Аның территориясендә 6 авыл урнашкан һәм аларда 900 кеше яши. Аларны борчыган мәсьәләләр турында сүз узган атнада гражданнар җыенында барды. Очрашу чиста, матур Күлле мәктәбендә узды. Анда Биектау районы җитәкчеләре, район оешмалары һәм службалары вәкилләре катнашты. Биредә яшәүчеләрне борчыган проблемаларны тикшерергә...

Семиозерка авыл җирлеге 9 мең гектардан күбрәк мәйдан били. Аның территориясендә 6 авыл урнашкан һәм аларда 900 кеше яши. Аларны борчыган мәсьәләләр турында сүз узган атнада гражданнар җыенында барды.

Очрашу чиста, матур Күлле мәктәбендә узды. Анда Биектау районы җитәкчеләре, район оешмалары һәм службалары вәкилләре катнашты. Биредә яшәүчеләрне борчыган проблемаларны тикшерергә христианнар һәм мөселманнар берләшмәләреннән дин әһелләре дә килгән иде. Рәис Зарипов Семиозерка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын әле күптән түгел генә кабул итеп алганлыктан, аның чыгышы 2013 елда башкарылган эшләргә түгел, ә бәлки тырышлыкны тупларга кирәкле проблемаларга багышланды.

Әлеге территориянең уңай яклары - анда "СафПласт", "ТракКазаньЦентр" кебек эре предприятиеләр булу. "Тискәре" яклары - транзит, дача участоклары, ягъни вакытлыча торучы кеше-ләрнең күплеге. Шулай ук әлеге җирләрдә ярдәмче хуҗалыгы булган КМПО мөлкәтендә дә ачыклык юк.

Җыелышта катнашучылар кузгаткан төп мәсьәлә - су белән тәэмин итү. Челтәр Биектау коммуналь челтәренә тапшырылачак һәм шул вакытта, бәлки, аларга хезмәт күрсәтүдә тәртип урнаштырылыр. Клубны ремонтлыйсы бар.

Авыл мәктәбе тормышы турында аның директоры Айрат Сафин сөйләде. Мәк-тәптә 74 кеше белем ала һәм 18 укытучы эшли. Беренче сыйныфта - 16 укучы. Балалар бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыралар. Эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендәге I-III нче урыннар өчен бирелгән Мактау грамоталары белән тулган стена уңышларны күрсәтеп тора. Мәктәп ашханә өчен 4700 кг яшелчә әзерләгән, теплица алган.

Укытучылар грант ярдәме алу конкурсларында даими катнашалар. Мәктәп яны участогы, иң яхшы тәҗрибә участогы буларак, Татарстан Республикасының Агросәнәгать премиясе белән билгеләп үтелгән. Күлле мәктәбе укучылары һәм укытучыларының уңышлары турында әле күп сөйләргә булыр иде.

Җыенда район власте вәкилләре залга җыелучылар белән аралаштылар. Халыкның сорауларына Биектау районы башлыгы Рөс-тәм Кәлимуллин, башкарма комитет җитәкчесе Раил Зәйнуллин, төрле оешмалар вәкилләре җавап бирде.

Реклама

- Сез, әлбәттә, бик уңайлы урында яшисез. Киләчәгегез дә алга таба үсә торган. Предприятиеләр булса, эш урыннары да булыр, - диде Раил Зәйнуллин. - Бу үз чыгымнарын капларлык итеп эшләүче бердәнбер җирлек.

Шигалида күптән түгел участок вәкиле өчен йорт-офис файдалануга тапшырылды. Хәзер биредә яңа фельдшер-акушерлык пункты да кирәк. Аннары бу урыннарда шәхси торак төзелеше башларга планлаштыралар.

Күлле бистәсендә аның төп гүзәллеге - күлгә дә игътибар таләп ителә. Аны чистарту һәм экологик яктан сәламәтләндерүгә шактый акчалар кирәк булачак.

Тагын бер проблема - балалар бакчасы. Әлегә биредә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үз канаты астына алырга теләүче гаилә табылса, гаилә балалар бакчасы ачып карарга була.
Бу эштә районның мәгариф бүлеге булышмый калмас, әмма шулай да халык үзе башлап йөрергә тиеш.

Бу якларда кешеләр терлек асрамый башладылар диярлек. Беренчедән, барысы да шәһәрдә эшлиләр, икенчедән, терлекләрне көтәрлек һәм азык әзерләрлек урын юк. Мондый дәлилләргә карата район башлыгы Күлле халкын эшлеклерәк булырга, бер нәрсә килеп чыкмый икән, икенчесенә тотынырга чакырды. Фермер Василий Ванеев бөтенесенә үрнәк. Ул сыерлар һәм дуңгызлар асрый, азыклы урыннар таба.

Җирлек буенча узган ел балалар туу үлүчеләргә караганда күбрәк булган. Бу, әлбәттә, шатлыклы күренеш. Балалар саны да арткан, шундый әйбәт мәктәпне ябарга яки 9 еллыкка калдырырга кирәк булмаячак.

Күлледәге мондый файдалы очрашу шушындый күңелле яңалык белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X