Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Дачное бистәсендә җыеннар узган

Дачное бистәсендә һәм Семиозерка авыл җирлекләрендә узган җыеннарда территорияләрне төзекләндерүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр тикшерелде. Учхоздагы җыелышта Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская катнашты. Җирлек башлыклары Евгений Ларин һәм Рәис Зариповның 2013 елда башкарылган эш турындагы отчетларын, җирле бюджет оешмалары җитәкчеләре чыгышларын тыңлаганнан соң, җыелышта катнашучылар үзләрен дулкынландырган...

Дачное бистәсендә һәм Семиозерка авыл җирлекләрендә узган җыеннарда территорияләрне төзекләндерүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр тикшерелде. Учхоздагы җыелышта Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская катнашты. Җирлек башлыклары Евгений Ларин һәм Рәис Зариповның 2013 елда башкарылган эш турындагы отчетларын, җирле бюджет оешмалары җитәкчеләре чыгышларын тыңлаганнан соң, җыелышта катнашучылар үзләрен дулкынландырган проблемаларны кузгаттылар. Дачноеда бу - балалар бакчасына капиталь ремонт ясау, торак хуҗалары ширкәте эшчәнлеге, Казансу аша узучы күперне тәртиптә тоту. Күлледә - су белән тәэмин итү, фельдшер-акушерлык пункты төзү, гаилә балалар бакчасы оештыру.

Реклама

Җыелышларда Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, башкарма комитет җитәкчесе Раил Зәйнуллин, башкарма комитет бүлекләре һәм район службалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев