Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Зур оркестрда уйный

2014 нче ел - Мәдәният елы Учхоз мәктәбе өчен истәлекле вакыйгадан башланды. 26 гыйнварда Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залында «Достояние Республики» дип аталган яшьләр симфоник оркестры концерты булды. Аны шәһәр мэры Илсур Метшин ачып җибәрде. Ул яшь музыкантларның талантына һәм тырышлыгына соклануын белдерде һәм яшь оркестрның килә-чәккә планнары...

2014 нче ел - Мәдәният елы Учхоз мәктәбе өчен истәлекле вакыйгадан башланды.

26 гыйнварда Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залында «Достояние Республики» дип аталган яшьләр симфоник оркестры концерты булды. Аны шәһәр мэры Илсур Метшин ачып җибәрде. Ул яшь музыкантларның талантына һәм тырышлыгына соклануын белдерде һәм яшь оркестрның килә-чәккә планнары турында сөйләде. Оркестрга Александр Сладковский җи-тәкчелек итә.

Бу вакыйгага безнең ни катнашыбыз бар дип уйларсыз, бәлки. Эш шунда, бу оркестрның бер скрипкачысы безнең мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Родион Малязин. Ул Казанның 9 нчы сәнгать мәктәбендә 5 яшьтән скрипкада уйнарга өйрәнә. Инде уңышлары да күзгә күренә. Родион - шәһәрдә үткә-релгән күп кенә конкурсларның җиңүчесе һәм призеры. Ул остазыннан бик уңды - Родионны Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, югары категорияле укытучы Л.М.Закирҗанова укыта.

Яшьләр оркестрының беренче чыгышы җәй көне Универсиада вакытында «Ак сирень» («Белая сирень») фестивале кысаларында узды. Ә гыйнвар аенда оркестр Югары Ослан һәм Яшел Үзәндә уңышлы чыгыш ясады.

Менә шулай килеп чыга инде: республикабыз өчен истәлекле вакыйга безнең өчен дә бик мөһим.

Родион Малязин скрипкада бик яратып уйный. Кем белә, бәлки аннан күренекле музыкант чыгар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев