Уңышлар да, кимчелекләр дә, киләчәккә планнар да игътибардан читтә калмады
Авыл җирлекләрендә узган гражданнар җыеннарында сүз нигездә бер үк төрле проблемалар турында бара. Халык су белән тәэмин итү, юллар һәм кү-перләр салу, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм медицина пунктлары төзү мәсьәләләрен кузгаталар. Шушыларны күздә тотканда район үзәгендә барлык проблемалар күптән хәл ителгән кебек тоелырга мөмкин. Әмма Биектау станциясендә яшәүчеләрнең узган атнада...
Авыл җирлекләрендә узган гражданнар җыеннарында сүз нигездә бер үк төрле проблемалар турында бара. Халык су белән тәэмин итү, юллар һәм кү-перләр салу, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм медицина пунктлары төзү мәсьәләләрен кузгаталар.
Шушыларны күздә тотканда район үзәгендә барлык проблемалар күптән хәл ителгән кебек тоелырга мөмкин. Әмма Биектау станциясендә яшәүчеләрнең узган атнада булган җыелышы биредә проблемаларның башка авылларга караганда бер дә ким булмавын күрсәтте. Болар күп квартиралы йортлардагы ремонтның сыйфаты да, урамнарны яктырту да, балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итү дә...
Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Иван Варламов үзенең отчет докладында, уңышлар һәм җитешсезлекләр, киләчәккә планнарны билгеләп, поселок тормышының барлык якларына да кагылды.
Белешмә
Красносельский авыл җирлеге территориясендә 6 торак пункт - Биектау станциясе, Новый, Киндерле, Березовка, Урманче һәм "Каменка" санаторие бистәләре урнашкан. Анда 4816 кеше яши, шуларның 3079ы - район үзәгендә. 2013 елда 53 бала туган, 45 кеше гүр иясе булган.
- Авыл җирлеге балансында 96 күп квартиралы йорт исәпләнә, - дип билгеләп үтте авыл жирлеге башкарма комитеты житәкчесе Иван Варламов. - Шуларның 34е яшәү өчен яраксыз (аварияле) дип танылды, бу 132 квартира. Быел 14 йорттан кешеләр квартираларга урнаштырылыр, дип көтелә.
Соңгы елларда район үзәге күзгә күренеп үзгәрде. Ул чистарды, күркәмләнде. Җәй айларында урамнар чүп-чардан чистартыла, юл читләрендәге чүп үләннәре чабыла, чәчәклекләр күбәйде. Кыш көне юллар һәм тротуарлар кардан арындырыла. Җиңү паркы һәм фонтан янындагы мәйдан халыкның яраткан ял итү урынына әверелде.
- Июнь аенда "Чиста шәһәр" фирмасы белән каты көн-күреш калдыкларын чыгаруга килешү төзелде, - диде Иван Варламов үзе-нең чыгышында. - Алар зур күләмле чүп-чар өчен 6 бункер, 30 контейнер куйдылар, "Каменка" санаторие бистәсеннән, Урманчедан каты көнкүреш калдыкларын җыеп алу оештырылды.
Район үзәгендәге Профсоюзная урамының бер өлешенә, Новый бистәсендәге юлга асфальт җәелде. Тимер юл буеннан Биектау станциясеннән Киндерлегә кадәр юл салу планлаштырыла. Бу Каменкага таба Чернышевский урамыннан узучы тар юлдагы хәрәкәтне бераз киметергә мөмкинлек бирер. Үзара салым акчасына Чернышевский урамыннан Каменка тукталышына кадәр урамнарны яктырту линиясен сузу күздә тотыла.
Күп квартиралы йортларга ремонт дәвам итә. Быел Комсомольская урамындагы йортларда 178 квартираны һәм хәрби шәһәрчекнең Березовая урамындагы 46 квартираны аерым җылытуга күчерү планлаштырыла. Эшләр җылыту сезоны тәмамланганнан соң башланачак. "Рябинушка" балалар бакчасы капиталь ремонт программасына кертеләчәк.
Станция урамында социаль ипотека буенча 285 квартиралы йорт төзелә, авария хәлендәге торактан күчерү өчен 12 квартиралы йорт төзелә башлый.
1 нче Биектау урта мәктәбе эшчәнлеге турында аның директоры Елена Гыйльманова сөйләде.
- 2013-2014 нче уку елы 1 нче Биектау мәктәбе укучыларының казанышларын тагын да арттыра, - диде Елена Сергеевна. - Олимпиадаларның муниципаль дәрәҗәсе нәтиҗәләре буенча бездә 6 җиңүче, 14 призлы урынны яулаучы бар. Мәктәп муниципаль тур буенча районда икенче урында. 1 нче мәктәп сәламәтлек буенча "Көмеш дәрәҗә"гә ия.
Быелгы уку елында мәктәптә 344 бала белем ала, 22 сыйныф-комплект оештырылды; 7 сыйныфта тәрбия татар телендә алып барыла. Укытучылар коллективы 37 педагогтан тора, шуларның 17се - шушы мәктәпне тәмамлаучылар. Быел беренче сыйныфка 36 бала килде, 11 нче сыйныфларда 23 укучы белем ала. 1995 елдан мәктәптә профильле укыту кертелде. Профильле фәннәр буенча нәтиҗәләр югары. Мәсәлән, Влада Князева рус теле буенча 100 балл, Энҗе Зиннәтуллина инглиз теле буенча 95 балл, Алсу Кашапова 90 балл туплады.
Хәзерге вакытта медицина кабинетын лицензияләү һәм мәктәпне "Алтын дәрәҗә" алуга әзерләү эшләре бара.
Мәктәп директоры спорт эшен алга җибәрү турында тәфсилләп сөйләде.
- Безнең мәктәп укучысы Михаил Миндрюков өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә җиңде, Казанда узган Бөтенроссия турнирында призлы урынны яулады. Камил Рәхимов, Булат Мәрдәнов, Альберт Насыйбуллин, Алмаз Алиев призлы урыннар яуладылар, мәктәп командасы спартакиадада өченче урынны алды.
Укытучылар да укучыларыннан артта калмаска тырышалар: тарих укытучысы Илнар Фатихов 2013 елда мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында җиңү яулады, физкультура укытучысы Сергей Фомин "Милләтләр кроссы-2013"тә өченче урынны, физкультура укытучысы Солтан Биккениев армрестлинг буенча ветеран укытучылар арасында район конкурсында 1 нче урынны, Гөлназ Насыйбуллина "Россия чаңгы юллары-2013" муниципаль турда 1 нче урынны, тарих укытучысы Ленар Камалов тимераякта шуу спорты буенча 3 нче урынны алды. Мәктәп директоры шулай ук укучыларның төрле конкурсларда ирешкән уңышларын да билгеләп үтте.
Бүген район үзәгендә яшәүчеләрне дулкынландырган иң җитди проблемаларның берсе - балаларны мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә урыннар белән тәэмин итү. Шуңа күрә "Рябинушка" балалар бакчасы мөдире Чулпан Гыйлаҗетдинованың чыгышы зур кызыксыну уятты.
САННАР
"Рябинушка" балалар бакчасы 1984 нче елдан бирле эшли. Хәзер анда 144 бала йөри, барлыгы 7 төркем. 60 бала урын көтә, шуларның 42се - 1 яшьтән алып 3 яшькә кадәргеләр.
Узган елгы нәтиҗәләр буенча "Рябинушка" балалар бакчасы "Иң яхшы балалар бакчасы-2013" дигән исемгә лаек булды. "Ел тәрбиячесе-2013" район конкурсында Красносельский балалар бакчасы педагогы Елена Кириллова җиңү яулаган. 2011 һәм 2012 елларда җиңү яулаучылар да шушы балалар бакчасыннан иде. Музыка җитәкчесе Лариса Кручинина педагоглык осталыгының халыкара конкурсында җиңеп чыккан. Бакча мөдире учреждение территориясен төзекләндерүдә ярдәм итүләре өчен иганәчеләргә һәм ата-аналарга рәхмәт белдерде.
Район үзәге халкы белән очрашуда катнашкан район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, аның урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, район прокуроры Минакдас Шәрәпов, шулай ук социаль яклау, мәшгульлек бүлекләре, пенсия фонды начальниклары, башка службалар җитәкчеләре залдагыларның сорауларына җавап бирделәр.
- Район үзәгендә тагын бер балалар бакчасы төзеләчәкме?
- Әлегә юк. Хәзерге вакытта районда балалар бакчалары Биектау һәм Ямаширмә авылларында төзелә.
Ә менә район үзәгендәге "Каенлык" ясле-бакчасының нинди хәлдә булуы турындагы сорау бирелми калды. Ясле балалары тәрбияләнә торган учреждениедә суүткәргеч һәм канализация булмауны нормаль күренеш дип санап булмый, ә ризык әзерли торган урын һәм бәдрәф бөтенләй ишегалдында.
Сүтелергә тиешле аварияле баракларда яшәүчеләр уңай җавап ишетергә өметләнеп кил-гәннәр. Район җитәкчеләре аларны район 2013 елда тузган торакны бетерү һәм анда яшәүче-ләрне күчереп урнаштыру программасына керде, дип ышандырдылар. Әлеге программа 2017 елга кадәр эшләячәк һәм бу вакытка инде бездә аварияле биналар калмас, дип өметләнергә була.
Милек хокукын ничек теркәргә, дигән сорауга Биектау авылының Мичурин урамындагы 17 нче йортта яшәүчеләр - өч елдан бирле үз квартираларын терки алмаучылар җавап ишетергә теләделәр. Мәсьәләне теркәү палатасы вәкиле, прокурор белән бергә уйлашканнан соң, район җитәкчеләре уңай җавапка торак фонды һәм суд аша ирешергә кирәк, дигән карарга килделәр.
Җыелышта шулай ук Каменкадан Чернышевкага кадәр автобус җибәрү, тимер юл күперен яктырту, үзара салым акчасын кая түләү, Комсомольская урамындагы йортларга ясалган ремонтның сыйфатсыз булуы, кар чистарту һәм башка мәсьәләләр кузгатылды. Аларның күбесенә "Вавилон-жилбытсервис" идарә компаниясе директоры Рифкать Сәмигуллин тулы җаваплар бирде. Ул халыкны үзләре яши торган йортларга карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга, кар чистартканда комачауламас өчен автомашиналарны юл уртасында калдырмаска чакырды. Йортларны да, урамнарны да, бистәнең үзен дә халык ярдәме белән генә тәртиптә тотарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев