Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Иң мөһиме – үсеш юлында туктамаска

2014 елның 17 февралендә Биектау муниципаль район Советының утыз җиденче утырышы булды. Көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә - социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2014 елда тормышка ашырыласы бурычлар. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры - Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры Марат Әхмәтов катнашты. Безнең районда ул ветеринария берләшмәсендә, "Биектау" Боз сараенда булды,...

2014 елның 17 февралендә Биектау муниципаль район Советының утыз җиденче утырышы булды. Көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә - социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2014 елда тормышка ашырыласы бурычлар.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры - Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры Марат Әхмәтов катнашты. Безнең районда ул ветеринария берләшмәсендә, "Биектау" Боз сараенда булды, үзәк мәдәният йорты каршында җәелдерелгән күргәзмәдә Биектау районы предприятиеләрендә җитештерелә торган продукция белән танышты. Мәдәният йорты фойесында министр "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте, куяннар үрчетүче нәсел заводы, халык һөнәрчелеге, Усад спирт заводы экспозицияләрен һәм районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре күргәз-мәсен карады.

Утырышта шулай ук Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Зиятдинов катнашты.

Реклама

Утырышта Биектау муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Рөстәм Кәлимуллин доклад белән чыгыш ясады. Фикер алышуларда район Советы депутаты, Ямаширмә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөх-тәров һәм Усад спирт заводы инженеры Андрей Бондаренко катнашты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов биектаулылар алдына терлекчелектә һәм үсемлекчелектәге күрсәткечләрне яхшырту буенча мөһим бурычлар куйды. Районның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге элекке абруен кире кайтаруын теләде.

Утырыш тәмамланганнан соң эштә аеруча тырышлык күрсәткән алдынгы биектаулыларга республиканың югары бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев