КӨН ТЕМАСЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бездә – яңа прокурор
Дүшәмбе көнне Биектау районына эшкә яңа прокурор килде. Әлеге вазифаны шушы көннән өлкән юстиция советнигы Минакдас Әхтәм улы Шәрәпов башкарачак. Моңа кадәр ул Питрәч районы прокуроры булып эшләгән. Республика прокуроры Илдус Нафиков ун ел буена Биектау районы прокуратурасын җитәкләгән Фәнис Гайфуллинга уңышлы эшләве өчен рәхмәт белдерде. Аңа "Биектау муниципаль районын...
-
«Тамчы-шоу»да катнаштык
Безнең мәктәп укучылары күптөрле мәк-тәп, район, республика, бөтенроссия күләмендә уздырылган бәйгеләрдә актив катнашалар. Бәйгеләрнең берсе - "ТНВ" каналында уздырыла торган "Тамчы-шоу" - интеллектуаль-күңел ачу бәйгесе. Бу бәйгедә мин - Ахмитянова Алинә һәм 8 нче сыйныф укучылары Шәрәфиева Диләрә белән Сәлахетдинова Лилия катнаштык. Бу чарага безне мәктәбебезнең татар теле һәм татар...
-
Оешма җитәкчеләре чыгарылыш курс студентлары белән очрыштылар
Кичә Биектау Үзәк мәдәният йортында район җитәкчеләре, оешма һәм предприятие вәкилләренең ВУЗларның чыгарылыш курс студентлары белән очрашуы булды. Очрашу бик кызыклы узды. Студентлар да үз фикерләрен һәм теләкләрен белдерергә мөмкинлек алдылар. Менә аларның кайберләре. Дарья Пожарская, КФУ студенты, булачак физика һәм информатика укытучысы үзенең киләчәк эше турында болай сөйли: -...
-
Юмарт иганәчеләр
Юмарт иганәчеләр ярдәменнән башка районда бер генә киң масштаблы акция дә, бер бәйрәм, бер Сабантуй да үтми. Аларга ярдәм сорап социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, спорт ярышлары оештыручылар да, дини учреждениеләр җитәкчеләре дә мөрә-җәгать итә. Кагыйдә буларак, мөрәҗәгатьләре җавапсыз калмый. «Биектау» хәйрия фонды районда инде беренче елын гына эшләми. Анда җыелган акчалар...
-
Биектау боксчылары призлы урыннарда
25-26 нче гыйнварда Кукмарада үсмерләр, юниорлар һәм өлкәннәр арасында бокс буенча республика турниры булды. Анда Вятка Аланы, Кукмара, Байлар Сабасы, Шәймәрдан, Мамадыш, Биектау һәм Арчадан 90 спортчы катнашты. Үсмерләр арасында үз үлчәү категориясендә Олег Новиков (30 кг), Дмитрий Рыбин (75), Әмир Галиев (68) беренче урыннарны яуладылар. Әлфис Гайнуллин (36 кг)...
-
Бу спортта көчсезләргә урын юк
Узган ял көннәрендә һава торышы бик суык булуга карамастан, Усадта кышкы бозлы юлда автомобиль узышлары буенча Россия Кубогының сайлап алу этабы, Татарстан Республикасы Кубогының «Милли» һәм «Берләштерелгән» зачет төркемнәрендә беренче этап ярышлары уздырылды. Кышкы бозлы юлдагы узышлар автомобиль спортының иң кызыклы, экстремаль һәм иң зур тизлекле төрләреннән берсе санала. Бу...
-
Пенсияләр арта
2014 елда Россия пенсионерларының хезмәт пенсияләре ике мәртәбә күтәреләчәк. Беренче индексация 1 февральдә булачак - хезмәт пенсияләре 2013 елгы куллану бәяләре дәрәҗәсе буенча, икенче тапкыр - 1 апрельдә - бер пенсионерга исәпләгәндә 2013 елда Россия Пенсия фонды керемнәре үсеше дәрәҗәсе буенча. Августта исә эшләүче пенсионерларның хезмәт пенсияләре гадәттәгечә яңадан исәпләнеләчәк....
-
Сәламәтлегеңне яшьтән сакла
Бөреле мәдәният йортында, башлангыч сыйныф укучыларын чакырып, мавыктыргыч чара уздырылды. Алар өчен сәламәт яшәү рәвеше турында танып-белү программасы әзерләнде. Очрашуда катнашучылар мәктәп баласының көн режимының һәм шәхси гигиенасының аның сәламәтлегенә йогынты ясавы, урындыкта төз утыруның ничек мөһим булуы турында белделәр. Балаларның умырткалыгы чыныкмаган була, шуңа күрә аның кәкрәюе бик ихтимал....
-
Кайда күпме сөт савыла?
Беренче графа - хуҗалыклар, икенче - 2014 елның 23 гыйнварында һәр сыердан савылган сөт (килограммнарда), өченче - узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда артык (+) яки ким (-). "Әсән" "Татарстан" "Красная заря" "Битаман" "Серп и молот" "Татмелиорация-Агро" "Ватан" "АгроСтар" "Бөреле" "Суыксу" "Правда" КФХ А.Алимова КФХ Р.Шәйхетдинов КФХ М.Латыйпова КФХ...
-
Җырчыларыбызны «ТНВ»дан карадык
Узган шимбәдә районның иң оста җырчылары «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашты. Конкурс өч яшь категориясендә барды, һәркайсында телевизор караучыларга дүртешәр кеше үз сәләтен күрсәтте. Мәктәп укучылары арасында иң яхшылар дип Гөлинә Шәйхетдинова һәм Адель Равилов танылды. Ветераннар арасында Галия Камалова белән Фәния Шәрәповага уңыш елмайды. Урта буын җырчылар арасында сайлап алу...
-
Чыпчык авылында храм ачылды
Чыпчык авылында яңа туган елның беренче көннәрендә «Архистратиг Божий Михаил» храмын ачу тантанасы булды һәм бу көнне беренче тапкыр Илаһи литургия башкарылды. Аны Биектау округы благочинные иерей Виталий Ульянов үткәрде. Храм Казан епархиясе, Казан һәм Биектау районы иганәчеләре, шулай ук җирле халык ярдәмендә кыска срокларда төзелеп, файдалануга тапшырылды. Бу көнне...
-
Район җитәкчеләре предприятие хезмәткәрләре белән очрашты
Бүген "Поворотный круг" предприятиесендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Илгизовна катнашында компания җитәкчеләре һәм хезмәт коллективы белән очрашу булды. Район башлыгы урынбасары район казанышлары, икътисад үсешендәге уңай һәм кимчелекле яклар турында сөйләде. Район тормышындагы уңышлар безнең кулда икәнен ассызыклады. Әгәр нәрсәне дә булса үзгәртергә теләсә, үзебездән башларга кирәк: "Җитәкчеләр буларак, безнең...
-
Лауреат исемен алды
Биектау районының тугыз авыл хуҗалыгы белгече "Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" дигән 100 мең сумлык грантка лаек булдылар. Алар арасында "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән өч хезмәткәр, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятеннән - өч, "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән - ике һәм "Красная заря" җитештерү-авыл хуҗалыгы кооперативыннан бер хезмәткәр...
-
Алда – зур бурычлар
Биектау муниципаль районы башкарма комитетының беренче киңәйтелгән киңәшмәсендә яңа елда хезмәт коллективларында хәл ителергә тиешле бурычлар билгеләнде. Утырышны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Билгеле булганча, 2014 нче ел Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы дип игълан ителде. Ә безнең район аны тагын иске биналар һәм корылмаларны сүтү елы дип тә...
-
ТР Премьер-министры, Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Биектау районы “Әсән” хуҗалыгында булды
Соңгы елларда агросәнәгать комплексын үстерүгә зур игътибар бирелә. Һәм авылга килүче инвесторлар эш нәтиҗәләренең башлангыч чорда ук күренмәячәген, табыш алганчы байтак тырышлык куярга кирәк булачагын аңлыйлар. Районыбызның Алан-Бәксәр авылында урнашкан "Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәте - сүзнең туры мәгънәсендә иң яшь хуҗалыкларның берсе, ул оешканга әле бер ел да юк. Әмма...