Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Максат, бурычлар билгеләнде

Арчада наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору эшен оештыру буенча семинар булды. Анда район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, район прокуроры Минакдас Шәрәпов, "Биектау" муниципальара полиция бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Эдуард Хәбибуллин, районның наркотикларга каршы комиссиясе секретаре Эльза Галиева катнашты. Семинарда республикада наркотикларга кагылышлы хәл; наркотиклар янавына каршы торуда чорның яңа...

Арчада наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору эшен оештыру буенча семинар булды.

Анда район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, район прокуроры Минакдас Шәрәпов, "Биектау" муниципальара полиция бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Эдуард Хәбибуллин, районның наркотикларга каршы комиссиясе секретаре Эльза Галиева катнашты.

Семинарда республикада наркотикларга кагылышлы хәл; наркотиклар янавына каршы торуда чорның яңа таләпләре; психикага йогынты ясаучы матдәләргә бәйлелеккә профилактика һәм башка мәсьәләләр каралды. Семинарда катнашучылар шулай ук наркотиклашуга юл куймау бурычларын тормышка ашыруда наркотикларга каршы муниципаль комиссияләр һәм наркотикларга каршы пропагандада массакүләм-мәгълүмат чараларының роле турында сөйләделәр.

Фото sibay-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев