Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

“Татарстанда урман янгыны булмаса да, бу тынычланырга сәбәп түгел”

Татарстанның Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Министрлар Кабинетындагы брифингта менә шулай диде. Узган ел Россиядә урман янгыннары 2 мең гектар җирне яндырды. Янгыннар саны өч тапкырдан күбрәккә артты, урманнар биш тапкыр диярлек күбрәк янды. Наил Мәһдиев Татарстанда янгыннар мәсьәләсендә һәр дүрт ел саен бер хәл кабатлана, дип билгеләп үтте. Республикада...

Татарстанның Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Министрлар Кабинетындагы брифингта менә шулай диде. Узган ел Россиядә урман янгыннары 2 мең гектар җирне яндырды. Янгыннар саны өч тапкырдан күбрәккә артты, урманнар биш тапкыр диярлек күбрәк янды.

Наил Мәһдиев Татарстанда янгыннар мәсьәләсендә һәр дүрт ел саен бер хәл кабатлана, дип билгеләп үтте. Республикада "кызу" чор башлана, 2010 нчы елның җәен генә искә төшерү дә җитә. Ул чакта Татарстанда 99 янгында 168 гектар урман янды. Шундый ук хәл 2006 нчы һәм 2002 нче елларда күзәтелде.

Фаҗигаләрне еш кына гади кешеләр китереп чыгара, үзләре үк зыян да күрәләр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада ел башыннан коры үләннәргә ут кабып, 24 янгын чыккан. Анда 1 кеше һәлак булган һәм 3 кеше имгәнгән. Бүгенге көндә Татарстанда бер генә урман янгыны теркәлмәсә дә, министр хәлне "катлаулы һәм борчулы", дип бәяли.

Наил Мәһдиев республикада кызу көннәр башлануы, шулай ук күрше төбәкләр: Башкортостан, Киров һәм Түбән Новгород өлкәлә-рендә янгыннар чыгуы турында сөйләде.

- Кабатланулар, ни кызганыч, була торган хәл. Хәзер 2014 нче ел. Һәм без бөтен көч белән 2010 нчы елгы борчулы күренешкә юл куймаска тырышабыз, - дип өстәде Мәһдиев. - Ведомство барлык зарури чараларны уздырды, техника һәм кешеләр әзер, - дип тынычландырды ул.

Агымдагы елда урман янгыннары килеп чыгуга юл куймауга һәм булганнарын сүндерүгә федераль һәм республика бюджетыннан Татарстанга 40 млн. сум диярлек акча бүлеп бирелде. Соңгы өч елда акча тотылмады. Наил Мәһдиев аңлатканча, "янгын да юк, чыгымнар да юк". Министр, алдагы еллардагы хәл-ләрнең кабатлану куркынычы булса да, акчаның быел да кирәге чыкмас, дип өметләнә.

- Сүндерү - икенче эш, - дип билгеләп үтте урман хуҗалыгы министры. - Әйбәт хуҗа беренче эш итеп урман янгыннарына юл куймый. Әгәр аларга юл куйганбыз икән, димәк, без - начар хуҗалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев