Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Хөрмәтле музей хезмәткәрләре!

Ел саен 18 нче майда бөтен дөньяда музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр, һәркайда бәйрәм кичәләре һәм очрашулар уздырыла. Аларда гадәттә музейларның барлыкка килү тарихы, экспонатлар туплау, музейларны оештыручы кешеләр турында сөйлиләр. Музейда эшләүче һәркем - бөтен күңелен биреп башкара торган эшенең чын остасы. Кадерле музей хезмәткәрләре! Ихлас күңелебездән...

Ел саен 18 нче майда бөтен дөньяда музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр, һәркайда бәйрәм кичәләре һәм очрашулар уздырыла. Аларда гадәттә музейларның барлыкка килү тарихы, экспонатлар туплау, музейларны оештыручы кешеләр турында сөйлиләр. Музейда эшләүче һәркем - бөтен күңелен биреп башкара торган эшенең чын остасы.

Кадерле музей хезмәткәрләре! Ихлас күңелебездән сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Халыкның иң кыйммәтле байлыгын - аның тарихын саклавыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Сез аны дөньяның барлык почмакларыннан бөртекләп җыясыз, туплыйсыз һәм безгә гасырлар хәтерен яңарту мөмкинлеге бирәсез. Һәр кеше дә үз гомерендә бер генә тапкыр булса да «вакыт машинасында» сәяхәт итәргә хыяллангандыр, ә сез исә - шушы хыялны тормышка ашыручылар. Без сезгә эшегезнең гөрләп алга баруын, үзегезнең сәламәт һәм бәхетле булуыгызны телибез. Катлаулы һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын. Эшегез канәгатьлек хисе һәм шатлык китерсен.

Ринат САБИРҖАНОВ,

Биектау муниципаль районы

башкарма комитетының

мәдәният бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев