Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Район үзәгендә – Җиңү көне

Бөек Җиңүнең 69 еллыгын район үзәгендә 9 Май иртәсендә бәйрәм иттек. Бәйрәм хәрби техника парады белән башланып китте. Биектау урамнарыннан, тантаналы төстә, утызлап сугыш еллары машиналары узды. Монда фронтовик-җиңүчеләрне өйләренә алып кайтучы вагон таккан паровоз да, танк, "катюша", җиңел машиналар рәвешендә ясалган техникалар, хәтта кораллы хәрби катер да бар иде....

Бөек Җиңүнең 69 еллыгын район үзәгендә 9 Май иртәсендә бәйрәм иттек. Бәйрәм хәрби техника парады белән башланып китте. Биектау урамнарыннан, тантаналы төстә, утызлап сугыш еллары машиналары узды. Монда фронтовик-җиңүчеләрне өйләренә алып кайтучы вагон таккан паровоз да, танк, "катюша", җиңел машиналар рәвешендә ясалган техникалар, хәтта кораллы хәрби катер да бар иде.

Техника парадыннан соң Геройлар аллеясында бәйрәм митингы булды. Анда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан президенты вәкиле Сәрия Сабурская, район ветераннар советы рәисе Билал Шиһабетдинов, районның хәрби комиссары Александр Найденов чыгыш ясадылар. Мәктәп укучылары ветераннарга чәчәкләр тапшырдылар.

Геройлар аллеясында быел тагын бер бюст артты. Тантаналы рәвештә, Социалистик Хезмәт Герое, якташыбыз Кәримулла Хәким улы Ибәтуллин һәйкәле ачылды. Һәлак булган биектаулылар һәйкәленә венок һәм чәчәкләр салдылар. Постта "Бердәм Россия"нең "Яшь гвардия"се әгъзалары, Биектау мәктәпләре укучылары торды.

Митинг тәмамлангач, ветераннар Район хакимияте каршында фотога төштеләр. Район башлыгы - "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Рөстәм Кәлимуллин сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев