Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Алдынгылар бүләк ала

    Чәчү дәвам итә. 13 нче майга Биектау районында игеннәр 21200 гектарда чәчелде, шуларның 16204 гектарын бөртекле сабан культуралары: арпа, солы, борчак, бодай, вика биләп тора. Әлеге эшне "Битаман" һәм "Агрохолдинг" җаваплылыгы чикле ширкәтләре беренчеләрдән булып тәмамладылар. "Серп и молот", "Татарстан", "Суыксу", "Правда", "Әсән", "Каенлык" финиш сызыгына якынлаштылар. "Бөреле" ябык акционерлык...

    Чәчү дәвам итә. 13 нче майга Биектау районында игеннәр 21200 гектарда чәчелде, шуларның 16204 гектарын бөртекле сабан культуралары: арпа, солы, борчак, бодай, вика биләп тора.

    Әлеге эшне "Битаман" һәм "Агрохолдинг" җаваплылыгы чикле ширкәтләре беренчеләрдән булып тәмамладылар. "Серп и молот", "Татарстан", "Суыксу", "Правда", "Әсән", "Каенлык" финиш сызыгына якынлаштылар. "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә бәрәңге утырта башладылар, яшелчә культураларын чәчәргә керештеләр.

    Басуда эшләр ничек кызурак барса, культивацияләүдә, чәчүдә, катоклауда, дисклауда җиткерелгән заданиеләрен арттырып үтәүче механизаторлар сафы да тулылана төшә. Агымдагы атна башына ирешелгән уңышлары өчен 21 кеше бүләкләнде. Җиңү көне алдыннан "Правда"дан Наил Хөснетдиновка һәм "Бөреле"дән Виктор Булычевка алдынгы флагы, премия һәм Рәхмәт хаты тапшырдылар.

    Агымдагы атнаның дүшәмбесендә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чәчүдә эшләүче тракторчыларга удар хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү максаты белән ике хуҗалык басуында булды. Бу көнне "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятеннән Рамил Шәяхмәтов (өстәге рәсемдә), "Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Илгизәр Галиуллин һәм Рөстәм Нуриев бүләкләүгә лаек булды. Аларның «МТЗ-1221» тракторларында да алдынгы флагы җилферди башлады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: