Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле педагоглар, әти-әниләр! Биектау муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге исеменнән сезне Соңгы кыңгырау бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бүген районның барлык мәктәпләрендә 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучы 667 укучы өчен соңгы кыңгырау чылтырый. Бу - мәктәп белән...

Кадерле чыгарылыш

сыйныф укучылары!

Хөрмәтле педагоглар,

әти-әниләр!

Биектау муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге исеменнән сезне Соңгы кыңгырау бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Бүген районның барлык мәктәпләрендә 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучы 667 укучы өчен соңгы кыңгырау чылтырый. Бу - мәктәп белән саубуллашып, мөстәкыйль олы тормыш юлына аяк басар вакыт җитте, дигән сүз. Алда - җаваплы чор, сезгә һөнәр сайлап, киләчәк язмышыгызны билгеләргә кирәк.

Реклама

Кадерле балалар! Сезнең дөрес һөнәр сайлап, тормышта үз урыныгызны табуыгызны телим. Сез туган Биектау районыгызның киләчәге - бу хакта беркайчан да онытмагыз. Без сезне көтәбез, безгә заманча фикер йөртә белә торган тирән белемле, зирәк акыллы белгечләр кирәк. Сезнең алда юллар ачык. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз һәм чын күңелдән сезнең тормышыгызда бар нәрсәнең дә уңай, уңышлы, үзегез уйлаганча матур килеп чыгуын телибез.

Бүген без сезгә ныклы белем биреп, сезне лаеклы кешеләр итеп тәрбияләгән педагогларга рәхмәт әйтәбез. Мәктәп елларында сезгә ярдәм иткән, үзләренең белемнәрен, тәҗрибәләрен, рухи көчләрен биргән укытучыларыгызны гомерегез буена рәхмәт хисләре белән искә алырсыз дип өметләнәм. Мәктәп елларында туплаган белемнәрегез, биредә алган тәрбия киләчәктә алдыгызга куйган бурыч-максатларны тормышка ашыруда нигез булачак. Мондый көнне сезнең әти-әниләрегез бер үк вакытта шатлыклы да, дулкынланулы да хисләр кичерә. Иманым камил, сез аларның ышанычын акларсыз, ә тормышта ирешкән уңыш-казанышларыгыз аларның сезгә күрсәткән кайгыртучанлыгы һәм мәхәббәте өчен иң зур бүләк булыр.

Сезнең алда бик җаваплы һәм мөһим бурыч - бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру бурычы тора. Аны уңышлы тапшырып, сез кызыклы, җаваплы, дөрес карарлар кабул итәргә кирәк булаак мөстәкыйль тормышка аяк басу өчен хокук аласыз. Сезнең һәркайсыгызга зур уңышлар телим. Үз көчегезгә ышануыгызны, хезмәтне яратуыгызны, үз язмышыгызга җаваплы каравыгызны телим. Ирешелгәннәрдә беркайчан да тукталып калмагыз. Тагын да югарырак үрләргә омтылыгыз, яхшырак булырга тырышыгыз, мәктәп дуслыгын саклагыз. Нык сәламәтлек, иминлек һәм барлык эшләрегездә уңышлар сезгә!

Рөстәм КАЛИМУЛЛИН,

Биектау муниципаль район башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев