Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

25 нче майда “Каравон”га рәхим итегез!

Лаеш районында рус фольклоры бәйрәмен уздыру күркәм гадәткә әверелде. Аны оештыруда башлап йөрүче - Никольское авылының "Каравон" фольклор ансамбле. Ул хаклы рәвештә "халык ансамбле" дигән мактаулы исемне йөртә, ә хәзер аңа Бөтенроссиянеке дигән исем дә бирелде. "Каравон" - халык җыр иҗатының иң камилләшкән формасы. Шуның кадәрле авазларны, төрле тавышларга күчеп...

Лаеш районында рус фольклоры бәйрәмен уздыру күркәм гадәткә әверелде.

Аны оештыруда башлап йөрүче - Никольское авылының "Каравон" фольклор ансамбле. Ул хаклы рәвештә "халык ансамбле" дигән мактаулы исемне йөртә, ә хәзер аңа Бөтенроссиянеке дигән исем дә бирелде.

"Каравон" - халык җыр иҗатының иң камилләшкән формасы. Шуның кадәрле авазларны, төрле тавышларга күчеп яңгырауны, хыяллар чагылышын, иреклелекне халык лирикасының башка бер генә төрендә дә очратмыйсың. Узган ел "Каравон"га 15000 тамашачы килде. Әлеге сан белән ТР Министрлар Кабинетындагы брифингта мәдәният министры Айрат Сибагатуллин таныштырды. Быел бәйрәм шушы атнаның якшәмбесендә - 25 нче майда узачак. Татарстаннан 115 һәм Россия төбәкләреннән 7 коллектив катнашырга теләк белдергән. Махсус кунаклар - данлыклы "Бураново әбиләре" дә булачак. Бәйрәм сәгать 10.00 дә башлана.

Тамашачылар бәйрәм буласы урынга Казаннан 8.00дә кузгалачак автобуслар белән бара алалар. Автобуслар Г.Камал театры, "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәге, Сәид-Галиев исемендәге мәдәният йорты яныннан китәчәк. Шулай ук Җиңү проспектыннан һәм Вишневский урамы тукталышыннан да бәйрәм узасы урынга автобуслар йөреп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев