Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Спорттан башка бер көн дә үтмәсен!

Май бәйрәме көнне район үзәгендә, инде гадәткә кергәнчә, язгы җиңел атлетика эстафетасы булды. Анда мәгариф учреждениеләре укучылары, Биектау муниципаль районының авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмалары хезмәткәрләре җыелды. Чара Беренче май уңаеннан уздырылды. Иртән, һаваны сафландырып, бераз яңгыр явып узды. Бу күңелле спорт бәйрәменә табигать үзе фатихасын бирде, диярсең. Башта тантаналы...

Май бәйрәме көнне район үзәгендә, инде гадәткә кергәнчә, язгы җиңел атлетика эстафетасы булды. Анда мәгариф учреждениеләре укучылары, Биектау муниципаль районының авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмалары хезмәткәрләре җыелды. Чара Беренче май уңаеннан уздырылды.

Иртән, һаваны сафландырып, бераз яңгыр явып узды. Бу күңелле спорт бәйрәменә табигать үзе фатихасын бирде, диярсең. Башта тантаналы шартларда спорт комплексы янәшәсендәге җәйге фонтанның эшләү сезоны ачылды. Аннары башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Люция Гобәйдуллина сүз алды:

- Без яңа елга "Спорттан башка бер көн дә үтмәсен!" дигән девиз белән аяк бастык. Әйдәгез, аны куәтләп торыйк.

Ул йөгерешкә чыгучыларга уңышлар теләде. Шуннан соң Биектау районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Равил Гаязов эстафета кагыйдәләре һәм аны үткәрү тәртибе белән таныштырды.

Эстафета районда җиңел атлетиканы популярлаштыру, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, шулай ук көчле спортчыларны ачыклау өчен оештырыла. Ул 5 узыштан торды, һәрберсендә 4 кешелек командалар катнашты. Кемдер уйнап кына йөгерде, кемгәдер кыенрак булды, ләкин катнашучыларның тырышлыгын һәм үҗәтлеген күрми калу мөмкин түгел иде.

Узышлар тәмамлангач, җиңүчеләрне игълан иттеләр. 1-6 сыйныф укучылары арасында беренче урынны Бөреле урта мәктәбе командасы (Азалия Шәйдуллина, Максим Маркин, Рузалия Хөсәенова, Эмиль Мардарьев) яулады. "Көмеш"не - Мәмдәл укучылары, өченче урынны Казаклар урта мәктәбе алды.

7-11 сыйныфлар йөгерешендә "алтын" тагын Бөреле балаларына (Элина Алешина, Кристина Кузнецова, Азат Рәхимов, Илнур Зиннуров) эләкте. Икенче урын - хаклы рәвештә Мәмдәл мәктәбе, өченче урын Ямаширмә мәктәбе укучыларына бирелде.

Өченче йөгерештә район мәктәпләре педагоглары катнашты. Финишка беренче булып "Каскад" спорт мәктәбе укытучылары (Максим Желтухин, Наталья Афанасьева, Гөлия Хөснетдинова, Эдуард Уткин) килде, икенче урынны Биектауның 2 нче урта мәктәбе коллективы алды, өченчене Ямаширмә урта мәктәбе укытучыларына бирделәр.

Район оешмалары һәм предприятиеләре арасында иң яхшылары Биектау үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре Наталья Бренделева, Наил Зәйнуллин, Фәрит Шәймәрданов и Гөлүсә Ибраһимова булып чыкты. Район ЭЭБ полициясе коллективы икенче булды, социаль яклау бүлеге вәкилләре өченче килде.

Соңгы бишенче йөгерештә авыл җирлекләре катнашты. Беренче урынны Ямаширмә АҖ (Салават Гәрәев, Фәнил Гарипов, Гөлназ Имамова, Рания Шаһиева) эләктерде, "көмеш" - Алат АҖ, "бронза" Алан-Бексер авыл җирлегенә бирелде.

Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм кыйммәтле сервизлар белән бүләкләнде. Беренче урыннарны алган кешеләргә медальләр һәм район күренешләре төшерелгән стена календарьлары да тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев