Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Биектау районында укытучыларның район киңәшмәсе булды

Биектау районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе 29 нчы августта булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. "Заман этабында Биектау муниципаль районында мәгариф үсешенең иң мөһим юнәлешләре. 2014-2015 нче уку елына алда торган бурычлар" дигән доклад белән...

Биектау районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе 29 нчы августта булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.

"Заман этабында Биектау муниципаль районында мәгариф үсешенең иң мөһим юнәлешләре. 2014-2015 нче уку елына алда торган бурычлар" дигән доклад белән мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Илдарханова-Балчиклы чыгыш ясады. Педагогларның төп бурычларыннан берсе - мәктәптә белем бирүнең сыйфатын яхшырту.

Министр Энгель Фәттахов игътибарны педагогларны әзерләүгә, мәктәпләрне рейтинг бәяләвенә, мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатына, һөнәри юнәлеш бирү эшенә юнәлтте.

Биектау районында мәгариф системасында әйбәт үсеш сизелә, дип билгеләп үтте. Районның аеруча тырыш укытучыларына һәм тәрбиячеләренә ведомстволы бүләкләр - күкрәккә тагыла торган билгеләр һәм Мактау грамоталары тапшырды.

Пленар утырышта 3 нче Биектау урта мәктәбе директоры Александр Шеваловский, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Сөмбел Вәлиуллина, "Балачак академиясе" балаларга аң-белем бирү үзәге мөдире Гөлнур Зиннурова, Казан дәүләт медицина университетының югары уку йортына кадәрле белем бирү бүлеге җитәкчесе Юлия Пухова, Биектау районы прокуроры Минакдас Шәрәпов, ЮХИДИ бүлеге начальнигы Ленар Сафиуллин чыгыш ясадылар.

Мәктәп яны участокларында үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчәләр күргәзмәсендә Биектау районының барлык мәктәпләре дә катнашты. Киңәшмә узган Коркачык мәдәният йорты фойесында укучыларның төрле-төрле кул эшләре дә күрсәтелде.

Маргарита ТИМОНИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев