Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Иманыбыз нык булсын

Кадерле мөселман кардәшләрем! Рамазан аеның соңгы көннәре бара, 28 нче июльдә ислам дине тотучылар өчен иң зур бәйрәмнәреннән берсе саналган Ураза Гаетен бәйрәм итәчәкбез. Без ай буе ураза тоттык, үзебезнең тәкъвалыгыбызны белдереп, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен намазларыбызны укыдык, догалар кылдык, тәравихларга йөрдек, ифтар ашлары уздырдык, үзебездә булган кимчелекләрне бетерергә, яхшы...

Кадерле мөселман кардәшләрем!

Рамазан аеның соңгы көннәре бара, 28 нче июльдә ислам дине тотучылар өчен иң зур бәйрәмнәреннән берсе саналган Ураза Гаетен бәйрәм итәчәкбез.

Без ай буе ураза тоттык, үзебезнең тәкъвалыгыбызны белдереп, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен намазларыбызны укыдык, догалар кылдык, тәравихларга йөрдек, ифтар ашлары уздырдык, үзебездә булган кимчелекләрне бетерергә, яхшы гамәлләр кылырга тырыштык. Бу гамәлләрне эшләү җиңел генә булмады, шуңа күрә дә Рамазан ае безнең сабырлыгыбызны, түземлегебезне, рухи ныклыгыбызны, иманыбызның ныклыгын сыный торган ай. Бу сынауны уңышлы үткән булсак иде.

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Чын күңелдән сезне изге бәйрәм - Рамазан Гаете белән тәбрик итәм! Раббыбыз шушы Рамазан аенда тәкъвалык күрсәтеп ураза тотканнарның белеп-белми кылган гөнаһларын гафу итеп, барыбызга да тәүфыйк-хидаят, саулык-сәламәтлек, йөзебезгә нур, җаныбызга тынычлык биреп, ныклы иман белән ике дөньяда да бәхеткә ирешергә ярдәм итсен иде! Гаиләләребездә татулык, өлфәт мәхәббәт, эшебездә уңышлар юлдаш булсын! Ел буе изгелектә, гөнаһлардан арынып яшәргә, киләсе Рамазанны да туры юлда булып, ныклы иман, сәламәтлек белән каршы алырга насыйб булсын иде! Әмин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев