Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Алга, яңа белемнәр иленә!

Көз башы мәктәпкә җыелган балаларга аяз, кояшлы көн бүләк итте. Беренче сентябрьнең ял көне булуына балалар да, әти-әниләр дә сөенде, чөнки Беренче кыңгырау бәйрәменә бергә бара алдылар. Укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр белән бергә Биектауның 2 нче урта мәктәбендә яңа уку елын Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстанның Кеше хокуклары...

Көз башы мәктәпкә җыелган балаларга аяз, кояшлы көн бүләк итте. Беренче сентябрьнең ял көне булуына балалар да, әти-әниләр дә сөенде, чөнки Беренче кыңгырау бәйрәменә бергә бара алдылар.

Укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр белән бергә Биектауның 2 нче урта мәктәбендә яңа уку елын Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская, Биектау авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспалов та каршылады.

Мәктәпнең иркен ишегалды балалар һәм өлкәннәр белән шыгрым тулы иде. Быел монда парта арасына 762 укучы утырачак. Беренче сыйныфка баручылар саны да күпләрне көнләштерерлек: андыйлар быел 95.

Юлия Селиверстова белән Гөлшат Хисмәтуллина ике дәүләт телендә Белем көне - 1 нче сентябрьгә багышланган тантаналы линейка башлануын игълан иттеләр.

Россия, Татарстан һәм Биектау районы гимннары яңгырый. Алып баручылар линейкага беренче сыйныфларны чакыра. Матур букетлар тоткан дулкынланган, бераз каушап та калган балалар, беренче укытучылары Наталья Буртакова, Лилия Михайлова, Марина Тимохина, Ольга Таланова, Лилия Закирова белән бергәләп, мәйданны әйләнеп чыгып, үз урыннарына килеп басалар. Гадәттәгечә, беренче сүз мәктәп директорына бирелә. Фаил Абдрахманов чын күңелдән укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны һәм барлык кунакларны Белем бәйрәме белән котлады.

- Мәктәбебез укучыларны каршы алырга тулысынча әзер. Иганәчеләр ярдәме белән, ремонт ясадык, кабинетларны тәртипкә китердек. Быел бездә биш беренче сыйныф булачак, шуларның берсе - хоккей сыйныфы. Без, укытучылар, бу балалар өчен мәктәбебезнең иң яраткан, туган йорты кебек якын һәм бердәнбер булуын телибез, - диде Фаил Фәрит улы.

Җыелган кешеләргә сәламләү сүзләре белән Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин мөрәҗәгать итте.

- Безнең республикада мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелә. Мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү, яңаларын төзү буенча республика программалары уңышлы тормышка ашырыла. Укыту кабинетлары белем бирү процессын заман таләпләренә туры китереп оештырырга мөмкинлек бирүче яңа җиһазлар белән тулыландырыла. Мәктәпләргә бару юллары төзелә, балаларны йөртүче автобуслар яңартыла. Спорт белән шөгыльләнү өчен, спорт мәйданчыклары, Боз сарайлары бар. Болар барысы да - сезгә, кадерле балалар, - диде Рөстәм Галиулла улы.

Ул укучыларны спорт белән даими шөгыльләнергә өндәде. "Бер генә көн дә спортсыз үтмәсен!" дигән девиз белән яшәргә чакырды район башлыгы.

Яңа уку елы башлану белән ТРның Кеше хокуклары буенча вәкиле Сә-рия Сабурская котлады.

- Укыту-тәрбия эшендә теләгән үрләрне яулау мәктәпнең берүзенә генә авырга килә. Укытучылар, укучылар һәм ата-аналар бергәләп эшләсә генә, югары сыйфатлы белемнәр һәм тәрбия бирергә мөмкин, - дип искәртте ул, ата-аналарны балаларының мәктәптәге хәлләре белән ешрак кызыксынырга өндәп.

Микрофон янына чыгарылыш сыйныф укучылары чакырыла. Алар - 39 кеше. Алар әзерләгән монтажда мәктәпкә һәм укытучыларга рәхмәт сүзләре яңгырый. "Кемнәрдер укырга беренче тапкыр килде, ә безнең инде саубуллашыр чагыбыз да җитә" - чыгарылыш сыйныфлар чыгышының төп темасы әнә шул. Үз сәләтләрен беренче сыйныф укучылары да күрсәтте, алар бик матур шигырьләр өйрәнеп кил-гән иде.

Менә иң дулкынландыргыч мизгел килеп җитте: 11 нче сыйныф укучысы Никита Жиленко, иңбашына беренче сыйныф укучысы Азалия Исламованы утыртып, алкышлар астында, мәйданны әй-ләнеп чыкты. Беренче сыйныфлар өчен - беренче, чыгарылыш сыйныфлар өчен иң ахыргы Беренче кыңгырау чыңлый...

Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамлангач, беренче сыйныфларны унберенчеләр һәм әти-әниләр үз сыйныф бүлмәләренә - белем-нәрнең нык крепостен яуларга озатты. Хәерле юл сезгә, балалар! Сәламәт, көчле, тырыш булыгыз, мәктәптә укытылучы фәннәрне тирән кызыксыну һәм үҗәтлек белән өйрәнегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев