Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Алдан сайлау хокукыннан файдаланыгыз!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда тиешле вакытыннан алда тавыш бирү хокукыннан Биектау районының дистәләгән сайлаучысы файдаланды да инде. 3 нче сентябрьдән андыйлар өчен район хакимияте бинасында территориаль сайлау комиссиясе эшли. Кешеләрнең 14 сентябрь - сайлау көненә кадәр тавыш бирергә килүләренең сәбәпләре төрле. Болар - укуда булу, бакчада яки дача участогында...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда тиешле вакытыннан алда тавыш бирү хокукыннан Биектау районының дистәләгән сайлаучысы файдаланды да инде. 3 нче сентябрьдән андыйлар өчен район хакимияте бинасында территориаль сайлау комиссиясе эшли. Кешеләрнең 14 сентябрь - сайлау көненә кадәр тавыш бирергә килүләренең сәбәпләре төрле. Болар - укуда булу, бакчада яки дача участогында кичектергесез көзге мәшәкатьләр белән шөгыльләнү, отпуск, дәүләт һәм җәмәгать бурычларын да тормышка ашыру.

Узып баручы атнаның чәршәмбесендә 70 кеше тавыш бирде инде. 16 сәгатьтән башлап, кешеләр территориаль сайлау комиссиясенә киләләр, паспортларын һәм гаризаларын күрсәтәләр дә, вакытыннан алда тавыш бирәләр.

10-13 сентябрьдә исә тору урыны буенча үзегезнең участок сайлау комиссиясендә сайларга мөмкин булачак. Территориаль сайлау комиссиясенең телефоны - 2-30-56.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев