Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Иң өлгерләр инде игеннәрне суктыра

Биектау районы хуҗалыклары көзге арыш урып-җыю белән мәшгульләр. Хезмәт ярышы шартларын уңышлы үтәп, кызыксындыруга лаеклы игенчеләр сафы көннән-көн киңәя бара. Агымдагы атнада район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин өч механизаторга Рәхмәт хатлары һәм премия сертификатлары тапшырды. "Красная заря" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативыннан "ЖВЗ-7" ургычлы "МТЗ-82" тракторында 202 гектар бөртеклеләр урдырган Әмир Шиһапов,...

Биектау районы хуҗалыклары көзге арыш урып-җыю белән мәшгульләр. Хезмәт ярышы шартларын уңышлы үтәп, кызыксындыруга лаеклы игенчеләр сафы көннән-көн киңәя бара.

Агымдагы атнада район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин өч механизаторга Рәхмәт хатлары һәм премия сертификатлары тапшырды. "Красная заря" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативыннан "ЖВЗ-7" ургычлы "МТЗ-82" тракторында 202 гектар бөртеклеләр урдырган Әмир Шиһапов, "Агрохолдинг" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән "ЖВП-6,4" ургычлы "МТЗ-82" тракторында 240 гектар урдырган Азат Габдрахманов мактауга лаек булдылар.

28 нче июльдән 30 нчы июльгә кадәр - өч көнлек эш йомгаклары буенча "Высокогорская" агрофирмасы" җаваплылыгы чикле ширкәте комбайнчысы Әгъзам Булатов чемпион дип танылды. Ул инде икенче тапкыр премия белән билгеләп үтелде. Урып-җыю башыннан "ЕС-1,0" комбайнында 650 гектарда игеннәр урдырды. Тиз дә, сыйфатлы да эшли. Аңа алдынгы флагы тапшырылды.

Ашлык ташуда "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Сергей Захаров һәм "Высокогорская" агрофирмасыннан Рәис Шакиров башкалардан аерылып торалар. Алар икесе дә "КамАЗ" машиналарында эшлиләр. Комбайннардан ындыр табагына уңыш ташуда Сергей 1610 тонна-километр эш башкарды. Рәиснең ындыр табагыннан ашлык кабул итү предприятиесенә ашлык ташу күрсәткече 5504 тонна-километр тәшкил итә. Бу шоферлар чемпионнар булдылар һәм премия сертификаты белән бергә аларга вымпел да тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев