Ага чишмә челтер-челтер...
Авылларда чишмәләр гомер-гомергә изге урын дип санала. Күп җирләрдә кешеләр чиш-мә суының дәвалау көче барлыгына ышана. Ә борынгы заманнарда егетләр һәм кызлар чишмә янында күрешеп, мәхәббәт аңлашкан. Кешеләрнең чиста су чыганагын тәртип-тә тотарга тырышуларының сере, сәбәп-ләре дә шунда. Чишмәләр турында сөйли башлаганчы, Алат авыл җирлегендә халыкны су белән тәэмин итү...
Авылларда чишмәләр гомер-гомергә изге урын дип санала. Күп җирләрдә кешеләр чиш-мә суының дәвалау көче барлыгына ышана. Ә борынгы заманнарда егетләр һәм кызлар чишмә янында күрешеп, мәхәббәт аңлашкан. Кешеләрнең чиста су чыганагын тәртип-тә тотарга тырышуларының сере, сәбәп-ләре дә шунда.
Чишмәләр турында сөйли башлаганчы, Алат авыл җирлегендә халыкны су белән тәэмин итү проблемасының күптән тел-дә булуын әйтми калу ярамас. Бирегә Казаннан ТНВ каналы журналистлары килеп, әлеге теманы яктырттылар. Хәзер дә ул авыр мәсьәлә булып кала. Безнең газетаның авыл кешеләренең бер чишмәне тәртипкә китерүе турында язылган узган саны кайбер кешеләрдә ризасызлык тудырган. Әмма халыкның шушындый төзекләндерү эшләрендә катнаша башлавы, аны шунда ук яшәүче кешеләрнең күрүе һәм югары бәяләве - әйбәт күренеш. Шуңа күрә бу теманы, вәгъдә иткәнчә, дәвам итәргә булдык.
Редакциягә Данир Зарипов алып килде бу күңелле хәбәрне.
Урта Алат авылында тау астыннан агып чыгучы чишмә бар. Бигрәк тә кыш көннәрендә аның янына төшеп җитү уңайсыз булган. Авылның изге күңелле энтузиастлары чишмәне төзекләндерергә алынган. Эскизларын ясап, җирле хакимият белән килештергәннәр дә эшкә тотынганнар.
- Авылда һәркемнең дә диярлек ишегалларында, бакчаларында скважиналар бар, тик алар бик күптәнге инде. Шуңа күрә алардан алган суны хуҗалык ихтыяҗларына гына тотарга ярый, - ди «чернобыльче» Данир Зарипов. - Егетләр чишмә юлын бик матур итеп тәртипкә китерделәр.
Бу эшләрнең нәрсә хисабына башкарылуын ачыклау өчен авыл җирлеге башлыгы Рәис Зариповка мөрәҗәгать иттек.
- Халыкның 90 проценттан артыгында ишегалдындагы скважиналардан өйләренә су кертелгән. Кер юу машиналары, мунчалар шул системага тоташтырылган. Еллар узу белән андагы суның сыйфаты начарлану ихтималы бар, әлбәттә, ләкин скважиналар кешеләргә хезмәт итә әле, дип аңлатты ул башта. - Чишмәне һәм аның тирәсен төзекләндерүгә үзара салымнан җыелган 40 мең, Алат авыл җирлеге бюджетыннан 30 мең сум акча тотылды, - диде Рәис Зарипов.
Кайбер авылларда су колонкалары булса да, эчә торган суны халык чишмәдән алып кайтырга тырыша. Җир астыннан насос белән суыртылган суны чишмәнеке белән чагыштырып буламы соң!
- Җәйне мин туган авылым Алатта уздырам. Шуңа күрә чишмәдән су ташуның кыенлыгын яхшы беләм. Туган авылыбыз язмышын ихластан кайгыртып йөрүче ир-атларның бу эше бик шатландыра. Хәзер суга рәхәтләнеп барабыз, - ди Данир.
Эшне шушы авыл кешеләре Илдар Таҗиев, Радик Зәйнуллин, Рамил Таҗиев башкарган. Транспорт белән Илһам Хәмитов ярдәм иткән, эретеп-ябыштыру эшләрен Илдус Әхмәтов үз өстенә алган. Бу бишәүнең икесе - Илдар белән Илһам - пенсионерлар, ә калганнары төп хезмәтләреннән бушаган арада эшләгәннәр.
Үзләре теләп алынгач, төзүчеләр бригадасы барысын да җиренә җиткерергә тырышкан. Читтән килгән кешеләр булса, баскыч ясар өчен калкулыкны «кисеп» мәшә-катьләнер идеме икән әле? Чишмә өстенә пөхтә генә "өй" дә ясап куйганнар. Аңардан өскә таба уңайлы нык баскыч башланып китә. Баганалары тимер, такталары калын һәм киң, басмаларының биеклеге су тулы чиләк-ләр күтәреп менәрлек итеп уйланылган.
Авылның икенче ягындагы чишмәне дә төзекләндерергә җыеналар. Анысы үзенчәлеклерәк булачак икән. Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, чишмә чыккан урыннан 50 метр читтәрәк куелачак зур самавырны ясарга заказ бирелгән инде.
Әмма авылны су белән тәэмин итү проблемасын чишмәләр генә хәл итә алмый. Хәзерге вакытта авылны "Чиста су" программасына кертү өчен кирәкле проект-смета документларын әзерләү башланган. Билгеле булганча, "Бердәм Россия" партиясе ярдәме белән, әлеге программа республикабызда уңышлы гына эшләп килә.
- Документларны әзер-ләү өчен 400 мең сум акча кирәк, - ди Рәис Кәримович. - Әлегә бюджеттан 180 мең сум бирделәр. Эшне "Линда" җаваплылыгы чикле ширкәте башкара.
Су белән тәэмин итү объектларын төзүнең "Чиста су" программасына 2015 нче елга кертелүен авыл халкы бик тели. Дүшәмбе көнне булып узган җыенда да бу хакта әйттеләр. Алат авылының бер башында, басым түбән булу сәбәпле, су килүдә өзеклекләр була икән. Җыелышта катнашкан Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин бу проблеманы чишү юлларын табарга вәгъдә итте.
Шушы авыл җирлегенә караучы 69 кеше яши торган Кече Алат авылы «Чиста су» программасына кертелгән инде. Хәзерге вакытта скважина борауланган, саклагыч зона тәртипкә китерелгән. 2000 метр озынлыкта булырга тиешле торбаларның 700 метры салынган. 4 колонка урнаштыру күздә тотыла. Һәр йортка су кертү мөмкинлеге дә бар. Бу объектны ай ярымнан соң куллануга тапшырырга җыеналар. Эшләрне республиканың Газлаштыру фонды алып бара.
Чишмәне төзекләндерү турындагы яхшы хәбәрне безгә җиткергән Данир Зарипов, туган авылының бар кешесе исеменнән, бу эшне менә дигән итеп башкарып чыккан биш кешегә рәхмәт белдерә, сәламәтлек һәм бөтен эшләрендә уңышлар тели.
Безнең белешмә
Илдар Таҗиев - чишмәләрне төзекләндерү кебек күркәм һәм изге эшне башкаруда катнашучыларның иң өлкәне. Үзе өчен дә эшли, авылдашларының тормышын яхшырту өчен дә көчен, вакытын кызганмый торган кешеләр бар шул! Илдар Таҗиевның үз хуҗалыгы да шактый зур: 25 баш мөгезле эре терлек асрый ул. Шуларның дүртесе - сыер, калганнары - симертү өчен үстерелә торган терлек. Ишегалды тулы тавык-чебеш, каз-үрдәк. Үз эшләрен калдырып торып, ул туган авылы Урта Алат чишмәсен төзекләндерүдә башыннан ахырына кадәр хезмәт куйган. Әнә шундый энтузиастлар күбрәк булса, авылларда хәл ителмәгән проблемалар кими төшәр иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев