Дөбъяз читекләрен биючеләр бик ярата
Элек-электән чигелгән читекләр һәм чүәкләр татар халкының милли үзенчәлеген чагылдырып торганнар. Данлыклы чигелгән читекләрне безнең Дөбъяз авылында да чиккәннәр. Ләкин күп кешеләр аларны Арча читекләре генә дип белә. Авылыбызда милли аяк киемнәре чигүнең гасырлык тарихы бар. Узган гасырның башларында ук Дөбъяз яклары милли аяк киеме чигүчеләренә һәм тегүчеләренә бай булган....
Элек-электән чигелгән читекләр һәм чүәкләр татар халкының милли үзенчәлеген чагылдырып торганнар. Данлыклы чигелгән читекләрне безнең Дөбъяз авылында да чиккәннәр. Ләкин күп кешеләр аларны Арча читекләре генә дип белә. Авылыбызда милли аяк киемнәре чигүнең гасырлык тарихы бар.
Узган гасырның башларында ук Дөбъяз яклары милли аяк киеме чигүчеләренә һәм тегүчеләренә бай булган. Шыпшыйк авылының Сираҗи бай исемле эшмәкәре тирә-юнь авылларда өйдә чигүчеләрне материаллар белән тәэмин итеп, чигү эшен үстерүгә зур көч куйган. Сираҗи байның чигүчеләре Өнсә, Туктамыш, Суыксу, Мәмдәл авылларында булган.
Совет власте урнашкач, күп кенә байларның йортлары хөкүмәт карамагына күчеп, клуб, мәктәп, милиция кебек оешмалар биналарына әйләнә. Суыксу авылында шул елларда бик зур тегү һәм чигү артеле барлыкка килә. Ул артель тирә-якта иң зур артель булып саналган.
50 нче елларда Дөбъяз авылының тегү һәм чигү цехы элеккеге райпо ашханәсе, хәзерге "Дөбъяз" сәүдә үзәге урынында урнашкан була. Ул вакытта фабрика бик зур булмаган: 5-6 тегү машинасында 5-6 тегүче, 1-2 итекче, 7-8 чигүче эшләгән. Моннан тыш, фотога төшерүче һәм чәч кисүче дә хезмәт күрсәткән.
Ул елларда цехның җитәкчесе вазыйфаларын Яушев Габдулла абый башкарган. Күп еллар цех башында Өнсә авылында яшәүче Шакиров Ибраһим абый да торган. Итекчеләрнең күбесе Казанның инвалидлар өчен һөнәри мәктәбен бетереп кайтучылар булган. Тегүчеләр күлмәкләр, жакетлар, вельвет курткалар теккәннәр. Ул елларда тегү машиналарында Сөнгатуллина Мәрьям, Гайнетдинова Җәүһәрия, Фәйзуллина Әминә, Филсинә, Нәгыймә апалар эшләгәннәр. Склад мөдире һәм местком башлыгы вазыйфаларын Бөек Ватан сугышы ветераны, күп орденнар һәм медальләр иясе, чын сугыш батыры Абдуллин Габдулла абый башкарган. Фабриканың үзенең аты, ат караучысы булган. Ат белән товарларны, Казаннан алып кайтып, авылларга таратканнар.
60 нчы елларда Суыксу авылының тегү артеленең зур агач бинасын Дөбъязга күчереп салырга дигән карар чыга. Фабриканың яңа бинасын Габтиева һәм Ленин урамы башларына салырга булалар. Иске бинаны исә сүтеп, аның урынына таштан ашханә салып куялар. Чигү һәм тегү фабрикасының яңа бинасы 100-150 кешелек эш урыннарына исәпләнгән була. Ул бинаның 7 бүл-мәсе дә утын мичләре белән җылытылган. Анда чигү, тегү, олтанга утырту цехлары, бухгалтерия, фотога төшү һәм чәч кисү бүлекләре эшләп торган. Фабрика янында күрше авыллардан килеп эшләүчеләр өчен тулай торак та булдырылган. 65 нче елга кадәр фабрика бик көчле оешма булып саналган. Җитештерүне үстерү һәм киңәйтү максаты белән күп яңа җиһазлар, йөк машинасы да кайтартылган. Тирә-яктагы авыллардан килеп эшләүчеләр дә күбәйгән. Ул елларда Суыксу авылыннан, мәсәлән, Гафият абый һәм Нургаян апа Хәлиуллиннар, Сәйдә апа, кызы Роза һәм улы Ринат белән эшкә килеп, Дөбъязда төпләнеп калганнар. Фабрикада баш бухгалтер булып Лотфуллин Сөнгать абый, фотога төшерүче һәм парикмахер булып Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Саттаров Гыйлемхан абый эшләгәннәр.
Авылга иң беренче булып телевизор аяк киеме фабрикасына кайтартыла. Дөбъяз халкы фабриканың Кызыл почмагына рөхсәт ителгән көннәрдә телевизион тапшырулар карарга җыела торган булган.
Шулай матур гына эшләп торганда, 1965 нче елның февраль аенда фабрикада янгын чыга. Агач бина нигезенә кадәр көлгә әйләнә. Фаҗига вакытында кайбер тегү җиһазларын коткарып калалар. Ул җиһазларның бер өлешен тулай торакка күчереп торалар, күбесен элеккеге мәчет бинасына (ул вакытта клуб булып торган) ташып куеп, фабрика вакытлыча эшен дәвам итә. Шул ук елның җәендә янып беткән фабрика урынына кызыл кирпечтән яңа бина салып куялар. Бу бинада хәзерге көндә дә фабрика үз эшен дәвам итә. Шулай итеп, милли аяк киеме тегү һәм чигү фабрикасы яңадан аякка баса.
Яушев Габдулла абый лаеклы ялга киткәч, фабриканы Сәйфуллин Камиль абый җитәкли башлый.
1972 елда Арча милли аяк киемнәре фабрикасы оештырыла. Дөбъяз фабрикасын Арча фабрикасы белән берләштерәләр. Сәйфуллин Камиль абыйны Арчага эшкә алалар. Аның урынына Арча районы Колачы авылыннан мастер Гайнетдинов Ядкарь абый кайта. Белгәнебезчә, Колачы авылы үзенең аяк киеме чигүчеләре һәм тегүчеләре белән дан тоткан авыл. Ядкарь абый белән бергә берничә тегүче дә Дөбъяз цехына эшкә килеп, авылда төпләнеп калалар. Арчага фабрика эшләре белән барган җирендә Ядкарь абый бик яшьли килеш фаҗигале рәвештә һәлак була.
1973 нче елда Дөбъяз фабрикасын Казан шәһәренең җиңел промышленность техникумын тәмамлап кайткан яшь белгеч Сабирова Фирадия җитәкли башлый. Ул 30 елга якын гомерен фабрика белән бәйли. Ул эшләгән дәвердә дә фабрика Дөбъяз авылында иң зур оешма булып кала.
Күп еллар фабрикада хезмәт куйган кешеләрне санап китәсем килә. 30 елдан артык эшләүчеләр: Сабирова Фирадия, Гайнетдинова Фирадия, Сибгатуллина Мөрфидә, Хисмәтуллина Люция, Галәветдинова Фәридә, Нәҗмиева Тәнзилә, Гайфуллина Гөлсинә, Төх-вәтуллина Гүзәл. 20 елдан артык эшләүчеләр: Фәхерттинова Мәгъсүмә, Садрыева Сәвия, Хәбибуллина Сөембикә, Абдуллина Назирә, Галимҗанова Тәнзилә, Әхтәмова Кәримә, Садрыева Илүзә, Гөлҗиһан (фамилиясен белмим), Хәйретдинова Кәүсәрия, Гыйлаҗева Солтания, Гаделшина Гөлфия, Низамова Илһамия һәм башкалар.
90 нчы елларда, күп кенә оешмалар таркалу хә-ленә җиткән вакытларда, Дөбъяз милли аяк киеме чигү һәм тегү цехы да авырлыклар кичерә. Эшчеләр саны һәм продукция җитештерү күләме кими башлый, фабрика ябылу хәленә җитә. Хәзерге көндә бу предприятиедә элеккечә үк зур булмаган коллектив эш-ли, оста куллы хатын-кызлар читекләр, күннән мендәрләр, паннолар, төрле бизәкле чехоллар чигә. Шулай итеп, Дөбъяз чигүчеләре гасырлык традицияләрне югалтмыйча, милли һөнәрчелекне уңышлы гына дәвам итәләр.
Белешмә
Мансур Юныс улы Билалов 1930 нчы елның 10 нчы гыйнварында Татарстан АССРның Арча районы Гөберчәк авылында колхозчы гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе колхозга 1930 нчы елны керә. Әтисе шуннан башлап 1937 нче елга кадәр колхоз рәисе булып тора. Мансур Юныс улы иртә ятим кала: озак авырудан соң әнисе 1939 нчы елны үлеп китә. Әтисе, 1941 нче елны сугышка китеп, 1942 нче елның февралендә һәлак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев