Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

“Серп и молот” – урак алдынгысы

21 нче августка безнең районда бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылар 19 мең гектарда җыеп алынды. Бу суктырылырга тиешле мәйданның 57 процентын тәшкил итә. "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте эш темпларын киметми. Биредә игеннәр мәйданның 74 процентында суктырылган инде. Басуларны Сергей һәм Анатолий Семеновлар, Евгений Харитонов, Владимир Филиппов, Анатолий Ивойлов, Николай Родин...

21 нче августка безнең районда бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылар 19 мең гектарда җыеп алынды. Бу суктырылырга тиешле мәйданның 57 процентын тәшкил итә.

"Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте эш темпларын киметми. Биредә игеннәр мәйданның 74 процентында суктырылган инде. Басуларны Сергей һәм Анатолий Семеновлар, Евгений Харитонов, Владимир Филиппов, Анатолий Ивойлов, Николай Родин идарә итә торган алты комбайн иңли. Алар барысы да көндәлек нормаларын уңышлы үтиләр һәм район ярышы шартлары нигезендә район башлыгы премияләре белән бүләкләнделәр.

Реклама

Тәмамланып килүче атна башында район "Дон-1500" комбайнында эшләүче комбайнчы Евгений Харитоновны котлады. Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин урак алдынгысына премия сертификаты тапшырды. Бу аның урып-җыюда алган икенче бүләге инде.

Соңгы көннәрдә хуҗалыкта туфракны төп эшкәртү чаралары уздырыла. Туңга сөрүдә өч агрегат эшли. Мәйданның 36 проценты сөрелгән. Тракторчылар Сергей Порфильев һәм Владимир Порфильев намус белән тырышып эшләгәннәре өчен шулай ук пре-мияләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев