Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Таш юлдан әкренрәк йөрсәң, тизрәк барып җитәрсең

Авыл җирендәге асфальт җәелмәгән юллар тиз йөрергә яратучылардан зур игътибарлылык сорый. 6 нчы июльдә райондагы шундый юлларның берсендә фаҗига булды. "Форд Фокус" шоферы тизлекне арттырып җибәрә һәм рульне борып өлгерә алмый - машина уң ягы белән юл читенә ава. Әлеге юл һәлакәтендә яшь кешенең гомере өзелә. - Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә,...

Авыл җирендәге асфальт җәелмәгән юллар тиз йөрергә яратучылардан зур игътибарлылык сорый.

6 нчы июльдә райондагы шундый юлларның берсендә фаҗига булды. "Форд Фокус" шоферы тизлекне арттырып җибәрә һәм рульне борып өлгерә алмый - машина уң ягы белән юл читенә ава. Әлеге юл һәлакәтендә яшь кешенең гомере өзелә.

- Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, вак таш җәелгән юллардагы транспорт һәлакәтләренең күпчелеге шоферларның тизлекне арттыруы аркасында килеп чыга, - диде ЮХИ фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясенең Биектау филиалы начальнигы Алсу Сафиуллина. - Чуерташ яки вак таш җәелгән юллардан югары тизлектә узганда машина туры гына бара алмый, ул янтаерга яки юл читенә аварга мөмкин.

Шоферлар колагына

Таш юлда иң кулай тизлек сәгатенә 55 километр. Тизлекне арттырганда көпчәкләр юл өслегенә «сыланып» бармый (вак таш җәелгән юл өслеге кер уа торган такта белән бер), шуңа күрә машинаны үзеңә буйсындыруы авыр. Тизлекне үзгәрткәндә шофер юл үзенчәлеген истә тотарга тиеш: ул грейдер белән эшкәртелгәнме, анда кискен борылышлар юкмы.

Юлда имин йөрү һава шартларына да бәйле. Бигрәк тә юеш юл куркыныч. Машинаның техник торышы: руль, тормоз системасы һәм башка детальләренең төзеклеге дә гаять зур роль уйный. Ташлы юлда шофер һәрвакытта да бик игътибарлы булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев