Мошенниклар россиялеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләү турында ялган квитанцияләрне электрон почта һәм мессенджерлар аша җибәрә башлаган. Мондый хәбәрләргә ышану акча югалтуга китерергә мөмкин, шуңа күрә килгән белдерүләрне игътибар белән тикшерергә кирәк.
Ялган квитанцияне чын штрафтан ничек аерырга
Чын штраф турындагы карарлар «Дәүләт хезмәтләре» порталында яки ЮХИДИнең рәсми сайтында гына күрсәтелә. Башка чыганаклардан килгән хәбәрләргә саклык белән карарга һәм документның дөреслеген тикшерергә кирәк. Иң элек түләүне алучының исеменә игътибар итәргә кирәк. Чын квитанциядә акча алучы булып Федераль казначылык идарәсе генә күрсәтелә ала. Моннан тыш, штраф документында 20 яки 25 саннан торган уникаль исәпләү номеры (УИН) булырга тиеш.
Белгечләр бурычларны бары тик рәсми хезмәтләр аша тикшерергә киңәш итә. Бу мошенникларның ялган сайтларына эләгү куркынычын киметә һәм штрафлар турында дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.
Шикле электрон хатлардагы яки хәбәрләрдәге сылтамаларга кермәскә, күрсәтелгән реквизитлар буенча акча күчермәскә кирәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын һәм штраф түләү зарурлыгын «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки ЮХИДИнең рәсми сайты аша тикшерү — иң ышанычлы юл.
Нет комментариев