Арзанайту ягулыкның барлык төп төрләренә дә кагылды. Өч атна дәвамында рекордлы дәрәҗәдә сакланган АИ-98 бәясе дә 100 сумнан түбән төште.
Ягулык бәяләре җәйге күрсәткечләргә кайтты
Росстат мәгълүматларына караганда, РБК Татарстан хәбәр иткәнчә, АИ-92 бензинының литры 3,45 сумга арзанайган һәм 65,9 сум тәшкил иткән. Бу — июнь ахырыннан бирле иң түбән бәя. АИ-95 бәясе 4,3 сумга төшеп, литры 70,3 сум булган. Өч атна дәвамында 100,9 сум дәрәҗәсендә торган АИ-98 исә 1,34 сумга арзанайган һәм 99,56 сумга калган. Шулай итеп, республикада иң кыйммәтле бензин төре дә кабат 100 сумлык чиктән түбән төшкән.
27 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр республикада бензинның уртача бәясе 3,8 сумга, ягъни 5,3 процентка кимегән һәм литры 68,5 сум тәшкил иткән. Моңа кадәр дүрт ай дәвамында уртача бәя 70 сумнан югары булган, иң югары күрсәткеч 72,9 сумга җиткән.
Чагыштыру өчен, шул ук чорда Россия буенча бензинның уртача бәясе 74,84 сум, Идел буе федераль округында 71,92 сум булган. Бәяләр төшүгә карамастан, Татарстан илдә ягулык чагыштырмача арзан булган төбәкләр арасында кала.
Нет комментариев