Татарстанда балалар өчен бердәм пособие 2027 елда 6,8 процентка артачак
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстанда балалар өчен бердәм пособие 2027 елда 6,8 процентка артачак

2027 елның 1 гыйнварыннан Россиядә балалар өчен бердәм пособие 6,8 процентка индексацияләнәчәк. Үзгәреш Татарстан гаиләләренә дә кагылачак: республикада әлеге түләүне якынча 185 мең бала ала. Пособие күләме гаризасыз, автомат рәвештә яңадан исәпләнәчәк.

Кемнәргә һәм күпме түләнәчәк

Индексация 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә, шулай ук йөклелекнең 12 атнасына кадәр медицина исәбенә баскан хатын-кызларга кагыла. Түләү күләме гаиләнең кеременә бәйле һәм төбәктәге бала өчен яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә. Татарстанда 2026 елда бала өчен яшәү минимумы 15 мең 615 сум тәшкил итә. Россия Социаль фонды мәгълүматларына караганда, сентябрь башына республикада 184 мең 906 бала бердәм пособие алган. 2026 елның сигез аенда 113 мең гаиләгә ярдәм күрсәтү өчен 14 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән.

2027 елның 1 гыйнварыннан мохтаҗлыкны бәяләгәндә еллык хезмәт кеременең минималь чиге дә исәпкә алыначак. Ул елга кимендә 10 минималь хезмәт хакы күләмендә булырга тиеш. Бу таләп объектив сәбәпләр аркасында эшли алмаучыларга, шул исәптән йөкле хатын-кызларга, өч яшькә кадәрге бала тәрбияләүче ата-аналарга һәм инвалидлыгы булган кешеләргә кагылмый.

2027 елның 1 апреленнән Россия гражданлыгын күптән түгел алган кешеләр өчен илдә яшәү вакытына бәйле чикләү кертеләчәк. Алар бердәм пособиегә гражданлык алганнан соң биш ел узгач кына дәгъва итә алачак. Бу чикләү махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына, туганда ук Россия гражданлыгы алган кешеләргә, шулай ук ватандашларны күчерү программасы буенча гражданлык алучыларга кагылмый.

2026 елның 22 маеннан өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр өчен ташлама гамәлдә. Җан башына уртача керем төбәктәге яшәү минимумыннан 10 проценттан артмаган очракта да, алар бердәм пособие алу хокукын саклап кала.


Нет комментариев