Россиядә 2027 елда вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие күләме көненә 7 860,27 сумга кадәр артырга мөмкин. Бу — хәзерге күрсәткечтән 1 мең сумнан күбрәккә артык. 2028 елда көнлек түләүнең иң зур күләме 8 489,04 сумга җитәргә мөмкин. Бу саннар Социаль фонд бюджеты проектында каралган.
Түләүләрнең артуы нәрсәгә бәйле
Авыру сәбәпле ял өчен түләүнең максималь күләме иминият кертемнәре исәпләнә торган иң зур база артуга бәйле. 2027 елның 1 гыйнварыннан әлеге базаның бердәм чиге 3 млн 311 мең сум тәшкил итәргә мөмкин. Бу 2026 ел күрсәткеченнән якынча 11 процентка күбрәк. 2028 елда әлеге күрсәткеч 3 млн 454 мең сумга җитәргә мөмкин.
Түләүнең төгәл күләме хезмәткәрнең уртача хезмәт хакына һәм иминият стажына бәйле булачак. Сигез елдан артык стажы булган кешеләр, тиешле керем дәрәҗәсендә, максималь түләү алуга өметләнә ала. Стажы 8 елдан артканнарга уртача хезмәт хакының 100 проценты, 5 елдан 8 елга кадәр булганнарга — 80 проценты, ә 5 елдан ким булганнарга 60 проценты түләнә.
2027 елда тулы календарь ай өчен авыру сәбәпле ялга түләүнең максималь күләме 239 мең сумга җитәргә мөмкин. Бу хәзерге 207,5 мең сумлык чиктән якынча 15,2 процентка күбрәк. 2028 елда айлык максималь түләү 258 мең сумнан артып китәргә мөмкин.
Пособие ничек исәпләнә
Пособие соңгы ике елдагы иминият кертемнәре өчен билгеләнгән максималь база нигезендә исәпләнә. Бу сумма 730 көнгә бүленә һәм максималь уртача көнлек хезмәт хакы билгеләнә. Нәкъ менә әлеге базаның артуы авыру ялы өчен түләүләрнең ел саен күбәюенә китерә. Әлегә китерелгән саннар Социаль фонд бюджеты проектында гына каралган һәм рәсми рәвештә расланмаган. Түләүләрнең соңгы күләме документ кабул ителгәннән соң билгеле булачак.
Нет комментариев