ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ рубрикасы буенча яңалыклар
-
М7 автомобиль магистралендәге авария бала үлеменә китерә
М7 автомобиль магистралендә килеп чыккан авариядә 6 яшьлек бала һәлак була. Авария автомобиль юлының 823 километрында була.
-
Районда “Коррупциягә “ЮК!” дибез” дип исемләнгән иҗат бәйгесе узды
Биектау районы үзәк китапханәсендә “Коррупциягә “ЮК!” дибез” дип исемләнгән иҗат бәйгесе узды.
-
Исерек шофер 30 мең сум штраф түли һәм машина йөртү хокукыннан колак кага
Чыпчык авылында яшәүче Фәрит Сафиуллинга район суды әнә шундый карар чыгара.
-
Юлда йөрсән, бул өлгер, Юл кагыйдәсен нык бел
Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү кече яшьтән башланырга тиеш. Безнең Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасында бу проблеманы чишү белем бирү һәм уен эшчәнлекләрендә алып барыла.
-
“Зебра” декадасы игълан ителде
Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе "Юл аркылы җәяүлеләр чыгу урыны" дип аталган профилактик чара уздыра. Ул 10 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр дәвам итә һәм җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмый калу максатларында үткәрелә. Мондый төр юл-транспорт фаҗигасенең һәрберсе уйланырга мәҗбүр итә. 2016елның 9 аенда гына да Татарстанда 1233 җәяүле...
-
Татарстан юлларында тугыз көндә 12 кешенең гомере өзелгән
7-9 октябрьдә Татарстанда 58 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл йөрү кагыйдәләрен бозып, рөхсәт ителмәгән урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 161, балаларны махсус креслога утыртмауның - 141, иминлек каешы эләктермәүнең 1203 очрагы теркәлгән. Сүз уңаеннан: октябрьнең 9 көнендә республикада 153 юл-транспорт һәлакате теркәлгән....
-
Өч тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар таныклыкларыннан мәхрүм калырга мөмкин
Бу хактагы закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта хуплады. РФ Дәүләт Думасы өч тапкыр кагыйдәләрне бозучыларның машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турындагы закон проектын беренче укылышта хуплады дип яза "Российская газета". Тавыш бирер алдыннан депутатлар юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы "шумахерлар" көрәштә әлеге канун коррупциягә китермәсме дип фикерләшкәннәр. Россия эчке...
-
Балаларны машинада йөртү кагыйдәләре катгыйлана
2017 елда автомобильчеләргә балаларын машинада йөртү креслоларын алмаштырырга туры килмәгәе. Яңа кагыйдәләргә ярашлы рәвештә балалар өчен автокреслолар баланың буена һәм авырлыгына туры килергә тиеш. Алгы урында 12 яшькә кадәрге балаларны автокреслосыз йөртергә ярамый. Яңа кагыйдәләр буенча 7 яшькә кадәрге балаларның барысы да креслода булырга тиеш. 7 яшьтән алып 12 яшькә...
-
"Исерек шоферлар"га ау башланды
3-31 октябрьдә суд приставы хезмәте ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә исерек килеш руль артында тоткарланганнарның административ штрафларын түләттерү буенча махсус чара уздыра. РФ Административ хокук бозу кодексының 12.6 һәм 12.26 нчы маддәләренә нигезләнеп, шул рәвешле кагыйдә бозучыларга 30 мең сум штраф каралган һәм, моннан тыш, машина йөртүче "права"сыннан да мәхрүм ителә....
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре бу көннәр томан булу сәбәпле юлларда сак булырга чакыра
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бу көннәрдә куе томан төшүе көтелә. Томан вакытында автомобиль юлларында күз күреме кими. Юлларда игътибарлырак булсак иде, дип кисәтә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе. Руль артына утырып олы юлга чыгу максаты артык мөһим булмаганда машина...
-
“ИГЪТИБАР, БАЛАЛАР!” атналыгы дәвам итә
Шушы акция барышында безнен ЮХИДИ хезмәткәрләре ярдәмендә күп кенә чаралар үткәрелде. Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә чыгыш ясалды. Шулай ук мәктәпләрнең уку елы башында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә әзерлекләре тикшерелде. Монда игътибар мәктәпнең матди базасына һәм юл йөрү кагыйдәләренә нинди әһәмият бирүенә юнәлтелде. Аларның әлеге теманы өйрәнергә кабинетлары махсус дәрәҗәдә оештырылганмы?...
-
Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары кабат радарлар белән эшли башлады
Мобиль радарлар белән эшләүне туктатканнан соң тизлекне арттыру аркасында һәлакәтләр саны өч тапкырга арткан. Радарлар, ягъни тизлекне мобиль билгеләгечләр белән эшнең яңартылуын хәбәр итте Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ хезмәте. Исегезгә төшерәбез, дәүләт автоинспекторлары быел июль аенда юлларда тәртип бозуларны ачыклауда фото һәм видеофиксацияләр куллануны туктаткан иделәр. Шушы...
-
Үлемгә китергән һәлакәт: ике кешенең гомере өзелгән, берсенең хәле авыр
Казан - Оренбург юлының 117 нче чакрымында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Юлның әлеге өлеше Чистай районы территориясенә карый. Һәлакәт 12:37 сәгатьтә булган: 15 нче модель "Лада" һәм "Шкода Октавиа" машиналары бәрелешә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, һәлакәт урынында 2 ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы эшләгән. Ике кеше һәлак...
-
Юлларда әдәпле булырга кирәк
Ел башыннан бирле Биектау районы юлларында 1039 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, шулар нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булган һәм 59 ы төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткечләрнең кимүенә дә карамастан, район юлларындагы вазгыять катлаулы булып кала бирә. Тәфсиллерәк мәгълүматлар алу өчен, ЮХИДИнең Биектау бүлеге начальнигы -...
-
Беренче сыйныфлар хәзер - җәяүлеләр
Беренче чирек азагында 2 нче Биектау урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен "Җәяүлеләр дигән исем бирү" дип аталган чара уздырылды. Мәктәптә укый башлау белән балалар тормышында зур үзгәрешләр башлана. Әлегә аларны әниләре яки әтиләре озатып куя, әмма тиздән балалар мәктәпкә үзләре генә йөри башлаячаклар. Шуңа күрә юлларда үзеңне имин тоту...